16+

«Кышлыкка печәнсез калдык, ут төртеп яндырганнар»

Кырда иртәдән караңгыга кадәр, тир тамызып эшләгән Мөслим районы Тугаш авылында яшәүче яшь фермерлар Диләрә һәм Илнур Шиһаповлар кышлыкка печәнсез калган.

«Кышлыкка печәнсез калдык, ут төртеп яндырганнар»

Кырда иртәдән караңгыга кадәр, тир тамызып эшләгән Мөслим районы Тугаш авылында яшәүче яшь фермерлар Диләрә һәм Илнур Шиһаповлар кышлыкка печәнсез калган.

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен иң кызу, җаваплы көннәр бүген. Җәйнең бер көне ел туйдыра, диләрме әле. Шуңа авыл халкы алны-ялны белмичә кырларда терлек азыгы әзерли. Ярый ла, печәннәрне исән-сау саклап кышлыкка җиткерсәң. Әнә кырда иртәдән кичкә кадәр, тир тамызып эшләгән Мөслим районы Тугаш авылында яшәүче яшь фермерлар Диләрә һәм Илнур Шиһаповлар кышлыкка печәнсез калган.

— Ике ел дәвамында терлекчелек белән шөгыльләнәбез, - дип сөйләде безгә Диләрә,-Ул безгә мәрхүм әтиебездән калган мирас. 100 башка якын мөгезле эре терлегебез бар, аларны кышлату өчен җәй башланганнан бирле, кырдан кайтып кергәнебез юк. Көне-төне шунда. Ирем трактор белән кипкән печәнне җыя, мин аның артыннан "КаМАЗ" белән йөрим. 27 июль көнне кич белән гадәттәгечә ирем белән кырга чыгып киттек. Печән җиребезгә барып кына җиткән идек, көтүче булып эшләүче абыебыз шалтырата, печән тутырган складыбыз яна, кайтыгыз тизрәк, ди.
Диләрә белән Илнур КаМАЗларына утырып, авыл кырыендагы складка юл тоталар. Алар кайтып җиткәнче 400 тюк печән янып та бетә.
— Аларның исәбен махсус санап барган идек, - ди фермер,- Утырып елардай булдык. Шуның чаклы хезмәт кергән бит анда. Ут сүндерүчеләр дә, полиция хезмәткәрләре дә килде. Тикшерү өчен дәлилләр алып киттеләр. Полиция хезмәткәрләренең версиясе-ут төртеп яндыру. Чөнки анда кояш төшми, склад электр линиясенә тоташтырылмаган.

Элек биредә "Челны Хлеб" инвестор булган, хәзер күпчелек биналар ташландык хәлдә. Әнә шундый складның берсен яшь фермерлар печән саклау өчен кулланган. Моның өчен махсус рөхсәтләре дә булган. Янгын алдыннан бер-ике көн алдан Илнур хәтта "Челны Хлеб"ның баш офисына барып сату-алу мәсьәләсе буенча дә сөйләшеп кайткан. Чөнки күршедә генә каз фермасы тоталар икән, алар җирне сатып алганнар, ә бина һаман да "Челны Хлеб" карамагында калган.
— Башлангыч этапта фермерларга болай да авыр, ә биредә азыксыз да калдык, - дип ачына Диләрә,- Урып-җыюга төшкәнче, менә хәзер азык хәзерлисе бар. Кемгә начарлыгыбыз тигәндер, кешенекенә тимәдек, кызыкмадык, үз көчебез белән эш алып барабыз. Аяныч та, кызганыч та. Ничек 100 башка җитәрлек мал азыгы әзерләп бетерәсе булыр. Район авыл хуҗалыгы идарәсе техника белән ярдәм итмәсме. Шуңа өметләнәбез. Тикшерүчеләр дә бу эшне игьтибарсыз калдырмасыннар иде, чөнки мондый усаллык белән кылынган эш җәзасыз калырга тиеш түгел. Ачу саклап йөргән кешеләр көпә-көндез өеңне дә ут төртеп яндырырга мөмкиннәр бит. 

Диләрә Шиһапова фотолары

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тэ аяныч хэл!Тортеп яндыру дорес булса-Эдэм балалары!Алладан куркыгыз инде !!!Хэлэл коч белэн,тир тугеп эшлэгэн кешелэрдэн конлэшеп ,аяк чалып ятканчы бэлки узегезгэ дэ жин сызганып эшлэргэ кирэктер!!Бэлки район администрациясе шундый эшмэрлэргэ булышыр,бигрэк тэ авыр вакытта!

    Мөһим

    loading