16+

Министр чәчү эшләре сузылган районнар исемлеген атады

Авыл хезмәтчәннәре язгы чәчү эшен 5 июньгә тәмамларга ниятли. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, озакка сузылган яңгырлар аркасында кыр эшләре бераз сузылган, әмма аның каравы дым запасы барлыкка килгән. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, апрель һәм май айларында яңгыр күпьеллык уртача күрсәткечтән ике тапкырга артыграк яуган.   

– Бүгенге көнгә чәчү эшләре 1,68 миллион гектар мәйданда башкарылды. Бу гомуми планның 91 проценты. Әтнә, Актаныш, Лениногорск һәм Зәй районнарында чәчү эше тәмамланды. Тагын җиде район финиш сызыгында дияргә була. Шул ук вакытта Чүпрәле, Югары Ослан, Питрәч, Әгерҗе, Саба, Бөгелмә, Баулы, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Алексеевскида планлаштырган мәйданнарның 85 проценты гына чәчелгән. Артта калып бара торган районнар исемлегенә кергән Питрәч, Саба, Югары Ослан һәм Әгерҗе географик урнашуы белән бәйле рәвештә чәчү эшенә соңрак керешкән булса, Бөгелмә, Баулы һәм Чүпрәле күрсәткечләре төньяк районнар дәрәҗәсендә генә, – диде министр матбугат очрашуында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading