16+

Марат Әхмәтов: «Авыл хуҗалыгы өчен ел уңышлы булырга тора»

Республикада эссе һава торышы урнашты. Кичә кайбер урыннарда термометр баганасы 30 градуска кадәр күтәрелгән.

Марат Әхмәтов: «Авыл хуҗалыгы өчен ел уңышлы булырга тора»

Республикада эссе һава торышы урнашты. Кичә кайбер урыннарда термометр баганасы 30 градуска кадәр күтәрелгән.

Алдагы ун көндә эссе һәм коры һава торышы сакланачак. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында, әлегә туфракта дым җитәрлек, әмма табигать үз төзәтмәләрен кертергә мөмкин, дип белдергән. Аның әйтүенчә, авыл хезмәткәрләре моңа әзер, дымны туфракта саклар өчен күп эш башкарылган.
Республикада бөртекле культураларны чәчү эше дә тәмамланган дияргә була.

- 1 миллион 750 мең гектар, ягъни ниятләнгән мәйданнарның 99 процентында чәчелде. Көзге культуралар да сөендерде. Соңгы ун елда мин мондый көчле һәм бердәм шытымнарны хәтерләмим, - ди Марат Әхмәтов.
Татарстан бөртекле культураларга гына басым ясарга җыенмый. Быел чәчүлекләр структурасына үзгәреш­ләр кертелгән. 100 мең гектардан да ким булмаган мәйданда рапс, көнбагыш, кукуруз чәчелә. Бу терлекчелек өлкәсен туклыклы азык, ә май заводларын чимал белән тәэмин итәргә булышачак.
Шикәр чөгендерен чәчү мәйданнарын да арттырырга ниятлиләр.

- Безнең предприятиеләр бу кү­ләмнәрне эшкәртә ала, - дип, ки­ләчәккә планнар белән уртаклаша министр. - Бу төбәгебез өчен чып-чын валюта булып тора.
Кузаклы культуралар, тамыразык һәм кәбестәгә дә җитди игътибар бирелә. Татарстан үзен тулысынча тәэмин итеп кенә калмыйча, федераль базар ихтыяҗларының да зур өлешен капларга әзер икән.
Гомумән алганда, Авыл хуҗалыгы елы уңышлы булырга тора. Әгәр табигать безгә карата хәерһахлы булса, мул уңыш җыеп алырга өметләр зурдан, ди министр.
Сүз уңаеннан, быелның 30 июненнән 2 июленә кадәр Лаеш районы территориясендә «Идел буенда халыкара кыр көннәре-2016» икенче технологик агрокүргәзмә узачак. Ул Россия һәм башка илләр авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында тәҗрибә алмашу һәм элемтәләр урнаштыру өчен уникаль мәйданчык санала. Былтыр бу күргәзмәгә ун меңгә якын кеше килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading