16+

Әле март тәмамланмаган, салкыны да, бураны да булырга мөмкин

Язның болай иртә килгәнен ак сакаллы картлар да хәтерләми

Әле март тәмамланмаган, салкыны да, бураны да булырга мөмкин

Язның болай иртә килгәнен ак сакаллы картлар да хәтерләми

Арча районы, Ашытбаш авылында яшәүче халык синоп­тигы Рәис абый Шәкүров безгә шулай ди. Үзе дә озак еллар чәчү эшендә катнашкан ул.

– Узган атнада ук берничә районда язгы кыр эшләре башланып китте. Бу бик иртә булды. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйткәндә, кырга уҗымнарны тукландыруга чыккан иң иртә вакыт дип 24 апрель истә калган. Бабайларның кайсыдыр ел турында, ул вакытта чәчү 1 майда ук бетте, дип тел шартлатып сөйләгәннәрен дә хәтерлим әле. Быелгы яз тагын да гаҗәпләндерә. Кичә умарталыкларны карарга менгән идем, кырның яртысы ачылган. Хәзер ашлама сибеп калсаң әйбәт, ул дым белән үсемлек тамырына китәчәк. Быелгы уңыш ничек буласы кызыксындырадыр инде сезне. Бәрәңге дә, икмәк тә, печән дә әйбәт булачак, – дип сөендереп тә куйды әле Рәис абый.

Әмма печәнне киптерү белән генә проблемалар булмагае, чөнки җәй салкынча һәм яңгырлы булачак. Бал уңышы да сорау тудырмагае.
Әле март тәмамланмаган, салкыны да, бураны да булырга мөмкин икән. Әмма бураны уҗымнарга зыян китермәс, ди Рәис абый. Май башыннан 19 майга кадәр көннәр яңгырлы торачак, бу – чәчкән культуралар өчен шулай ук әйбәт. Аннары корткычлар да үрчи алмаячак.

Майның соңгы ун көне аяз булыр дип фаразлый Рәис абый. Сентябрьгә ашлык суктыру өчен дә көннәр аяз торыр дигән өмет бар. Әйткәнемчә, халык синоптигы иген уңышы яхшы булачак дип сөендерде.

Югары уңыш алу өчен исә язның бер көнен дә кулдан ычкындырмыйча, минераль ашламаларны тиешле күләмдә кертеп калдырырга кирәк. Татарстан  Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, минераль ашламалар өчен хуҗалык­лар бер гектарга 515 сум исәбеннән республика ярдәмен алалар. Гектарга 35 кг ашлама туп­лаучыларга ярдәм тагын 10-12 кг өстәләчәк.

Ашламалар уңышны гына түгел, үсемлекләрнең сыйфатын да арттыра: аларда шикәр, май, аксым, шулай ук биологик актив матдәләр күләме арта. Шуңа күрә минераль ашламалар туплау һәм кертү эше  җитәрлек күләмдә алып барылмый торган районнарга моңа игътибарны  арттырыр­га куштылар.  
Иң беренче булып тукландыру эшенә 13 март көнне үк Актаныш райо­ны игенчеләре кереште. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров әйтүенчә, кар яву сәбәпле, кырда әлегә эш туктап калган.

– Көзге культуралар – 12,3 мең, күпьеллык үләннәр 19,3 мең гектар мәйданда утыртылды. Бу көннәрдә көзге культураларның 305 гектар җирен генә тукландырып өлгердек, – ди ул.
Актанышка Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш һәм Чистай районнары хезмәтчәннәре дә кушылган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading