16+

"Малай авылда калам, ди. Иптәшләре калмагач, үзенә генә авыр булыр инде..."

Авыл җирендә фермерлар бер-берсе белән алмашып эшли: берсенең комбайны ашлык суктырса, икенчесенең машинасы ашлык ташый.

"Малай авылда калам, ди. Иптәшләре калмагач, үзенә генә авыр булыр инде..."

Авыл җирендә фермерлар бер-берсе белән алмашып эшли: берсенең комбайны ашлык суктырса, икенчесенең машинасы ашлык ташый.

Икмәк – бар нәрсәдән өстен. Аның валчыгы идәнгә төшсә дә, “баса күрмәгез” дип әби һәрвакыт кисәтә, ипи кисәген өстәл янында гына ашагыз, коеп йөрмәгез, дип ачулана иде.
Икмәкнең хәзерге балалар кайда үскәнен дә белмидер инде. Белсә дә сирәге генә. Ә менә Теләче районы Урта Мишә авылында гомер итүче Сәвия һәм Илдар Сафиуллиннарның уллары Ильмир бу эш белән төптән таныш. Быел 9нчы сыйныфка укырга барачак егет игенне чәчә дә, суга да. Техника эшен дә яхшы белә. Билгеле инде, әти-әнисе үрнәк булмаса, хәзерге замана яшьләрен мондый эшкә җәлеп итеп булмас иде.

Егет үзе авыл хуҗалыгы белән кызыксынса да, әти-әнисе, авылда яшьләр булмау сәбәпле, калага җибәрү яклы улларын.
– Авылда яшьләр калмый бит. Малай калам, ди. Иптәшләре калмагач, үзенә генә авыр булыр, – дип борчыла әти кеше.
Сафиуллиннарның өйләре әллә каян күренеп, балкып тора. Капка төбеннән үк чисталык, тәртип хөкем сөрә бу гаилә учагының. Ә эчкә узуга, чәчәкләр арасына килеп эләгәсең. Бар да матур, чиста итеп эшләнелгән. Хуҗабикәнең тырыш кеше икәненә парникларын күргәч тагын бер кат инандым. Ул помидорларның эрелеге! Барысы да кызарган! Бер читтә генә виноград үсеп утыра. Кыярлары да мулдан. Тукай шигырендәгечә, бар да “гаскәр кеби төзелеп киткән”.
Сәвия апа шәһәр кызы икән, ләбаса! Бу аның йорт-җирендә дә чагылыш тапкан. Начар яктан түгел, киресенчә, бар да бик матурлап эшләгәнгә шундый фикер туды.

– Әнием дә шушы авылныкы. Җәй айларында авылга кайтып йөри идем. Авылда ник калдыммы? Яраткангадыр. Беркайчан да авылга кайтып яши башлавыма үкенгәнем булмады. Аллага шөкер, әйбәт яшибез, – дип сөенә Сәвия Сафиуллина.

Кызларын авылга кияүгә биргәннән соң, Сәвия апаның әти-әнисе дә Казаннан күченеп кайта.
...Иген үстереп көн күргән Илдар абый эшне башта “не легально” башладым дип шаярта. Биш-алты ел пай җирләренә чәчкәннән соң, крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлә.  
– Күрше райондагы буш яткан 50 гектар җирне чәчүдән башлаган эш бу. Хәзер исә районда да җир алырга авыр. Барысы да авыл хуҗалыгы өлкәсенә тартыла, бөтенесенең дә җирне үзләре эшкәртәсе килә. Хәзер исә ел саен акрынлап арттырып барам, чәчү җирләрен 500 гектар мәйданга җиткерәсе иде, - ди хуҗа.
Билгеле инде, мондый эштә техника да, өстәмә кул көчләре дә кирәк. Андый очракта Илдар абый башка фермерлар белән алмашып эшли. Берсенең комбайны ашлык суктырса, икенчесенең машинасы ашлык ташый.

– Икмәкнең бәясен алтын бәясенә куя алмыйлардыр инде. Моны дәүләт контрольдә тотарга тиештер. Ашлык бәясе элеваторлардан да тора. Хәзер аларның күбесе шәхси кулларда. Аларга да яшәргә кирәк, – ди Илдар абый.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading