Бер үк тырмага кабат-кабат басарга яратабыз шул. Узган елны, рапс үскән кырларны пестицидлар белән агулау аркасында, республиканың берничә районында күпләп бал кортлары үлде.
Ул вакытта умартачылар кырларны агулау алдыннан үзләрен кисәтмәүләреннән һәм пестицидларның иң куркыныч булган 1-2 класслыларын сибүләреннән, моннан тыш, агуны төнлә сиптерү урынына көндез куллануларыннан зарланган иде. Шул ук вакытта район җитәкчелеге, хуҗалык башлыклары, ветеринарлар, агрономнар һәм умартачыларның барысы бергә җыелып аңлашу җитмәүләрен дә әйттеләр.
Кортлар кабат кырыла
Сөйләнгән сүз гамәлдә дә булып, быел бу хатаны кабатламаска иде дә бит. Узган елдан сабак ала белмәдек. Быел кабат бал кортлары үлә башлады. Иң беренче булып чаңны Тәтеш районы умартачылары какты. Ивановка авылы умартачысы Виктор Лакеевның кортлары рапска сибелгән агуга эләгеп үлгәннәр. Агу сибеләчәге турында вакытында аңа алдан хәбәр итмәгәннәр булып чыккан. “Татарстан умартачылары” иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт абый Хәйруллин бу хәлнең Арча районының Кызыл Игенче авылында да кабатлануын хәбәр итте. Авылга чиктәш булган Мари Эль кырларын эшкәрткән булганнар икән. Кукмарада да күрше Киров өлкәсе кырларын агулау аркасында кортлар үлгән. Биектау, Теләче һәм Саба районнарында шул ук хәл күзәтелгән. Ел башында узган умартачылар форумында, үзара фикер алышканнан соң, ватсап төркемнәре булдырып, агу сибеләчәге турында шунда хәбәр биреп барырга кирәк дип тәкъдим белән чыкканнар иде. Кайбер районнарда шундый төркемнәр чынлап та булдырылган. Ул гына да түгел, җитәкчелек белән дә уртак тел таба башлаганнар. Монысы аеруча мөһим, дип Шәүкәт абый.
Безне ишетә башладылар
Ике атна элек бертөркем умартачылар Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән очрашкан иде.
– Без бу очрашуны бик көттек. Ниһаять, безне ишеттеләр. Министр аграрийлар да, умартачылар да минем өчен бик мөһим, диде. Шул сөйләшүдән соң чынлап та алга китеш сиздек. Район җитәкчеләре дә, хуҗалык башлыклары да безне ишетә башлады. Әлегә кадәр умартачыларга игътибар булмады, – диде ул.
Очрашудан соң районнарда пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану регламентын үтәмәү буенча ашыгыч чаралар күрүче эшче төркемнәр һәм ватсап төркемнәре төзелгән. Аларга район авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары агрономнары, умартачылар, шулай ук авыл җирлекләре, Россия авыл хуҗалыгы күзтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы үзәге, ветеринария берләшмәләре, «Татарстан Республикасы Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» вәкилләре кергән. Алар аша кырларны эшкәртү турында хәбәрләр җибәрелә. Әмма бу ватсап төркемнәре бөтен районда да юк, дип борчыла әңгәмәдәшем.
Әлеге уңайдан ул Биектау районын үрнәк итеп куйды.
– Авыл хуҗалыгы идарәсе белән умартачылар арасында аңлашып-килешеп эшләү сизелә. Анда узган ел кортлар үлде, быел исә, мондый югалтулар булмасын өчен, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе үзе безнең белән элемтәгә керде. Сөйләшүдән соң бу өлкәдә алга китеш барлыгы күренә, – ди “Татарстан умартачылары” иҗтимагый оешмасы рәисе.
Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: әңгәмәдәшем бу оешмага җитәкче булып узган елның ноябрь аенда куелган. Ярты ел эчендә унике районда булып, умартачылар белән очрашып кайткан.
– Узган ел кортлары үлгән умартачыларга акча бирдерү буенча һәм башка проблемаларны да күрсәтеп, хатлар яздык. Рапсны чәчү мәйданнарын быел тагын да арттырганнар икән. Кабат кортлар агуланмасын өчен, билгеле бер алгоритм булдырырга дигән карарга килдек. Ватсап төркемнәре ачарга киңәшләштек. Аны бер район эчендә генә түгел, күрше чиктәш районнарны да кертеп төзү дөресрәк. Бер район кырына икенче район кортлары да очып керә, – дип сөйләде Шәүкәт абый.
Рапсны чәчәк ата башлаганчы сибәргә кирәк
Тик бал кортлары кырылу проблемасын хәл итү өчен ул гына җитми. Бердән, пестицидларны дөрес куллану шарт. Умартачы сүзләренчә, бал кортын үтермичә дә агулап була. Моңа мисал итеп ул үз районнарын китерде.
– “Чирмешән-Агро” җәмгыяте дә агу сибә, әмма аны санитар-эпидемиология нормаларын үтәп эшли. Агулый торган культураларны авылга 300 метр якынлыкта чәчәргә ярамый, чөнки пестицидлар бал кортларына гына түгел, кеше өчен дә зыянлы. Бигрәк тә сулклар янында урнашкан кырларны агуларга туры килә. Аннары рапсны чәчәк атканчы агулап өлгерергә кирәк. Чәчәк аткач, аңа кортлар оча башлый. Икенчедән, агуның да төрлесе бар. 1 һәм 2 нче класслы препаратлар куркыныч, 3 һәм 4 нче класслыларын кулланырга була. “Чирмешән-Агро” җәмгыяте 3 нчесен сибә. Тагын бер кагыйдә – агуны төнлә сибәргә кирәк. Иртәнгә ул очып бетәргә тиеш, – ди Шәүкәт абый.
Кортларның үлемен булдырмау агрономның үзеннән, дөресрәге, намуслыгыннан да тора. Пестицидларны кирәкле күләмнән күбрәк сибүчеләр дә юк түгел икән. Күпмегә күпме кушасын карап тормыйча, тиешледән күбрәк кушалар, ди умартачы. Аннары 1 нче класслы агу арзанрак та йөри икән.
– Чирмешән, Апас районнарында 3 нче класслы агу кулланыла. Кортлар да исән, үсемчелек буенча да югалтулар юк. Моны башка районнар да кулланса иде. Шикаять килгән кайбер районнарда, умартачыларны яклап баргач, безнең эшкә кысылмагыз, дип әйтүчеләре дә бар. Ничек булса да, министрлык тарафыннан аңлау бар, алга таба нәтиҗәле эшләрбез дип өметләнәм, – ди ул.
Салым түләтерләр дип куркалар
«Татарстан Республикасы Аквакультура һәм Умартачылык идарәсе» генераль директоры Марат Миңнебаев умартачыларның исә умарталык паспортларын ясатырга атлыгып тормауларын әйтә. Аныңча, алар салым түләттерүдән курка.
– Йөз баш умартасы булганнар аны киметеп күрсәтә. Кайберләре умартачылык белән шөгыльләнүен бөтенләй яшерә. Ул-бу була калса, алар үзләренең умартачы булуын дәлилли алмаячаклар. 1 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, республикада 245 мең умарта оясы, 14,5 мең умарталык булган. Май аена умартачылар реестрына 183 мең умарта оясы, 9,1 умарталык кергән булып чыкты. Умарталыклар саны 5 меңгә кимеде. Аларның нибары 50 процентында гына умарта паспорты бар. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы бердәм умартачылар картасы төзергә планлаштыра. Анда паспорты булган умарталыкларны гына теркәп була. Шунда ук телефон номерлары да күрсәтеләчәк. Аларга кагылышлы мәгълүмат булганда, смс-хәбәр җибәрәчәкләр. Шунда ук күрше төбәктә кырларны агулаячаклары турында да хәбәр җибәреләчәк. Бу карта бал сатуны оештыру өчен дә кирәк. Шул картаны ачып, үзеңә кирәкле төбәктән теләгән балыңа заказ бирә аласың. Аннары умарталык паспорты дәүләт программаларында катнашырга да мөмкинлек бирә. Дәүләт хисабына умарта ояларын эшкәртү өчен ветеринария препаратлары бирергә җыенабыз. Моңа Президент рөхсәт бирде, хәзер документларын әзерлибез. Препаратларны исә умарталык паспорты булганнарга гына бирәчәкбез. Соңыннан мин дә умарта тотам, миңа да бирегез дип килүчеләр булыр, мин аларга берничек тә ярдәм итә алмаячакмын. Соңыннан үпкәләш булырга тиеш түгел, – ди Марат Миңнебаев.
Комментарийлар