Шәһри Казан

19 декабрь 2013 яңалыклары

  • 19 декабрь 2013 - 10:36
    Каравылчы өендәге каргышлы төн
    Клавдия түти тәрәзәдәге бозны бармаклары белән эретеп өй эченә карагач, куркуыннан кычкырып җибәрде...
    703
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 10:32
    ӘЛМӘТ сәхнәсендә фаҗига
    Нефть башкаласын ни борчый? Әлмәт тамашачысы «Мунча ташы» кебек гади, халыкчан стильдәге сәхнәне үз итә. Ә безне иҗади эксперимент, дөньякүләм яки башка телле даирәләр дә аңлый ала торган «Ромео һәм Джульетта» спектаклен карарга чакырганнар иде. Театрда зур заллар тутыручы, шоу-бизнес кагыйдәләрен танучы әсәрләр дә күп бара. Шул ук вакытта, Әлмәт...
    685
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 10:28
    «Башкалар өчен утка-суга керергә әзер»
    Сәхнә ул сөйкемлелекне ярата. Тамашачы күңеленә дә андыйлар якынрак тоела. Әнә шундый сөйкемле артистларның берсе булган Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова инде 40 елга якын яраткан театрына хезмәт итә. Шушы чор эчендә тамашачы аны нинди генә рольләрдә күрмәде?!
    573
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 10:26
    Ана сөтеннән аермасын...
    «Без кешегә ата-анасына шәфкатьле булырга васыять иттек. Анасы баланы карынында авырлык өстенә авырлык белән күтәрә, ике ел буена күкрәк сөтен имезеп үстерә. Миңа, аннан соң ата-анаңа шөкер ит. Ахырда барыбер Миңа кайтасыз», - диелә Коръәндә («Локман» сүрәсе, 14 нче аять). Баласын ике ел буе имезүче аналар күпме бүген? Гомумән, сабыйларны...
    693
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 10:17
    «Әле ярый әнием бар...»
    ...Эльзаның мәктәптән соң укын дәвам итәргә теләге зур иде, әмма юлында Зиннур очрап, бөтен планнарын җилгә очырды. Егеткә артык исе китмәгән кебек кыланып йөргән кыз Зиннур кибеткә чәчәк бәйләме тотып кергән көнне «эреде».
    682
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 10:13
    Бәхетнең өч почмагы
    «Кешене салып таптау бик ансат ул, - дип үз язмышын сөйли башлады 37сен тутырган төскә-биткә бик килешле хатын. - Мин дә үземнең язмышны болай булып чыгар да, акыл утырткан көнемдә кеше күзенә туры карый алмас дәрәҗәгә төшәрмен, дип уйламадым. Кем әйтмешли, белгән булсам, мич башыннан төшмәгән булыр идем...»
    563
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 10:10
    Чит ил тренерларына салым Россия футбол берлеге казнасын 20 млн сумга баеткан
    2013/2014 сезоннан гамәлгә кергән чит ил тренерларына салым Россия футбол берлеге казнасын 20 млн сумга баеткан. Мәгълүм булганча, Россия футбол берлеге башкарма комитеты агымдагы елның апрелендә Футбол буенча Россия премьер-лигасы белән Милли футбол лигасы регламентларына төзәтмәләр керткән иде.
    840
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 10:08
    Акчага гына корылган спорт гадәти эшкә әйләнә
    Югары казанышлар спортын финанслау системасы төрле илдә төрлечә корылган. Шулай да Олимпия чемпионнары һәм призерларына Россиядә каралган дәүләт ярдәменең күләме күпчелек спорт державаларын көнләштерерлек. Спорт системасы тулаем диярлек төбәкләр казнасыннан финансланган Кытай гына бу өлкәдә безгә лаеклы көндәш була ала.
    485
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 10:06
    Президентның сабыр канатлары сынды
    «Рубин»дагы эчке каршылыклар клуб белән идарәгә яңа менеджерлар командасы килгәч тә тынмады. Алар уңышлы булачак дип ышандырган ребрединг та барып чыкмады, трибуналарга тамашачы килү дә кимеде, команданың эчке чемпионаттагы уены да бу сезонда канәгатьләндерми, өстәвенә кайбер уенчылар канәгатьсезлекләрен матбугат аша киң җәмәгатьчелеккә чыгара башлады.
    632
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 09:49
    Хоккейчылар өчен генераль репетиция башлана
    Сочи Олимпиадасында Россия данын яклаячак хоккейчыларның исемлеге инде ачыкланып беткән дияргә була. Кайбер кандидатлар буенча гына хәлиткеч карарга киләсе бар. Ил җыелма командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов составка ахыргы штрихлар кертү өчен гыйнвар башында Америкага юл алачак. Баш остаз исемлекне вакытыннан алда яңгыратуны кирәк тапмый, шулай да, кайбер позицияләр буенча...
    834
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 09:47
    КӨЛҮ МӘРӘКӘСЕ
    «Казан утлары» журналының баш редакторы Зәки Нури бүлек мөхәррирен кабинетына чакыртты: - Кулъязмаларны бер дә игътибар белән карамыйсыз. Күр инде: бер хикәядә генә дә унике урында «көлеп җибәрде» дигән сүз киткән. - Дөрес язылган бит инде, Зәки абый, хата юк. - Ничек булмасын инде, көлә дә җибәрә дәме? - Алай...
    535
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 09:44
    Иң якты йолдыз
    Татар бомонды, татар зыялысы менә шундый концертка йөрергә тиеш! «Татар моңы-2013» концертын карап утырганда башка килгән иң беренче уем шул булды бугай: ничә сәгать барса да, бер тында, бер сулышта узып китә торган концерт безнең өчен эталонга әверелергә тиеш. Нәрсә ялтырый - шул ошый, нәрсә сикертә - шул җыр, дигән...
    838
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 09:40
    Тозлы камырдан да шәп бүләк юк
    Зөһрә Касыймовнаның тозлы камырдан ясалган эшләнмәләрен мин бер танышымда күреп сокланган идем. Танышымның кухнясында эленеп торган алма, кәрҗин тулы виноград һәм башка җиләк-җимешләрне «үстерүче» белән якыннан танышасым килеп, Зөһрә Касыймовнаның өенә юл тоттым. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, Зөһрә Феоктистованың ишегеннән килеп керүгә, сине агач кысалар эченә менеп кунаклаган төрле-төрле...
    985
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 09:37
    Сафлык күпме тора?
    Җайлы хәзер яшьләрнең, интернет аша танышалар, аралашалар, очрашалар, кавышалар. Танышым да егетләр белән күбрәк социаль челтәрдә таныша. Шулай бер егет белән шактый гына аралашканнан соң очрашырга булды болар. Тик интернетта аралашканда акыллы, җитди тоелган егет дустымның өметләрен акламады. Очрашкан, кафеда утырган алар. Егет үзенең мәхәббәт тарихын сөйләгән.
    607
    0
    0
  • 19 декабрь 2013 - 09:33
    Сатлык кызлар
    Бүген Европада ел саен ярты миллионга якын хатын-кыз сексуаль коллыкка эләгә икән. Бу күренеш беренче чиратта элеккеге совет республикаларында яшәгәннәргә кагыла. Акча эшләүгә өметләнгән, баю яки бай кияү эләктерү турында хыялланган артык беркатлы, яисә, киресенчә, кирәгеннән артык үз-үзенә ышанган хатын-кызлар, эшкә дип ялланып киткән җирләреннән чит илләрдә төрле фәхешханәләргә сатылып,...
    762
    0
    0
Реклама