Аучылык турында сөйләгәндә күз алдына мылтык тоткан камуфляж киемнән кеше күз алдына килеп баса. Шуннан ары әлеге юнәлеш турында әлләни белмибез. Ә бит бик күп кеше шушы шөгыльгә мөкиббән.
Аның турында күбрәк беләсе килә бит, шуңа күрә дә мин аучылар белән сөйләшергә уйладым. Рәдиф Шәрәфетдинов үзе тумышы белән Әлки районыннан, хәзер Казанда яши. 5 ел элек шушы шөгыль белән ныклап кызыксына башлаган. Ә болай коралга тартымы яшьтән үк килгән, чөнки ул авылда гел мылтык күреп үскән. Рәдифнең әйтүенчә, ау сезоны көзен һәм язын була. Апрельдә суда йөзүче кошларга булса, сентябрьдән төлке һәм куянга, соңыннан поши һәм кабан дуңгызына башлана икән. Теләгең барлыкка килү белән җилкәңә мылтык асып, ауга чыгып китеп булмый. Беренчедән, коралга рөхсәт алырга кирәк, икенчедән, берәр аучылык хуҗалыгы әгъзасы булу зарур, өченчедән, каядыр бетләреңне коеп кайтырга чыгарга уйласаң, аның өчен дә аерым рөхсәт кәгазе сорячаклар. Боларның һәрберсенә акча түлисе булачагын аңлатып тормыйм инде. Язгы сезон 10 көн генә була, ә инде көзгесе берничә ай дәвам итәргә мөмкин.
Шәрәфетдинов сөйләвенчә, аның иң авыры һәм комарлысы – апрельдә генә рөхсәт бирелүче кыр казларына ау. Әлеге эштә мылтык хуҗаларының 5%ы гына уңышка ирешә, чөнки әлеге кошларга саклык һәм үткенлек хас. Әйтик, Рәдиф үзе 5 ел эчендә нибары 4 кыр казын гына ата алган. Алар бер урынга ияләшәләр икән, анда аз гына булса да аерымлык сизелсә, килмиләр. Иң элек әлеге җиргә разведчиклар төшеп, барысы да тәртиптәме, аучылар күренмиме – шуны карыйлар. Аучыларга аларын атарга ярамый, чөнки бу кыр казлары башкалар янына барып, хәбәр бирергә тиеш, югыйсә кошлар начарлыкны сизеп алгач, өйләренә кайтмаска мөмкин.
Ник шулай авыр мени кыр казларына тидерү һәм нәрсәгә гомумән аларны атарга? – дип сорадым героемнан.
Әлбәттә, алар бик сакчыл кошлар. Шуңа күрә дә без ауга чыккач, очачак юл буенда көтеп утырабыз. Кайвакыт, чокырлар казып, шунда чирәм һәм урман стилендәге киемнәр киеп, сәгатьләр буе көтеп ятабыз. Күбрәк агачлырак җирдә торабыз, кыр уртасында да күмелеп утырган бар. Начар һава торышы көнне кыр казлары бик аста очалар, шунда тигезеп була инде, әмма, әйтәм бит, алар кемдер барлыгын тиз сизә. Әйтергә кирәк, кыр казларына ауның үзенең бер схемасы бар: алар ашый торган җирне башта карыйсың, төнлә алар куна торган урыннарына очып китәләр, иртән иртүк кире килгәнче качарга кирәк, чөнки яңадан тегендә-монда чабып йөреп булмый. Элегрәк әлеге кошларның саны бик күп булган, хәтта кырлардагы уҗымнарны ашап бетергәннәр, шуңа күрә монда проблема юк. Өстәвенә, аларны ату бик авыр.
Кыр үрдәкләрен аулау да җиңелләрдән түгел. Мылтык тотып, теләгән вакытта һәм теләгән җирдә атып булмый. Иң элек, качып утыра торган җир булдыру зарур, әйләнә-тирәдә үрдәк карачкыларын куярга кирәк, ә кошларны махсус сыбызгы белән чакыру каралган.
Көзен исә, иң элек, төлкегә ау сезоны ачыла, аннары октябрьдә куян атарга ярый, соңыннан кабан дуңгызы белән пошига чират җитә. Анда инде эттән башка барудан файда юк, чөнки ул башта аларны урманда табып, куа башлый, ә аучының эше җәнлекнең чаба торган юлында качып-посып торып, каршыңа килеп чыккач, мылтыктан атудан гыйбарәт. Рәдиф Шәрәфетдинов әйтүенчә, кабан дуңгыз, төлке һәм пошины урманда күрә алмыйсың, алар кешене шунда ук сизә. Әйтик, бүре чит-ятларның барлыгын 3 чакрымнан чамалый.
Сүз уңаеннан, Татарстанда бүреләр, аюлар бармы соң?
Менә мин ауга йөри торган Әлки районында бүреләр бар, аюларны исә Мамадыш һәм Әгерҗе урманнарында күргәннәр, дип сөйлиләр, тик миңа очраганнары юк. Төлкеләрнең күплегеннән зарланалар инде, аеруча авылларны басканнар. Миңа еш кына аларны атарга сорап, мөрәҗәгать итәләр.
Лаеш районы Столбище бистәсеннән Вәсил Мәликовның аучылык стажы 5 елны тәшкил итә. Әлеге шөгыльгә тартым аңа Хәерби авылында яшәгән бабасы Сибгатулла Хәлиловтан күчкән. Ул Бөек Ватан сугышында бер кулын калдырып кайткан, әмма шунда да мылтык тотып, ауга йөргән. Моны оныгы кечкенәдән күреп үскән. Әле олыгайгач, вафат булган бабасының яшереп калдырган мылтыгын да эзләгән, тик таба алмаган.
Вәсил Мәликов “Караишевское охотохозяйство” әгъзасы булып тора. Аның әйтүенчә, корал алу һәм аучылык белән шөгыльләнү – ул зур җаваплылык, рөхсәт кәгазьләренең барлыгын, мылтыкның ничек саклануын һәрдаим тикшереп торалар. Урманга эте белән йөри икән. Хайван хуҗасыннан калмый, аңа шулкадәр ияләшеп беткән ки, хәтта патрон аткан тавышка да игътибар бирми. Ә менә Вәсил камуфляж киемнән җилкәсенә мылтык асып чыкса, шатлана, чөнки ауга чыгасын чамалый. Күптән түгел генә чыгып кергәннәр, ике каз белән ике үрдәк атып кайтканнар. Көзге ау да аңа бик кызык. Әйтик, алар берничә кеше җыелып, Мамадыш районындагы урманга баралар. Анда зур көтүлектә аучыларны 200 метр саен утырталар да, махсус этләр поши белән кабан дуңгызларын куып килә. Кемгә эләгә, шул ата. Баксаң, шунда ук хайванны суеп та бирәләр икән.
Вәсил Мәликов әйтүенчә, соңгы арада ауга йөрүнең кызыгы кими башлаган. Ни өчен дисәгез, 18 яшьлек егетләр мылтык алалар да, мәсәлән, кошларга 3 чакрымнан атарга керешәләр. Әлбәттә инде кыр казы да, үрдәге дә мондый саксызлыктан соң очып китә һәм аларна бүтән күрмисең.
“Ауның тәмен бетермәсеннәр иде”, – дип, сыкрана ул.
Рәсим Хаҗиев
Комментарийлар