- Моны мин әнием сөйләве буенча гына беләм. Алты-җиде яшьләремдә идем бугай, гармун сорап, идәндә тәгәри-тәгәри елаганымны хәтерлим. Шуннан соң әти миңа җиде сумга тальян гармун алып кайтып бирде. Ул тегермәнгә эшкә чыгып китте, аның кичкә кайтышына инде мин «Яшьлегем чәчәк атканда» белән «Умырзая» җырларының көен өйрәнеп куйган идем. Уйнап күрсәткәч, әти шаккатты. Аннары гармунны үзем белән мәктәпкә җыр дәресләренә алып йөри башладым. Мәктәпкә тимер юл аша чыгып йөрисе булса да, гармунны иңемнән ычкындырмадым. Йөри торгач, гармуным ватылып бетте. Икенчесен VIII сыйныфны тәмамлагач алып бирделәр. Ул чакта башыма чуан чыгып, хастаханәдә яттым. Аннан мине алырга әни килде. Ни күрим: ат арбасында ике рәтле гармун ята. Май ае иде. Чәчем кырып алынган, башта пилотка, кулда гармун. Юл буе уйнап кайттым. Мәктәпне тәмамлагач, Чаллыга киттем, - дип искә ала ул яшьлек елларын.
Нурҗиһан апа Чаллыда төзелештә эшли. «Энергетик» мәдәният йортында эшләгән ансамбльгә җырларга йөри. Флюра Хөрмәтова ансамблендә гармунда да уйный. Кыскасы, кияүгә чыкканчы, гел шулай концерт куеп йөри ул. Аннары ире белән Башкортстанга китеп бара, әмма тормышлары барып чыкмый. Баласын җитәкләп, Нурҗиһан апа Чаллыга кире кайта. Икенче баласына йөкле була. Җырлыйсы килү, гармунда уйнау теләге көчле булган, күрәсең, үзенең концертын да оештыра.
- Концертның режиссеры да, продюсеры да, директоры да үзем. Афишаларын да ясаттым. «Уйный-җырлый Нурҗиһан» дип язып та куйдык әле. Ничек бу эшкә курыкмыйча алындың, дип гаҗәпләнүчеләр дә булды. Аллага шөкер, авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар. Русча романслар да җырладым әле анда, - дип сөйли Нурҗиһан апа.
Комментарийлар