Әлеге авылның табигате Швейцариядән бер дә ким түгел, халкы да гел сөенеп кенә яши. Ник дисәгез, аның исеме Ор, русчасы Ура була. Үзенчәлекле атамалы авылларга багышланган “Исемендә – җисеме” проекты белән бу юлы Балтач районына юл тоттым.
Иң элек, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗанов белән Ор буйлап йөреп килдек. Чыннан да, урнашкан җире искиткеч, бакча артында гына чит илләрдәге кебек тау тора, астында инеше ага, шунда ук чишмәсе дә бар. Анда барып, суын эчеп карадык, бик тәмле, файдасы да булгандыр. Янында гына электрчылар ял итеп утыра иде. Гомумән, авыл халкы яратып йөри торган җир икән ул. Шунысын да әйтергә кирәк, аны элек Татарстанның элемтә министры булып эшләгән Ринат Җәләлов төзеткән. Шушыннан чыккан кеше буларак, ул авылына һәрвакыт ярдәм иткән, әле мәчетен дә аның ярдәме белән торгызганнар, юллар салуга да кулы тигән.
Рафил Салихҗанов әйтүенчә, Орда 127 хуҗалык исәпләнә, анда 377 кеше яши. Авылда балалар бакчасы, мәктәп, клуб, музей, китапханә бар, җирлектә “Маяк” дигән авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли, күпчелек халык шунда хезмәт куя. Сыер асрап, сөт сатып, көн күрүчеләр җитәрлек, үрдәк һәм каз үрчетүчеләр дә күп икән. Монда чишмәләр берничә булып чыкты, шунда ук су белән проблеманың булмавын да әйтеп узды авыл җирлеге башлыгы.
— Ор дигән исемле авыл сезгә сәер тоелмыймы? – дип, сорамыйча булмый бит инде.
— Юк алай, без аңа ияләнгән. Читтән кайткан, моңарчы булмаган кешеләр атамасы буенча сораулар бирәләр, чөнки, чыннан да, үзенчәлекле бит, без аларга аның килеп чыгышын аңлатабыз. Дөресен генә әйткәндә, Оры, Ары дигән авыллар Арча, Әтнә районнарында да бар, безнекен тагын да кыскартканнар гына сыман тоела, – дип, аңлатты Рафил Салихҗанов.
Шул арада китапханә җитәкчесе Зөлфия Галиева янына килеп җиттек. Безне әлеге җирлекнең тарихы кызыксындыра инде. Аның сөйләвенчә, 1782нче елгы ревизия мәгълүматлары буенча, ул вакытларда ук Ор авылы дип йөртелгән, шулай ук аны Студеный Ключ дип тә искә алалар, чөнки монда марилар яшәгән булган. Аларны татарлар куып җибәргәннәр дә, үзләре төпләнгәннәр.
Күргәнсездер, авыл тау астында урнашкан, шуның берсен Шүрәле тавы дип йөрткәннәр, мин үзем югары урамда торгач, кечкенә вакытта гел шуннан куркып яшәдем. Анда элегрәк урман булган, әмма татарлар килгәч, аны кисеп, үзләренә мәйданчык ясаган. Авылны чыкканда ком базы дип атала торган җир булган, шунда казык какканда бер кеше икенчесенә: “Ор әйдә!” дигән, исеме шуннан кереп калган булырга мөмкин. Ә менә мари телендә Ор сүзе Ар була, ул исә “сулы елга” дип аңлатыла. Безнең тирәлек моңа туры килә, чөнки якында гына Шушма елгасы ага, аңа берничә инеш тоташа. Русчасы исә Ура диелгән, анысы тәрҗемәсе генә инде. Авылга килгән кунаклар шушы исемгә дә шаккатып китәләр, – дип, Ор авылы тарихы белән таныштырды Зөлфия Галиева.
Атамасының килеп чыгышы моның белән генә чикләнми, шушы җирлектән чыккан Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Хәбибуллин “Ор авылын кемнәр корган” дигән сорауга болай дип язып калдырган: “Биләрдән килеп, биләгәннәр, Казиледән килеп, казык какканнар”. Бу сүзләрне анализлап әйтсәк, мондагы халык Идел Болгарыннан күчеп килергә мөмкин булып чыга. Ә аларның телендә Ор –ул крепость, ныгытма, кала дигәнне белдерә икән. Авыл утыра торган җирдә элегрәк мариларның ныгытмалары булган. Кыскасы, тарихы бик үзенчәлекле, хәтта киңкырлы дисәм дә ялгышмам.
Китапханәче белән Ор авылы клубында очрашкан идек. Аның бинасы башкалардан нык аерыла, ниндидер башка проект буенча ясалган. Бу хакта шушы мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Гайнуллина белән бераз сөйләшеп алдык. Аның әйтүенчә, әлеге бина 2003 елда һаман да шул Ринат Җәләловның инициативасы белән төзелгән булган. Балтач районында башка мондый клуб юк икән. Аның залы да искитмәле, Казаннан килгән артистлар да шаккатып китәләр. Янында гына матур бакчасы бар, шешәләрдән генә торган төрле фигуралар да ясалган. Моны идән җыештыручы белән Раушания апа икәү генә эшлиләр, шул рәвешле район клублары арасындагы конкурста катнашалар.
Рафил Салихҗанов белән җирле мәчеткә дә кереп чыктык. Равил хәрәт анда 11 елдан артык имам-хатыйб булып тора. Аның әйтүенчә, әлеге Аллаһ йорты районда иң матурлардан санала, аның фотосын еш кына төрле китапларга куялар икән. Шулай да, бүген мәчеткә күп кеше йөрми, гает намазына гына тула, дип зарланып алды хәзрәт. Монысы инде Ор авылына гына хас күренеш түгел.
Шунда авыл буйлап йөргәндә Ришат Хаҗиев хуҗалыгына кердек. Ул күпләп мал үрчетә, әле без кунакка килгәндә дә басуда печән әзерләп ята иде. Эше тыгыз булса да, сөйләшеп алудан баш тартмады. Үзе Арча педагогика көллиятен бетергән, мәктәптә хезмәт дәресен укыта. Ришат агачны сәнгатьле эшкәртү белән мавыга. Әлеге шөгыльгә ул остазына ияреп, көллияттә белем алганда кереп китә. Хәзер мәктәптә үзе дә балаларга өйрәтә. Шунысы кызык, соңгы арада моның белән күбрәк кызлар кызыксына икән. Әйберләрне юкә агачыннан эшли, чөнки ул эшкәртү өчен уңайлы, йомшак булып санала.
Ничек җитешәсез соң, мәктәптә дә укытасыз, мал да тотасыз, шөгылегез дә бар?
Агач белән мин кышын гына мавыгам, җәй айларын терлек карап уздырам. Сөтчелеккә тартым булгач, азыгын да әйбәтләп әзерләргә кирәк, малны гел карап торасың, техникасын эшләтәсең, шуңа күрә дә вакыт калмый. Укытучы хезмәт хакына гына яшәп булмый бит, авылда яшәп, сыер да үрчетмәсәң, көлке бит инде. Әле өч бала да бар, аларны кеше итәргә кирәк, – дип, җаваплады Ришат Хаҗиев.
Ор авылының үзәге дип саналган җирдә юлда тишек-тошыкларның күплеге күренде. Бу хакта Рафил Салихҗанов та әйтеп узды. Урам ГДС дигән оешмага карый икән, кышын карын чистартсалар да, ремонтларга җыенмыйлар, авыл да бу эшкә катнаша алмый, чөнки алар карамагында түгел.
Шул урамны ясатырга иде, әлеге проблема турында язмаңда әйтеп кит! – дип, озатып калды мине Салихҗанов.
Рәсим Хаҗиев
Автор фотолары
Комментарийлар
0
0
Арча районында Югры Оры Тубэн Оры авыллары бар
0
0