16+

“Мин бу авыл көнен шундый көттем, бу самый грандиозный Авыл көне булды!”

Бәйрәмнәрне яратабыз да инде! Шулай да күңелләрне җилкендереп, тынычлыкны алып, түземсезләндереп көттергән бәйрәмнәр сирәк була. Бу юлы “Авыл көне”н шулайрак көттек. Туган авылның тарту көче шундый була инде ул!

“Мин бу авыл көнен шундый көттем, бу самый грандиозный Авыл көне булды!”

Бәйрәмнәрне яратабыз да инде! Шулай да күңелләрне җилкендереп, тынычлыкны алып, түземсезләндереп көттергән бәйрәмнәр сирәк була. Бу юлы “Авыл көне”н шулайрак көттек. Туган авылның тарту көче шундый була инде ул!

Әллә ике ел тәнәфес ясалганга, әллә танылган артистлар катнашасы булганга, әллә инде бәйрәм мәйданында җырлап-биеп, уеннарда катнашырга өметләнепме, озак күрмәгән кешеләрне ничекләр генә күреп, ничек кенә барысы белән дә хәл-әхвәл сорашып, сөйләшеп бетәсе булыр дипме...

Туган авылның тарту көче шундый була инде ул! “Иии, авыл кешесен күргән юкмы инде?!” – дип кайтмый калсаң яки кайтып та бармый кал әле шул бәйрәмгә?! Никадәр уңай хис-кичерешләрдән, куанычлы эмоцияләрдән мәхрүм булып нәүмиз булып каласың икән!

Кама Тамагы районының кечкенә генә булса да, безнең өчен җәннәтнең үзе булган авылым, Балтачымның халкы эштә – тырыш, хезмәттә – батыр, бәйрәмдә – артист, бөтен җанын-тәнен биреп эшли дә, кырык эшен кырык якка куеп торып, онылытып ял да итә белә! Соклангыч инде!

Ерак юлларны якын итеп кайтканнары бар иде бу көнне, “Авыл көне”н үткәрү өчен зур-зур суммада акчалата ярдәм итүчеләре, дәрәҗәле артистларны үз акчасына чакыручылары, әйткәнне-сораганны да көтмичә булышам дип йөгерүчеләре бар авылымның – бик сокландым Балтачым кешеләренә! Бу бәйрәмгә өлеше кермәгән, күңел җылысын бирмәгән кеше калмагандыр.

Бәйрәм көнне без килгәндә халык мәйданның күләгәлерәк урынын биләп өлгергән инде. Менә шундый запаслы инде ул авыл кешесе... без шәһәр халкы башланырга ике минут калганда яна-пешә чабып килергә күнеккән бит... Ә авыл апалары-абыйлары, безнең әти-әниләр алар вакытның тәмен белеп, ярты сәгать алда килеп, алдан ук ярты урам күршесенә урын алып кала, әле хәл-әхвәл сорашып өлгерәсе дә бар... Бер очрашу – үзе бер гомер бит!

Тантана авылның дәрәҗәле улларының ялкынлы сәламе белән, муллабыз Нияз абыйның фатихасы һәм догасы белән башланып китте. Авыл башлыгы Динар Мөхәммәдуллинга күзләр тимәсен, бик молодец егет булып чыкты ул! Үземнең туганнан-туган энем булгач, аның белән горурлануым икеләтә дә арта.

Үзебезнекеләр бит! Кая барса да, эше белән үрнәк итеп бастырып куярлык, буй-сыны да, җитдилеге дә, җаваплы булуы да эш урынына бик төгәл килешеп тора, Сөбханаллаһ. Хатыны, киленебез Алсу тагын, нечкәбилле умарта кортыдай иренә ничек кенә булышыйм дип ничек бөтен җиргә өлгерә! Бик сокландым! Авылга шундый уңган-булган балалар үстереп биргән әти-әниләргә Аллаһының рәхмәте булсын!

Районыбызны алтын баганадай тотып торучы баш табиб Ильяс абый Минвәлиевнең дә авылның бер генә вакыйгасын да калдырмавына, авыл халкына хөрмәте, һәрберебезне якын күреп, үз итүе бик тә сокландыра мине. Шундый матур кешеләре бар бит авылымның!

Мәдәният йорты мөдире Ралимә апаның хәстәрләнеп төн йокылары качса да, бик стойкий солдат булып чыкты: бөтен эшкә әзер, йөзе көләч, тавышы ягымлы, арыганын белгертми. Үз өенә кунак җыйганнан да битәррәк бәйрәм мәйданының бөтен почмагын җиренә җиткереп әзерләшкән. Аның бөтен гаиләсе, ире, балалары, оныгы хәзер клуб тормышы белән яшәве, бердәм булып, әниләренә булышып йөгерешүләренә сокландым. Бәйрәм алдыннан мотоблогын бизәп, ат итеп җигеп бүләк җыярга чыккан ире, Әсгать абыйны әйтеп кенә сөйләп бетереп булмый. Аны күрергә кирәк иде. Бәйрәм көнне күмер самавырларын гөҗләтеп чәй кайнатып торуы, әле бер йомыш, әле икенчесенә бер карусыз йөгерә, йөзендә гел елмаю... аннары төне буе авыл кунакларына кичке уен оештырулары Әхмәтшиннар гаиләсенең эшне бөтен йөрәге белән башкаруына дәлил түгелмени?! Шундый матур гаиләләреңә сокландым, авылым!

Мәйданны чәчәк кебек бизәп килгән ак яулыклы, сиксәнне-туксанны "ых" та итмичә ваклап инде йөзгә җитеп килүче әбиләребез тагын! Өй түрендәге караватта беркем орынмый торган чигелгән укалы мендәрләр күк, ялт итеп, төп-төз утырып тамаша карап утыруларына сокландым. Ходаем, бөтен кешегә дә шундый матур, сәламәт картлыклар бирсәң иде дип теләдем. Молодцы, әбекәйләр! Күз тимәсен сезгә!

Менә бит ул ни өчен кирәк авыл көне. Әйе, авыл көне ул түгәрәк мәйданга җыелып, концерт карау, күңел ачу, кунак булу, очрашу-күрешү өчен бик кирәк!
...Әмма ләкин аннан да бигрәк үз авылыңда бергә укыган, бергә яшәгән, бер эшне эшләгән, бер туфрактан яралган кешеләрнең бер үк туфракка әйләнеп мәңгелеккә кире кайтасы тугандаш җаннар икәнебезне онытмау өчен кирәк икән ул!

Авыл бәйрәме һәр кешенең йөрәгендә: “Авылдашларым – сез иң-иңнәре, иң матурлары, иң якыннары, иң яхшылары икән, беркая да юк икән бит сезнең кебекләр!” – дигән уй калдыргандыр.

...Икенче көнне Казанга юл тотканда кызым Рәйханның: “Мин бу авыл көнен шундый көттем, бу самый грандиозный Авыл көне булды!” – дип илһамланып сөйләп баруы да хакыйкатьнең үзе.

Әле бик озакка җитәр бу бәйрәмнең җылысы! Киләсе елларда да барыбыз да исән-сау булып, Авыл көннәрен тагын күрергә язсын!

Айгөл Җәләл.

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      ????

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рәхмәт сиңа Айгөл апа. Шулкадәр дә матур итеп тасфирлагансын.

        Мөһим

        loading