16+

Май балы да быел булмаска мөмкин...

Бакчачылар җәйгә өмет белән караса, умартачыларга хафаланыр җирлек бар. Яз быел салкын килде. Май ае да бик куандырмый. Шушы көннәрдә берничә районда хәтта боз явып китте. Ялларда кырау төшәчәк дигән фаразлар да авыл халкын борчуга салды. Ник дигәндә, май бәйрәмнәрендә күп кеше бәрәңге, яшелчә утыртырга өлгергән иде инде.

Май балы да быел булмаска мөмкин...

Бакчачылар җәйгә өмет белән караса, умартачыларга хафаланыр җирлек бар. Яз быел салкын килде. Май ае да бик куандырмый. Шушы көннәрдә берничә районда хәтта боз явып китте. Ялларда кырау төшәчәк дигән фаразлар да авыл халкын борчуга салды. Ник дигәндә, май бәйрәмнәрендә күп кеше бәрәңге, яшелчә утыртырга өлгергән иде инде.

Дөньяны ямьләп, алмагачлар да чәчәк атты. Аларны салкын алырга өлгермәгәнме? Бакча уңышына суык май ае ничек тәэсир итә? Авыл агайларына шалтыратып, без шулар хакында белештек.   

Ветеран-агроном, блогер-бакчачы Мөхәррәм абый Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, язның салкынча килүе алай ук борчу салмый. 
– Туфракта җитәрлек дым тупланды. Корткычлар да йоклый әлегә. Агроном теләгән яз бу. Җәй соңара дип тә борчыласы юк. Соңгы елларда җылылык көзгә таба күчә бит. Аннан соң табигатьнең үз балансы бар. Узган елны май аенда кызу, дип зарландык. Артыннан бетмәгән салкыннары килер дә, үсемлекләрне харап итәр, дидек. Бу елгысы бөтенләй начар, имеш. Салкыны да бетми, яңгыры да туктамый. Яшелчәләрне дә тизрәк үстерәсе килә, бәрәңге дә утыртырга кирәк. Тик менә шик бар. Казан артында яуган боз монда да килеп яуса... Моннан өч йөз чакрымдагы карны, кайчан да булса булачак төнге кырауны уйлап гомер итүчене кызганам мин. Соң син бүген ун төбен утырт. Бер атнадан тагын унысын. Беренчесе үсә тора, юкка чыкты икән, кабат утырт. Сиңа язган икән, була инде ул. Язмаган икән, яңасына юл ач. Тик ни өчендер йөзнең туксан тугызында үз вакытында эшләнгәне җиңә килә. Минемчә, тәвәккәл булу кирәк. Бәрәңгене генә мисалга китерәм. Без аны 24 апрельдә утырттык. Аннан соң килгән өч төнге салкын вакытында җир астында иде. Анда аңа һич зыян килмәде. Ике-өч көннән салкын кабатлану мөмкинлеге бар. Тик бу вакытта бәрәңге кабат җир белән күмеләчәк, чөнки аны беренче өю вакыты җитте.

Май башында көн-төн яуган яңгырлар утырткан бәрәңгене черетмәсме дип сорап язучылар да булды. Аннан зыян юк, ә менә туфракның салкын булуы аның тишелеп чыгу срогын озайтачак, әлбәттә, – дип сөйләде Мөхәррәм абый. 

Бакчачы Франс абый Хәлилов әлегә бәрәңгесен утыртмый тора икән, җирнең җылынганын көтә. Алар бәрәңгене ел да 15 майдан соң гына утырта.    
– Атна ахырында кырау була дип кисәтәләр. Кырау төшә калса, бакчага чыгарып утырткан помидор үсентеләре үлеп бетәчәк, ә теплицадагыларына авыру керә. Аларны саклап калу өчен, төнгә каршы теплицага биш-алты чиләк кайнар су чыгарып утыртырга кирәк. Кишер, суган, сарымсакка аның куркынычы юк. Ә менә чөгендер тишелеп чыккан булса, аны кырау алырга мөмкин. Кырау 1-2 сантиметр тирәнлеккә генә үтеп керә ала, утырткан бәрәңгегә аның зыян юк. Алмагачның чәчәк бөреләре дә 2-3 градус салкынга түзәргә тиеш, – ди бакчачы. 

Шул ук вакытта алдан фаразланган һава торышына гына да таянырга кирәкмәвен дә әйтә. Безнең дүрт термометр бар, синоптиклар әйткән һава торышына караганда алар кышын берничә градус салкынрак, җәен җылырак дип күрсәтә, ди ул. 

Чүпрәле районының “АгроТрансПорт” җәмгыяте агрономы Илдар Усманов кырда дым күп булуга сөенә. 
– Салкын майның авыл хуҗалыгы культуралары өчен бернинди зыяны юк. Киресенчә, ул яхшы да – корткычлар чыкмый тора, – ди ул. – Җирдә дым бар дип сөенәбез. Орлык дымлы җиргә төшә. 9 һәм 12 май көннәрендә генә дә 45 мм яңгыр яуды. Шушы көннәрдә якынча 5 мм яуды. 
Хуҗалык бөртекле культураларны чәчеп бетергән дә инде. Көнбагыш чәчәргә җыеналар. 
– Бүген бәрәңгегә чыгарга уйлаган идек, яңгыр эшне бүлеп тора. Җир өлгергән инде, – ди агроном. 

Май аеның салкын килүе сәбәпле май балы да булмаска мөмкин икән, булса да, аз җыелачак. «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт абый Хәйруллин шундый фаразларын җиткерде.
– Урамда салкын булгач, бал кортлары ояда гына утыра. Аларның бала үстерә торган вакытлары, балны күп ашыйлар. Аны үзләре җыеп кайта алмагач, көздән калдырган запасны ашатабыз. Запасы булмаган тәҗрибәсез умартачыга аны сатып алырга туры килә. Өч-дүрт умарта оясы булган кеше аннан чыгу юлын таба. Ә бит йөзәр баш умартасы булган кешеләр дә бар. Тиешенчә ашатмасаң, ашарга юк икән дип, нәсел калдырмый башлыйлар. Ә май-июнь ае ул корт оясын үрчетә торган чор. Көчсез ояда бал аз җыела. Аннары июньдә бал җыеп булмый торган бер ара булып ала, ул вакытта бал бирә торган үсемлекләр чәчәк атмаган була. Анда да кортлар май аенда җыйган балын ашыйлар. Болар барысы да бер-беренә бик нык бәйләнгән. Шулай да өмет өзмибез, алда әле башланмаган җәй бар. Июль-августта көннәр яхшы торса, кортлар бал җыеп өлгерәчәк, – ди умартачы.  

 

Фото: http://agro.tatarstan.ru 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading