Шәһри Казан

Оста Ранил Гарифуллин: «Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата»

Балтач районы Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый.  Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.

– Мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, укуны Норма авылындагы профессиональ лицейда дәвам иттем. Ул вакытта дустым калай эшләнмәләре ясый иде. Аның эшен күзәтеп торып, үзем дә эшләп карарга кызыктым. Аннары әти-әнидән гел акча сорарга да уңайсыз. Акчасы да булыр дип кереп киткән идем бу эшкә. Баштарак капка бизәкләрен генә кисә идем. Аннары тәрәзә йөзлекләрен эшли башладым, – ди ул.  

Лицейдан соң Әтнә техникумына укырга кереп, механик белгечлеге алган. Ә лицейда шоферлыкка да, траткорчы-машинистка да, хәтта пешекче булырга да укыган. “Һөнәрләрем күп минем, әмма әле дә шул калай эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнәм”, – дип елмая. 
Ранилнең әти-әнисе авыл хуҗалыгы предприятиясендә эшләгән. Ә бабасы агач остасы булган. Ранил дә киләчәктә үзен агач эшендә сынап карарга уйлый. Кышын заказлар кимегән вакытта өй җиһазлары да ясап караган. Җайлап шул эшкә дә тотынырга исәбе бар.   

Заказлар дигәннән, әңгәмәдәшем әйтүенчә, аларның авылларында гына да биш-алты кеше калай эше белән шөгыльләнә. Күрше-тирә авылларны да исәпләсәң, көндәшлек бик зур. 
– Заказлар барыбызга да җитә, күрше Саба, Арча, Кукмара, Питрәч, Биектау районнарына да йөрибез. Удмуртия, Мари-Эль авылларына да баргалыйбыз. Аннары һәр кешенең үзе генә эшли торган үз бизәге бар. Халык шуларга да игътибар итә. Бәяләрне дә чагыштыралар. Сайлап алу мөмкинлеге зур. Дөресен генә әйткәндә, көндәшлек ярдәм генә итә. Башкалардан калышмыйм дип, гел яңа төрле бизәкләр уйлап табарга омтыласың, тагын да тырышыбрак эшлисең. Заказлар күп булып өлгермәгәндә, бер-беребезгә ярдәм дә итәбез, – ди Ранил.

Реклама

Бер тәрәзә йөзлеген ясау өчен элек ике көн сарыф итсәләр, хәзер бизәкләрне станокта кисә башлагач, эшләре тизләнгән. Бер көндә эшләп куялар. 
Халык күбрәк ике төс кергән йөзлекләрне ярата икән. Ранил моны авыл халкының тыйнаклыгы белән бәйләп карый. Шул ук вакытта, сирәк кенә булса да, чуар төскә өстенлек бирүчеләр дә очрый, кызыл төс тә өстәгез дип әйтүчеләр дә бар, ди.     

Тимергә бәяләр арткач, калай эшләнмәләргә дә бәяләр күтәрелгән. Элек бер йөзлек уртача 3,3 мең сумга төшсә, хаклары күтәрелгәч, 4,5 мең тирәсе тора икән.  
– Башта заказлар кимегән кебек булды. Әмма эш бөтенләй тукталды дип әйтеп булмый. Заказ күп булып, эш өелеп торса да авыр. Халыкны көттереп торасы килми. Ә инде күршемә яки туганыма эшләгән идегез, миңа да шундый йөзлекләр кирәк дип шалтыратсалар, күңел күтәрелеп китә. Димәк, эшебезне ошаталар, – ди калай остасы.  
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: