Авылда аның йорт номерына яттан белә халык. Күрәсең, Арчаның Наласа авылына Гөлчирә апа Нәҗметдинованы сорап килүчеләр аз түгел. Үзе ул пенсиягә чыкканчы китапханәче булып эшләгән. “Пенсиядә рәхәтләнеп шигырьләр язып, үзем теләгәнчә генә яшәрмен дигән идем. Әле алай эшләп булмый, ярдәм сорап килүчеләр күбәя генә”, – ди ул.
Әбидән калган мирас
Гөлчирә апа үләннәр белән балачактан дус була. Табигатьтән бирелгән кызыксыну сәләте дә зур. Әбисе дә табигый ысуллар белән генә дәвалауны белгән. “Берсендә әбинең кулы сынды. Әби хастаханәгә бармады, гипс салдырмады. Ниндидер агач кайрысы белән кулының сынган җирен кысып бәйләтте дә, кулы шулай төзәлде”, - дип искә ала Гөлчирә апа.
Табигый ысуллар белән дәваланганга, әбисе дә озак гомер итә. Үзе дә ул берничә дарудан башка дару белми. Даруханәләрдә нәрсә бар икәнен белмим, ди. Аларын да әле башы авыртканда төнәтмәләре бетеп китсә генә эчә икән.
– 8нче класста укыганда әти үлде. Аңа кадәр дә кешене үлемнән саклап кала торган дөньяда берәр нәрсә бардыр бит дип уйлана идем. Әби озын ләгәнгә үләннәр салып, шуның суында утыра иде. Аякларының сызлауларын шулай баскандыр инде. Берсендә әби миңа шул суны түгеп кер әле, диде. Мин кердем дә, нинди үләннәр икән дип шактый карап торган идем. Әби үләннәрне бик яхшы белә иде. Без генә ул вакытта әбинең сүзләренә колак салынмаган. Хәзерге заманда нәрсәләр буласын әби әйтә иде, хәзер шул әйберләр килде безгә. Ул вакытта “әби нәрсә белә соң, әкият сөйли ул” дип уйладык, – ди Гөлчирә апа.
Әнисенең энесе Ташкентта яшәгән. Ул да табигатькә тартылган, күрәсең. Сеңелләренә безнең якта үсми торган җиләк-җимешләр алып кайта, аларның дәвалау ысуллары хакында сөйли.
Моның өстенә, Гөлчирә апа озак еллар дәвамында китапханәче булып эшли. Дөресен әйтәм, бу кадәрле китап укыган, мондый дәрәҗәдә кызыксынучан булган китапханәчене минем әле күргәнем юк. Үләннәр турында күбрәк белергә теләп, ул кыйммәтле журналларга да, китапларга да акчасын кызганмый. Беларусиядән кадәр халык медицинасына багышланган жураллар яздыра.
“Үзең ясап бир”
Кеше башы авыртуга яисә башка берәр төрле авырудан зарлана башласа, Гөлчирә апа аңа төрле үләннәрне киңәш итә торган була. Әмма һәр кеше дә бөтен үләнне танымый бит.
- Үзең ясап бир әле, дия башладылар. Кайбер үләннәрне җыеп бирә идем, кайсыннан төнәтмәләр ясый идем. Кайчагында баш тарткан чаклар да булды, чөнки ул күп вакыт сорый. Ә авыл җирендә җәй көне үлән җыеп кына йөреп булмый.
Әллә кайчан, әле мин китапханәдә эшләгән вакытта, яныма бер хатын килде. Ул бер якын танышына онкология авыруыннан дару сорый башлады. Юк, андыйны ясамыйм, дим. Синдә бар икәнен беләм, бирмәсәң, китмим, ди. Кешегә түгел, үзебезгә профилактика өчен ясап куйган даруым бар иде. Әз генә, бер төрлесе генә бар, ул комплект белән, берсе артыннан берсе эчелә, дип, шул даруны биреп җибәрдем. Үзем курыктым, чөнки ул дару агулы үләннәрдән ясалган иде. Бер ай тирәсе вакыт узгач, ул хатын тагын килеп керде. Төнәтмәне эчүче үлдеме икән дип, мин куркып киттем. “Теге кеше рәтләнә башлады бит, тагын дару кирәк”, ди. Ясаган даруларымны биреп җибәрдем.
“Сарафан радиосы” шулай эшли башлый, үләннәр белән дәвалаучы апага мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара. Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, чит төбәкләрдән, өлкәләрдән дә килеп алалар икән ул ясаган төнәтмәләрне.
“Быел үләннәр булмады”
Гөлчирә апага үләннәр җыярга ире ярдәм итә торган булган. Ул үлгәч, ярдәмгә оныгы килгән. Аңа да Гөлчирә апа үзе белгәннәрне өйрәтеп калдырырга тырыша. Даруларны үзебездә үскән үләннәрдән генә түгел, Себер, Алтай якларыннан да кайтартып ясый.
– Быел һава торышы эссе булгач, болыннарда күп үләннәр булмады, кипте. Бездә генә түгел, башка җирләрдә дә шулай. Бездә булмаган үләннәрне почтадан алдырам. Җылы якка барган кешеләрдән, Арчада җимешләр сат торган үзбәкләр аша да кайтартканым бар. Посылка белән җибәргәндә, үләннәрне алдалап җибәрмиләрме икән дип шикләнә идем. Аны да ачыклау җаен таптым. Арчада бер бабай яши иде, ул биология буенча галим кеше булган. Шул ярдәм итте, хәзер мәрхүм инде.
Үләннәргә хәзер бәяләр бик нык артты. Кеше күбрәк экологик әйберләргә тартыла башлады. Даруларга караганда, үләннәр белән дәваланырга тырыша. Шуңа да ихтыяҗ арта. Күп очракта баш тартырга туры килә. Төнәтмәләрне почта аша, посылка белән салмыйм. Чөнки алар ватылып бетәргә мөмкин, - ди үләннәр белән дәвалаучы ханым.
Коронавируска килгәндә, Гөлчирә апа анардан дару ясамый. Әмма ковид белән авырганнан соң хәлсезләнеп, рәткә килә алмаучыларга аның төнәтмәләре ярдәм итәчәк.
– Коронавируска дару ясамыйм, ул бит яңа авыру. Пневмониядән авыртучыларга ясыйм. Анысын коронавирус барлыкка килә башлаганчы ук ясый идем. Бер өлкәдән онколог килеп, миннән әнисенә онкологиядән дару алып китә иде. Берсендә ул пневмония белән авырткан да, дарулар бавырыма бәрде, дару юкмы дип сорады. Шунда биреп җибәрдем үзенә, файдасы тиде. Әнисе дә аякка басты. Дөрес, тулысынча терелмәде. Онкология 4нче дәрәҗәдә иде. Әмма өй тирәсендә йөрерлек булды әби.
Кешегә элек начар авыру белән авырганын әйтмиләр иде. Хәзер табиблар никтер шуның кадәр вакыттан соң үләсең дип әйтә. Шуңа да андый кешеләр онкологиядән түгел, күбрәк инфаркт белән үлә. Чөнки кеше үлемен көтеп яши башлый.
10-15 көннән үләсе кешене аякка бастырам дип алдамыйм. Организм һәр кешенеке төрле була. Миңа бик күп табиблар килә. Туры сүзле кеше булгач, аларга да “эләгә”. Үзегез халык медицинасын кулланырга ярамый дисез, туганнарыгыз кадерлемени дип тә әйткәлим үзләренә. Күпме сорасалар да, үзем ясаган даруларның составын беркайчан да әйтмим.
Гөлчирә апа киңәшләре:
Шикәр авыруыннан тәңкә яфрак (манжетка) файдалы.
Баш әйләнү, атеросклероз, стенокардия кебек авырулардан тукранбаш ярдәм итә.
Сары мәтрүшкәне күп эчәргә ярамый. Ир-аттан импотент ясавы бар. Чамасын белеп эчкәндә энурездан файдалы.
Зәңгәр мәтрүшкә баш авыртканнан, йөрәккә, хатын-кызларның аналыгына файдалы. Шулай ук күп эчәргә ярамый. Кан басымы белән интегүчеләр өчен аны бөтенләй дә эчәргә киңәш ителми. Кан басымын төшерергә, яисә киресенчә, күтәрергә мөмкин.
Канлы үләнне күп кулланырга, чи килеш чәйнәргә ярамый. Ул онкологиядән, ашказаны авыртканда файдалы. Аны чәчәк аткан вакытта җыеп, төнәтмә ясап эчәргә генә ярый.
Ике еллык әркемән тамырыннан ясалган төнәтмә хатын-кызларның җенси органнарында начар авырулар китереп чыгармасын өчен файдалы.
Кара әрем шулай ук онкологиядән дәваларга сәләтле.
Бәрәңге чәчәге дә ракка каршы әйбәт. Бәрәңгегә агу сипкән булырга тиеш түгел. Чиста-саф бәрәңгенең, шәмәхә төслесеннән төнәтмә ясап эчәргә була.
Комментарийлар
0
0
Этиебез чирлэгэч Ничэ йоз км. Юл Килеп алдык 15000 менгэ бер файдасы да булмады ничэ ай эчте. Улгэч чыгарып бэрдек. Эй махтадым эй махтадым.
0
0
0
0
Тэнкэ яфрак манжета нинди улэн ул. Башка исеме юкмы. Кайда усэ.
0
0
0
0
Мин да барып алдым ул улан даруларын кемга ничек бер файдасыда булмады хазер биграк хаклар артты диеп языр куясыз андый вакытта хак карап тормасын беласез хоть булышсын иде ул ичмасам.
0
0
0
0
Мин дэ уткэн ел 6000лек алып кайткан идем, акчам ж, илгэ очты
0
0