16+

Күрше, сабакташ, мәңгелек яр

Күрше, сабакташ, мәңгелек яр

Алар күрше булып яшиләр, бер сыйныфта укыйлар һәм тора-бара гаилә дә корып куялар. Гап-гади авылның гап-гади бер күркәм гаиләсе. Алар белән аралашканнан соң, менә шундый гаиләләр, нәкъ менә шундый ир белән хатын мөнәсәбәтләре күбрәк булсын иде дисең. Роза һәм Рәдис Әхмәтхановлар - Арча районы, Пошалым авылыннан. Ир әйткәндә, хатын сабыр гына тора, ул арада ир, мөлаем карашы белән, хатынына булган җылы мөнәсәбәтен белгертеп тә өлгерә. Мин кергәндә, алар гөр килеп бакчада эшләп яталар иде. Андагы тәртипкә хәйран калырлык. Салкын да куркытмаган, теплицаларында яшелчәләр өлгереп килә.

«Бакчаны кем карый, төп бакчачы кем?» - дигән соравым алар өчен бераз сәеррәк тә яңгырады бугай. Әлбәттә инде бергә! Алар бөтен эшне бергәләшеп, киңәшеп эшләргә күнеккәннәр. Өч баш сыерны ашатып-эчертеп саварга да, аларның бозауларын хәстәрләргә дә кирәк. Җәй көне боларга кош-кортлар өстәлә. Барлап саный башласаң, хуҗалыктагы эшнең очына чыгарлык түгел. Шулай да җаның тыныч, гаиләң бөтен, яныңда терәк булыр кешең бар икән, бу эшләр бар да көндәлек күңелле мәшәкатьләргә әйләнә дә куя. Тормышның шушы көе генә югалмасын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading