Шәһри Казан

Нигезләрне саклый ӘНИЛӘР

- Кунак бармы соң, үзебезнекеләр булса, эт өрмәс иде, - дип ишегалдына ук чыгып каршы алды Флера апа. Минем исә чылбырдагы эттән куркып торуым түгел, матурлык әсирлегеннән аерыла алмыйм. Ике катлы йорт авылның иң биек җиренә урнашкан, өй каршында текә яр, астагы үзәннән бормаланып елга ага, таллар, ак шәлләрен ябынып,...

Реклама

Урамда күңелне матурлык биләп алган булса, өйгә үткәч, үзгә бер җылылык, рәхәтлек кочаклап ук алды. Берсеннән-берсе матуррак гөлләр, өстәл тулы китаплар, газеталар, аллы-гөлле җепләр кушып бәйләнгән кул эшләре - болар бар да хуҗабикәнең күңел халәтен, рухи матурлыгын бер минутта ачып бирә кебек.
- Матурлык яратам, - ди Флера апа үзе дә, елмаеп. - Берәр әйбер күрсәм, аны тизрәк бәйләп карыйсым килә. Ничә пар бияләй, оекбаш, шәл, кофталар бәйләдем икән гомер эчендә.
Күңелемнән генә бияләй һәм оекбашларны бәйләп тезәм, алты бала - алты пар оекбаш һәм бияләй, Флера апа үзе, гаилә башлыгы Гыйльмулла абый, әти-әни. Бер уйласаң, матурлык турында уйлап торырга вакыт та калмаска тиеш кебек. Хәтер йомгагын сүтә-сүтә, рухи матурлыкның чишмә башын да таптык. Флера апаның әнисе китап укырга яраткан. Ул чорда китап укулар яңа спектакль премьерасын карау белән бер булгандыр, мөгаен. Китапны бергә җыйналып кычкырып уку, аннан соң фикер алышулар. Китап җене Флера апаның үзенә дә кагыла. «Тормышка чыккач та әле кача-кача китап укыдым», - дип искә ала ул. Ә кияүгә Флера апа унсигезе тулганчы чыга. Шахтадан ялга кайткан Гыйльмулла абый - ул вакытта инде утызын тутырып килә торган егет, бер атна дигәндә, яшь кызны тормышка чыгарга ризалаштырып та куя. Ул еллардан соң инде күп сулар аккан. Гыйльмулла абый белән 55 ел бергә яшәп, биш малай, бер кыз үстерәләр алар. Балаларының шатлык-сөенечен дә күрәләр, хәсрәтен дә кичерергә туры килә - бер уллары вакытсыз вафат була. Бүген балалар таралышкан, һәркайсының үз гаиләсе, төп йортта калыр дигән төпчек улы Фәрит тә кунакка гына кайта. Флера апа аналарча киң күңеллелек белән балаларының күркәм эшләренә, уңышларына сөенеп гомер итә. Балалар да әниләрен кайгыртып яшиләр, туган авылларын да онытмыйлар. Улы Раиф авылның чишмәсен бик күркәм итеп ясаткан, ул авылның бер матур бизәге булып тора. Бердәнбер кызы Фәридә Әтнә районында мәдәният бүлегендә эшли. Флера апа Әтнә театрының костюмнарын баетуга да үзенчә өлеш кертә икән, бәйләгән кул эшләрен бүләк иткән.
Тәрәз төбендәге гөлләргә дә балалары исеме белән дәшә ул. Берсен бер баласы бүләк иткән, менә бу ак чәчкәлесен - икенчесе...
Аналар йөрәгендәге җылылыкка, кайгыртучанлыкка янәдән бер кат сокланасың. Флера апа безне дә капка төбенә чаклы чыгып, догаларын укып озатып калды. «Җәен килегез. Ул чорда тагын да матур безнең авыл», - диде ул, саубуллашып. Кышкы юл күңелне сагышка урады. Нигезләрне саклаучы киң күңелле, сабыр әниләр, рәхмәт сезгә!..

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: