16+

Өмет авылда

29 ел буе хуҗалык рәисе булып эшләүчеләрне республика күләмендә дә еш очратып булмыйдыр. Актанышның Иске һәм Яңа Байсар, Чишмәбаш, Чиялек авылларын берләштергән «Ташкын» хуҗалыгын җитәкләгән Рәүхәт Салихҗанов өчен исә тормыш туган авылдан башка була да алмый. Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре кендек каны тамган авыл җирлегендә өч дистә...

Өмет авылда

29 ел буе хуҗалык рәисе булып эшләүчеләрне республика күләмендә дә еш очратып булмыйдыр. Актанышның Иске һәм Яңа Байсар, Чишмәбаш, Чиялек авылларын берләштергән «Ташкын» хуҗалыгын җитәкләгән Рәүхәт Салихҗанов өчен исә тормыш туган авылдан башка була да алмый. Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре кендек каны тамган авыл җирлегендә өч дистә...

29 ел буе хуҗалык рәисе булып эшләүчеләрне республика күләмендә дә еш очратып булмыйдыр. Актанышның Иске һәм Яңа Байсар, Чишмәбаш, Чиялек авылларын берләштергән «Ташкын» хуҗалыгын җитәкләгән Рәүхәт Салихҗанов өчен исә тормыш туган авылдан башка була да алмый.
Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре кендек каны тамган авыл җирлегендә өч дистә елга якын «имтихан тота». Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, авылның нигез утын сүндермәү, яшәешне югары кимәлдә тоту өчен, җитәкче кешегә берсе дә җиңел бирелми. Эшли башлаган еллары белән бүгенге хуҗалык торышын чагыштырып булмый анысы - бүген күп нәрсә техника хезмәте, аның алгарышларына кайтып кала бит. Әмма хуҗалык продукциясе очсызланган, сатып алынган чимал һәм техника кыйбатланган заманада да эш җиңеләйде дияргә иртәрәктер әле. Бүген әнә авылда эш көчендәге кеше 446 икән, шуның 108е хуҗалыкта эшли.
- Мине авылда туган җирне ярату гына тоткандыр, - ди үзе Рәүхәт Салихҗан улы. - Шәһәргә китеп, җиңел тормыш табу кыен түгел бит. Әмма монда да кем дә булса эшләргә, авылны яшәтергә тиеш. Бүгенге авыл хуҗалыгы товары очсызланганда да төрле урау юлларны эзләргә тырышабыз. Беренчедән, басымны терлекчелеккә ясыйбыз, сөтне исә төрле җирләргә сатып карыйбыз. Бер генә юл белән барып булмый. 1997 елдан бирле икмәкне хуҗалыктан сатып алу бәясе 4 сум булып калды. Ашлама бәяләре исә елдан-ел үсә бара.
Рәүхәт абый миңа яңа фермаларын, андагы техник алгарышларны, эшләүче хезмәткәрләр өчен бөтен шартлар тудырылган фермаларны күрсәтеп йөргәндә, мин дә аның «авылны ярату» пунктына чын-чынлап инандым. Хатыны Глүзә апа белән алар дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләп үстереп, гомерләре буена туган авылларында игелекле хезмәт иткән пар. Ә гомерне игелеккә багышлаган кешенең язмышы да бәхеткә тиенә. Монысы да Рәүхәт абыйның тормыш тәҗрибәсе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading