16+

Марат Җәббаров: “Доллар курсының тотрыксызлыгы аркасында бәяләр белән проблема чыгарга мөмкин”

Көнбатыш илләре керткән санкцияләр аркасында, авыл хуҗалыгында берникадәр кыенлыклар да булырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, авыл хуҗалыгы техникасы һәм аларга запас частьләр җитешмәве күзәтелә. 

– Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре икътисадына карата тискәре йогынтыны киметү максатында министрлык тарафыннан үзебезнең запас частьләр җитештерүчеләр турында мәгълүмат җиткерү буенча эш алып барыла, – диде ул Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында.

Республика чәчү эшләренә бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән. Шул ук вакытта шикәр чөгендере, көнбагыш һәм кукуруз орлыклары чит илләрдән контрактлар буенча сатып алына. Алар буенча тәэмин ителеш 85-90 процент дәрәҗәсендә бәяләнә. 

– Шикәр чөгендеренең чит ил сортларын һәм гибридларын кертү буенча проблема туарга мөмкин. Шул ук вакытта “Щелково Агрохим” үзәге үзебезнең шикәр чөгендере орлыкларының ирекле сатуда җитәрлек күләмдә (200 мең гектарга) булуын әйтә. Доллар курсының тотрыксызлыгы аркасында бәяләр белән дә проблема чыгуы бар. Тәэмин итүчеләр шулай ук китерелгән орлык өчен тулысынча түләүне таләп итәргә мөмкин. Бу уңайдан тәэмин итүчеләр белән тагын бер кат элемтәгә кереп, килешүләрегезне ачыкларга тәкъдим итәбез, – дип мөрәҗәгать итте министр фермерларга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мөмкин генә түгел, нәрсә карый чиновниклар. Бөтен товарга бәяләр артты бит инде шушы көннәрдә. Сез Татарстанда яшәмисез ахрысы. Әгерҗе.

    Мөһим

    loading