Шәһри Казан

Мамадышта бәрәңге җирләре бирәләр... бушлай

Мамадыш районы Красногорский авыл җирлеге территориясендә бәрәңге утыртырга теләүчеләр өчен 17 гектар җир бүленеп бирелгән. Кишәрлекләр халыкка бушлай бирелә, утырт кына. Бу хәбәрне ишетүгә, Мамадыш районы администрациясе белән элемтәгә чыктык. Мамадыш районы җитәкчесе урынбасары Салават Гыймранов әйтүенчә, әлеге идея кризиска каршы чаралар кысаларында туган. - Районда бәрәңге утыртучылар кимеде. Бездә...

Мамадыш районы Красногорский авыл җирлеге территориясендә бәрәңге утыртырга теләүчеләр өчен 17 гектар җир бүленеп бирелгән. Кишәрлекләр халыкка бушлай бирелә, утырт кына. Бу хәбәрне ишетүгә, Мамадыш районы администрациясе белән элемтәгә чыктык.
Мамадыш районы җитәкчесе урынбасары Салават Гыймранов әйтүенчә, әлеге идея кризиска каршы чаралар кысаларында туган.
- Районда бәрәңге утыртучылар кимеде. Бездә җир чагыштырмача уңдырышсыз булганга да туктадылармы икән? Әмма кешенең кибеттән фәлән кадәр сумга бәрәңге сатып ­аласы килмәс, дип уйлыйм. Шуңа да үзеңнекен үстереп ашасаң, отышлырак бит. Халыкка ярдәм йөзеннән, җир кишәрлекләрен бушлай би­рергә булдык. Җитмәсә, аны сукалап, эшкәреп тә бирәбез әле. Шушы көннәрдә генә Арчадан «Розара» дигән орлык бәрәңгесе алып кайттык. Кукмарадан да утыртыр өчен орлыклык симәнә кайтартачакбыз. Кешегә орлык бәрәңгесен килосын 25 сумнан тәкъдим итәбез, - ди Салават Мәхмүтович.
- Теләк белдерүчеләр күпме соң? - дип кызыксынам.
- Теләге булган һәр кеше, алдан ничә сутый җир кирәк икәнен әйтеп, җирле үзидарәгә мөрәҗәгать итәргә тиеш иде, болай ярыйсы инде, гаризалар җыела, барысы да утыртыр дип кенә ышандырып булмый. Орлык бәрәңге алучылар да бар.
- Ул җирдә бары бәрәңге генә утыртырга ярыймы?
- Ул территория бәрәңге өчен каралган. Ә менә район авылларында яшелчәләр үстерү өчен дә мөмкинлекләр бар. Һәр авылда хуҗалыксыз җирләрне барлап чыктык: кайда кычыткан үсә, кайда яшелчә утырталар. Теләгән кеше шул җирләрне дә куллана ала.
- Көзен уңыш җыйганнан соң, бер өлешен кайтарып бирәсе булмыймы? Бушлай сыр тәбедә генә, диләр бит...
- Юк, бернәрсә дә кайтарасы, түлисе юк. Үзләре үстергән яшелчәне үзләре исән-сау ашасыннар. Кирәк булса, утыртканда, уңыш җыеп алганда, без техника белән ярдәм итәргә әзер.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: