16+

Марат Җәббаров: “Авыл хуҗалыгы өчен ел авыр килде”

Эсселек аркасында республиканың 42 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу исемлектә нибары Чүпрәле районы гына юк. Һава торышында үзгәреш булмаса, анда да, мөгаен, гадәттән тыш хәл режимы кертелер. «Татарстан Онлайн» программасының турыдан-туры эфир барышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аномаль эсселекнең авыл хуҗалыгына йогынтысы турында сөйләде.

Марат Җәббаров: “Авыл хуҗалыгы өчен ел авыр килде”

Эсселек аркасында республиканың 42 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу исемлектә нибары Чүпрәле районы гына юк. Һава торышында үзгәреш булмаса, анда да, мөгаен, гадәттән тыш хәл режимы кертелер. «Татарстан Онлайн» программасының турыдан-туры эфир барышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров аномаль эсселекнең авыл хуҗалыгына йогынтысы турында сөйләде.

– Авыл хуҗалыгы өчен авыр ел, югыйсә ул яздан бик яхшы башланган иде. Чәчүне үз вакытында тәмамладык, быел ашламаны да күп итеп, 70шәр кг исәбеннән керткән идек. Әмма корылык һәм эсселек үз төзәтмәләрен кертте. Терлекчелек һәм сөтчелек тармагы республика өчен бик мөһим. Шуңа да  терлекләргә азык әзерләү белән авырлыклар бар. Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре азыкны күрше төбәкләрдә әзерли башлады. Алар безгә аерым территорияләр бүлеп бирде. Үзебез дә барып әзерлибез, сатып та алабыз. Шәхси хуҗалыклар турында да онытмыйбыз, аларга азык әзерләү өчен махсус бригадалар булдырылды. Чит төбәкләргә чыгып, шәхси хуҗалыкларга да азык алып кайтабыз. Аларда 300 мең баш терлек исәпләнә. Без маллар санын саклап калырга тиешбез, – диде министр.   

Корылык аркасында ашлыкка бәяләр артмасмы? Бүген авыл халкын шушы сорау борчый. Марат Җәббаров әйтүенчә, Россиядә бөртеклеләргә дефицит көтелми. Илкүләм иминиятчеләр союзы һава торышының бөртеклеләр бәясенә зур йогынты ясавын фаразламый, диде ул.  

Бу көннәрдә яшелчәләргә бәяләрнең космос тизлегендә күтәрелүе дә халыкта борчу тудырды. Министр бу хәлгә дә үз аңлатмасын кертте.
– Ел да бу чорда безнең складларда яшелчә запасы бетә һәм алар көньяк төбәкләрдән кайтарыла башлый. Билгеле бер сәбәпләр белән монда да пандемия тәэсире сизелде. Бәрәңге һәм яшелчәләр кертү белән өзеклекләр булып алды. Безнең мәгълүматларга караганда, бер-ике атна эчендә вазгыять җайланачак. Көзгә таба яшелчәләр үзебездә дә өлгерә башлый, бәяләр дә тотрыклыланачак. Сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә эшли башлар дип көтелә, – диде спикер.  

Сөт бәясендә дә үзгәрешләр булырга тиеш түгел. Министр моны дәүләт ярдәме белән бәйләп аңлата.      
– Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә, шәхси хуҗалыкларга да федераль һәм төбәк программалары ярдәме күрсәтелә. Яз көне Татарстан Президенты авыл халкына, терлекләр санын саклап калу өчен, 350 млн сум акча бүлеп бирдерде. Соңгы елда сөтнең үзкыйммәте 3 сумга артты. Моңа запас частьләрнең дә, электр энергиясенең дә, катнаш азыкларның да бәясе арту йогынты ясады. Шулай да базарда сөт бәяләре, былтыргы белән чагыштырганда, 1 сум тирәсенә генә артты, – диде ул.  

Элемтә барышында спикерга ярмаларның бәясенә кагылышлы сорауны да җиткерделәр.
– Гадәттә, бездә карабодай белән проблема була. Моның ни сәбәпле икәне аңлашылмый, әмма тыкшына башлагач, үз урынына утыра. Ярмаларга бәя арту көтелми. Респрубликага күпме ярма кирәк, аны кем сата, кайдан алып кайтабыз – монда аңлау бар. Барысын да контрольдә тотабыз. Федераль үзәк тә бәяләрне күзәтеп тора, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading