16+

Миңнеханов Казан зоопаркының иске территориясен төзекләндерергә кушты

03 июня 2025, 18:23
621
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан Рәисе «Казан зооботаника бакчасы»нда (Һади Такташ урамындагы иске зооботаника бакчасы) булды.

Татарстан Рәисе «Казан зооботаника бакчасы»нда (Һади Такташ урамындагы иске зооботаника бакчасы) булды.

Бу территория төзекләндерүне таләп итә, аның эчендә авария хәлендә булган төбәк әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары урнашкан. Моннан тыш, зоопаркка килүчеләр Казан зооботаника бакчасының иске өлеше һәм «Замбези елгасы» проекты (зоопаркның 2019 елда ачылган яңа өлеше) арасында йөрү мөмкинлеге булдыруны сорыйлар.

2017 елда реконструкция концепциясе эшләнгән. 2023 елда төбәк әһәмиятендәге авария хәлендәге ике мәдәни мирас объекты - оранжерея (1806 ел) һәм Фукс йорты (1917 елга кадәр) буенча проект карары әзерләнгән. Объектлар авария хәлендә дип табылган.

Рөстәм Миңнеханов иске зоопаркның бөтен территориясен, шул исәптән бүгенге көндә файдаланылмый торган мәйданчыкларны карап чыкты. Ул "ТР шәһәрләрен үстерү институты" фондына, "Татинвестгражданпроект" ДУП белән берлектә, мондый объектларны файдалану һәм реставрацияләүнең дөньякүләм һәм Россиядә алдынгы тәҗрибәсен өйрәнергә һәм зооботаника бакчасы ихтыяҗларын һәм, инде булган концепцияне исәпкә алып, тарихи территория концепциясен эшләргә, ә аннары территорияне этаплап үстерә башларга кушты.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading