Шәһри Казан

Әлдермешкә кайтам әле - "ШК"да татар авыллары турында яңа сәхифә

Һәр кешенең тормышында авыл нинди дә булса роль уйный. Безнең күбебезнең кендек очы авылга барып тоташа. Гореф-гадәтләр дә, тел дә, мәдәният дә, нигездә, авылда сак­лана. Шул уңайдан, «ШК»да өр яңа сәхифә ачыла: без татар авылларын барларга керешәбез. Бүген Биектау районының Әлдермеш авылына сәяхәт кылабыз. Сәхифәне Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү...

Һәр кешенең тормышында авыл нинди дә булса роль уйный. Безнең күбебезнең кендек очы авылга барып тоташа. Гореф-гадәтләр дә, тел дә, мәдәният дә, нигездә, авылда сак­лана. Шул уңайдан, «ШК»да өр яңа сәхифә ачыла: без татар авылларын барларга керешәбез. Бүген Биектау районының Әлдермеш авылына сәяхәт кылабыз. Сәхифәне Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институты әзерли.
ӘЛДЕРМЕШ
«Әлдермештән Әлмәндәр». Туфан Миңнуллинның әлеге әсәре феноменаль уңышка иреште. Әҗәлне алдаган 90 яшьлек Әлмәндәр карт образын искә алгач, бүген дә һәр татарның йөзенә елмаю куна. Ул әсәр герое гына түгел, ә тормышны ярату, җор теллелек образы бит. Дөрес, Туфан Миңнуллин бу авылга ТАССР картасына бармак белән генә төртеп тукталган диючеләр дә бар. Ни генә булса да, Әлдермеш авылы - татар халкы өчен ниндидер якын, үз урынга әйләнде.
Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасының уңышы - күпчелек татарларның, олы яшьтә булуга карамастан, тормыштан тәм табып яшәүче, хәйләкәр һәм эш сөючән Әлмәндәр картта үзләрен тануында. Туфан Миңнуллин Әлмәндәр картны татарларның милли характерын ачып бирүче җыелма образ дип атый иде. Шәхсән мин Әлмәндәрдә җыелма образ гына түгел, ә үлемгә җиңел генә бирелергә риза булмаган җиде миллионлык халкыбызны күрәм. Аңа пьесадагы «1550 номерлы әҗәл» дә куркыныч түгел. Язучы исә әлеге номер белән халкыбыз өчен фаҗигале булган 1550 еллар вакыйгасына ишарә ясый.
Әлдермеш авылының татарлар өчен мөһимлеген искә алып, «Татар авыллары» сәхифәсен мин шуннан башларга булдым. Язманы әзерләгәндә, Фирдәвес Гарипова һәм Мила Архангельская хезмәтләреннән файдаландым, авыл халкы белән очраштым.
Әлдермеш - Сая һәм Әлдермеш елгалары буенда, Казаннан 15-20 чакрым төньяккарак урнашкан Биектау районындагы авыл, Әлдермеш авыл җирлеге советы үзәге (анда күрше Ибрай һәм Сая авыллары керә).
Җирле халык риваятьләре буенча, авылга нигез Казан ханлыгы чорында яисә 1552 елгы вакыйгалардан соң салына. Моның турыда тарихчы Гарун Юсупов өйрәнгән Әлдермеш зиратындагы XVI гасыр кабер ташлары һәм тарихчы Евгений Чернышев өйрәнгән XVII гасыр башы рус кулъязма китаплары сөйли.
Революциягә кадәрге чыга­нак­ларда Әлдермеш авылы Кече Әлдермеш (Әлдермеш-Ясаклы, Мишаевка; 50 хуҗалык, 456 кеше) һәм Зур Әлдермеш (Әлдермеш-Казак, Лашман, 155 хуҗалыкка якын, 876 кеше) исемнәре белән билгеле. Октябрь революциясенә кадәр «Җыен» бәйрәмен июньнең беренче ункөнлегендә Дөбъяз, Зур һәм Кече Сылабаш, Чыршы, Таршна, Суксу, Кондыр­лы, Өбрә һәм Абла авыллары халкы белән бергә бәйрәм иткәннәр. Әлдермеш халкы шул авылларга кыз биреп, үзләре алып туганлашкан булса кирәк.
Авыл исеме барлыкка килүнең берничә варианты бар. Беренчесе -«алдыр» дигән мари сүзе («сыра салу өчен зур чүмеч» дигәнне аңлата) һәм «мыш» фигыль кушымчасыннан ясалган. Бу версияне янәшәдә урнашкан «Чирмеш зираты» һәм башка мари топонимнары (мәсәлән, «Каймары», «Раскалан», «Мари башы») исбат итә. Авылга Казан ханлыгы чорында ногай-татар нәселеннән булган Галидәрвиш исемле җирле феодал нигез салу риваяте дә бар. Ә «Әлдермеш» шуның кыскартып әйтелгән исеме, имеш. Җирле татарлар авылда «черемислар», ягъни марилар яшәгән дигән фикер дә әйтә. Татарлар бу авылда соңрак, күпләп 1552 елдан соң барлыкка килгән. Тагын бер кызыклы татар риваяте - авылга Әлдермеш бәй җитәкчелегендә Дәрвишләр бистәсеннән чыккан берничә татар һәм мари мөселманнары нигез салган. Аларның нәселе дистәләгән еллар шулай яшәгән - авылның бер очында марилар, икенчесендә татарлар. Ике халык та ислам динендә булган, мәчетләр төзегән.
Әлдермеш - беренче дөнья һәм гражданнар сугышы герое, 1938-39 елларда ТАССР хәрби комиссары, Сталинград астында сугышкан 21нче армияне туплауда актив катнашкан, 1942 елдан Башкорт АССРының хәрби комиссары Ярулла Хәбибуллин (1894-1943 еллар, мәктәп йортында аңа һәйкәл куелган) һәм композитор, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык артисты Әнвәр Бакировның (1920-2001) ватаны. Әлдермеш авылы зиратында Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, танылган язу­чы, «Йөртә безне язмыш­лар», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар» һәм башка әсәрләр авторы Тәүфыйкъ Әйди (1941-2001) дә күмелгән.
1790 елларда бер су һәм өч җил тегермәне, ике тимерче алачыгы һәм биш вак-төяк сату урыны булган авылда танылган Казан сәүдәгәре Исмәгыйль Апанаев акчасына агач мәчет төзелә. Янында мәктәп һәм мәдрәсә була. 1909 елда мәктәптә 100 бала белем ала. Казан арты мәдрәсәләренең даны еракка китү сәбәпле, мәдрәсәгә укырга дип шәкертләр Россиянең иң ерак почмакларыннан да килә торган була. 1829 елда мәчет бинасы яна, 1832 елда Исмәгыйль Апанаевның оныгы Хәсән Апанаев акчасына яңадан төзелә. XX гасыр башында авыл мәхәлләсендә 553 ир-ат һәм 536 хатын-кыз исәпләнгән.
Әлдермеш мәхәлләсе борынгыдан ук имамнары белән дан тоткан. Алар арасында - Мортаза бин Нурмөхәммәд әл-Казани әл-Әлдермеш һәм Хәсән бин Сәлимҗан бин Исхак әл-Әлдермеш нәселләре (алар турында кызыклы мәгълүмат Шиһабетдин Мәрҗанидә бар). Мәсәлән, Мортазаның өченче улы Хәмид Мортазин XVIII гасыр ахыры-XIX гасыр башында Казандагы ике мәчетнең - «Унберенче» һәм «Унынчы» мәчетләрнең баш мулласы булган.
Мортаза бин Мөхәммәдне авыл халкы изге дип санаган. Риваятьләр буенча, үлем ятагында ул чишмә суы сораган һәм төгәл урынга күрсәткән. Ләкин аңа: «Анда берни дә юк», - дип җавап биргәннәр. «Үзегез барыгыз да күрегез», - дигән ул. Кешеләр су чыганагын, дөрестән дә, тапканнар, аны тәртипкә китергәннәр һәм Мортаза чишмәсе - Изге чишмә дигән исем кушканнар.
2010 елда авылда рәсми рәвештә 525 кеше исәпләнгән. Бүген монда бассейнлы балалар бакчасы эшли, 2004 елда урта мәктәп базасында Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршында искиткеч компьютер бүлмәсе, спорт залы һәм тегү цехы булган лицей ачылган. Иске һәм яңа мәчетләр, мәдәният йорты бар. Биредә 2005 елда беренче Театраль Сабантуй узган. Авыл исемен рес­публикабызда танылган җитештерү предприятиеләре - «Әлдермеш чыганагы» һәм «Әлдермеш сөт заводы» йөртә. Авыл халкы чишмә суы һәм сөт сатудан башка, бүгенгәчә эре терлек асрау, умартачылык белән шөгыльләнә.
…Кайтам әле Әлдермешкә,
Әлдермешкә кайтам әле.
Чишмәгә төшәм әле,
Чишмәгә төшәм әле…
Кире Казанга кайтканда, мин машинада татар авыллары язмышы, ислам дине һәм изге Мортаза, Әлмәндәр карт турында уйланып, шушы танылган җырны тыңладым...
Язманың авторы - Булат ХӘМИДУЛЛИН,
институтның алдынгы фәнни хезмәткәре.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: