16+

Кыяр үстерүче Фазыловлар: «Көненә 900 килограммга кадәр уңыш җыйган булды»

Яшелчә үстерү белән ныклап шөгыльләнүче бакчачы-эшмәкәрләр саны арта бара. Саба районы Алан-Елга авылындагы Рәмис Фазыловның кыярларын күптәннән ашасак та, эшчәнлеген барып күрергә әле генә насыйп булды.

Кыяр үстерүче Фазыловлар: «Көненә 900 килограммга кадәр уңыш җыйган булды»

Яшелчә үстерү белән ныклап шөгыльләнүче бакчачы-эшмәкәрләр саны арта бара. Саба районы Алан-Елга авылындагы Рәмис Фазыловның кыярларын күптәннән ашасак та, эшчәнлеген барып күрергә әле генә насыйп булды.

Мишә елгасы буенда урнашкан теплицаларны күреп, эшнең чынлап та зур көч түгепп башкарылганын күрәсең.
– Эшне 2014-2015 елларда башладык. Башта ике агач теплицага кыяр утырттык. Аннан куәтләнеп киткәч, тимердән теплицалар төзеп чыктык. Хәзер гомуми мәйдан 2,5 мең квадрат метр, монда дүрт теплица урнашкан. Уңыш күләме күпме, дисезме? Кичәге саннарны гына әйтәм – Казанга 650 килограмм кыяр алып барып тапшырдык. Бу – безнең 3 теплицадан җыелган уңыш. Берсендә кыярны алыштырдык, анда икенче тапкыр утырттык. Анысы әзер түгел. Тулы көчкә җыйганда 800-900 килограмм җыя алабыз. Узган ел тонналап та җыйган көннәр бар иде. Ел саен шулай. 2021 елда дәүләттән миллион ярым грант алдык. Шуңа ике теплицаны төзедек, – дип сөйли Рәмис Фазылов үзенең эшчәнлеге турында. 

Ул кыярларын февраль азагында ук утырткан, 15 апрельдә кыярлары өлгергән, сатуга 20 апрельдә чыгарганнар. Ә менә кыярның сезоны кайчан төгәлләнүен әйтү кыен. Ул һава торышының ничек килүеннән дә торачак, ди Рәмис. Ниятләре октябрь азагына кадәр сату итү. 

– Кыярны ике тапкыр чәчтек. Бер теплицада гына искесе калды. Яңа сорт утыртып карадык. Без моңарчы Голландиянең “Бьерн” дип аталган сорты белән эшли идек. Быел Мәскәүләр үзләренең “Стартап” дигән сортын утыртырга киңәш итте, шуны чәчеп карадык әле, – дип сөйли ул. 

Кыяр бакчасында 5 кеше эшли. Өчесе инде 5-6 еллар биредә икән. Тәҗрибәләре бар, эшне беләләр. Рәмис Фазыловның баштарак кыш көне суган үстергән чаклары да була, быел кабат яшел кыяк суганына тотынмакчы ул. Шунысы бар: әле биредә җылыту системасы яшь эшмәкәр теләгәнчә көйләнмәгән. Буржуйкада ягып торсалар да, киләчәктә, Рәмис әйткәнчә, куәтлерәк итеп көйләргә исәпләре. Газга күчмәкче булалар, моның өчен шактый тырышлык куярга кирәк икән. Чыгымы да, язу-сызу артыннан да йөрергә туры киләчәк.

– Газ кертү буенча йөри башладык. Дәүләттән берәр төрле ярдәм булмыйча аны кертеп булмый. Зур суммалар сорала. Берәр субсидия булмасмы дип өмет итәбез, – дип сөйли Рәмис. 
Әлегә теплицаларның беренче каты поликарбонат, икенчесе пленка белән төрелгән. Шунсыз җылыны саклавы кыен. 
Рәмискә ияреп, бер теплицадан икенчесенә күчәбез. Әнә яңа гына мең төп кыяр утыртылган. 20 көн элек кенә чәчкәннәр. Исәпләре декабрь азагына кадәр эшләү, тик җылылыкны тоту гына кыен булачак. 
Гомумән, кыяр утырту идеясын Рәмискә дуслары бирә. 

– Мондый эш белән шөгыльләнеп китәрмен дигәне уй да юк иде. Кайбер чакта ник башлаганыңа да үкенәсең инде. Баштарак бик авыр булды. Юк җирдән башладык бит. Аннан алган кредитларны да вакытында түләргә кирәк, – дип сөйли Рәмис.
 Киләчәктә помидор утыртырга да теләге бар аның. Әмма моңың өчен мәйданнары җитми икән әле. Без Рәмистән ничек кыяр утырту, аларны ничек уңышлы үстерү турында да сораштык. 

– Үзебез дә чагыштырып карау өчен ике төрле сортны сыныйбыз. Алга таба кайсының яхшырак икәнен карыйбыз. Күпме кыяр җыелуы квадрат метрдан да тора. Уңышы нинди, авыруларга бирешәме, бирешмиме – гел күзәтәбез, – дип сөйли Рәмис.
_________________________
Рәмис Фазыловтан кыярдан мул уңыш алу серләрен дә сораштык, киңәшләре сезгә ярдәм итми калмас.
– Кыярда нинди чирләр була?
– Чирләре бик күп. Нигездә ул микроклиматтан тора. Безнең гадирәк теплица булгач, монда микроклиматны тотуы бик авыр. Дымлылыкның нинди булуы да мөһим. Җылылыкны да көйләргә кирәк. Температураның үзгәрүе – шулай ук тәэсир итә. Көндез бер төрле, төнлә башка төрле. Авырулар нигездә шуннан килеп чыга да инде. Нинди су сибүеңә дә бәйле. Суның температурасы 19-20-22 градус булырга тиеш. Чир китереп чыгаручы факторлар күп төрле.
– Быел кыярларыбыз шулкадәр куе утыртылган. Яфракка котырдылар. Кыяр бар, әмма кыярның уңышы начар. Нигә кыяр үсә алмый?
– Яфракка котыргач, кыярга туклану җитми. Яфракларын сирәгәйтеп барырга кирәк. Без моны үргәндә үк артык яфракларны сыдырып барабыз. Бер генә линия калдырабыз. Артык яфракларны, мыекларны кисәбез. Шуңа да әкренләп-әкренләп сабагын өскә таба чистартып алып менәсең. Картайган яфракларның бөтенләй кирәге юк. Бу яфраклар берни эшләми. Баштарак үсентесен дә алабыз, аларны алмасак – кыяр сабакка, яфракка гына котыра. Аннары күрә кыяр үсми, дип зарланалар. Кыярның моның кадәр әйберне “күтәрергә” көче җитмәячәк. Кыяр бераз күтәрелгәннән соң, аскы яфракларын атнага бер тапкыр (аның белән бик мавыгасы түгел) алып барырга кирәк. Шулай чистартып барасың. Монда бер генә сабак һәм кыярлар гына калырга тиеш. Бездә бит кеше җәлләп, бер яфрак та өзми. Яфраклар күп булса, һава йөрми, черек авыруы башлана. Кабатлап әйтәм, сабакта артык берни дә калырга тиеш түгел. Аннан уралып менгәнеп, әзрәк үскәннән соң, кыярның үсентеләрен дә үрләтеп җибәрергә була. Үсенте чыгып, бер-ике кыярдан соң тагы үрелдерергә мөмкин. Баштарак мәлдә үсентеләрне калдырмыйбыз. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading