16+

Менә сиңа мә?!

Казан-Чаллы юлыннан Шәле авылына таба борылуга, юл чатында башларына ак бүрекләр кигән купшы төз наратлар каршы ала. Хозурлыктан башлар әйләнә, әкият дөньясына кереп югаласың. Шәле урамына да шул ук сихри хисләр белән килеп кердек. Кышкы авыл үзенә күрә матур, капка-коймаларның да төсе җетерәк кебек, кар астына качкан миләш тәлгәшләре дә...

Казан-Чаллы юлыннан Шәле авылына таба борылуга, юл чатында башларына ак бүрекләр кигән купшы төз наратлар каршы ала. Хозурлыктан башлар әйләнә, әкият дөньясына кереп югаласың. Шәле урамына да шул ук сихри хисләр белән килеп кердек. Кышкы авыл үзенә күрә матур, капка-коймаларның да төсе җетерәк кебек, кар астына качкан миләш тәлгәшләре дә күзнең явын ала. Йа Аллам, хыялланып барганда башыма күсәк белән суккандай булдым, берәүләрнең капка төбендә кып-кызыл кан җәелгән. Берәр хәвеф-хәтәр булган дисәм, ыгы-зыгы юк. Каршыма килүче егеттән бу куркыныч күренешкә ачыклык керттерергә ашыгам. «Бер нәрсә дә булмады, терлек суйганнар», - ди ул, елмаеп. Менә сиңа мә! Шәледә терлекне капка төбенә чыгып чалалар икән. Авылда булган 2-3 сәгатьтә шушындый өч күренешкә тап булдык. Тире кисәкләре, баш сөякләре дә шушында ук аунап ята, аның янына этләр җыелган. Алай гынамы, терлекләргә азык пешерә торган казаннар да капка төбендә, юынтык су белән бергә бөтен чүпләрен дә урам уртасына чыгарып түгәләр, читенсенүнең чаткылары да юк, алар үзләрен ярамаган эш башкарабыз дип тә уйламыйлар. «Мондый эшләр өчен каралты-кураның арт ягы юкмыни?» - дигән соравыма бер абзый, битараф кына: «Безнең анда бәрәңге үсә», - дип җавап бирде. Ә урамда ни эшләсәң дә ярый икән!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading