16+

Өйдә кем баш булуы балаларның исемнәреннән күренеп тора...

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылында тырыш, максатчан кешеләр күп. Шундыйлар арасында алгы сафларда торучы Кәримовлар гаиләсе дә бар. Алар турында ишетеп, тормышларына читтән торып кына да бик соклана идем. Күрешеп сөйләшкәч, яшәешләрен эчке яктан күзәткәч, соклануым бермә-бер артты.

Өйдә кем баш булуы балаларның исемнәреннән күренеп тора...

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылында тырыш, максатчан кешеләр күп. Шундыйлар арасында алгы сафларда торучы Кәримовлар гаиләсе дә бар. Алар турында ишетеп, тормышларына читтән торып кына да бик соклана идем. Күрешеп сөйләшкәч, яшәешләрен эчке яктан күзәткәч, соклануым бермә-бер артты.

Зур, матур ике катлы өй... Бизәкләп эшләнелгән тимер капка... Ишек төбендә әллә ничә пар аяк киеме!.. Ирексездән елмаеп җибәрдем. Гаиләнең бәхетен тасвирлаучы күренеш – шушы аяк киемнәре бит ләбаса!

Өйдә ике нәни сабый тәмләп йоклый иде. Берсе – бала, берсе – онык... Яшь арасы – нибары бер айга якын. Илсур абый һәм Әнисә апа гаиләсе хәзерге заман гаиләләренең күбесеннән ишле булуы белән аерылып тора. Алар – дүрт кыз һәм бер малайның кадерле һәм үрнәк әти-әнисе. Иң олы кызга – 23 яшь, иң кечкенә уллары Илнурга – ике ай.

Кәримовлар гаиләсе хайваннар үрчетә: бүгенге көндә аларда 6 елкы, 15 сарык, 3 үгез бар. Былтыр бозаулар саны 18 булган, быел печән мулдан булмавы аркасында, мөгезле терлек санын киметергә туры килгән. Печәнне Илсур абый үзе әзерли: пай җирендә үстереп, үзе ясаган комбайн белән ура.

Авылдашларыннан тимер җыю машиналар белән эшләүдә нык ярдәм итә икән: сатып алу һәм тапшыру бәяләре аермасыннан алынган табыштан тыш, техниканы төзекләндерүгә һәм ясауга тимер эзләп азапланасы юк. Комбайнга өстәп, Илсур абыйның кул астында трактор, ауга йөри торган машина, җиңел автомобиль һәм зур йөк машинасы бар.
– “Үзең тырышып тапмасаң, атаң байлыгы бер айлык” диләр бит. Кемнәндер ярдәм көтеп ятмадык, барысын да үзебез булдырдык. Бу йортны да үз кулларыбыз белән төзедек. Яшь чак, кулда акча юк. Урманда эшләгән өчен агач бирәләр иде. Үзем кисеп, үзем трактор белән ташыдым. Хәзер генә ул башта акча туплыйлар, аннары гына өй төзиләр, – ди ата кеше.

Кулыннан килмәгән бер эш тә юк ахры: өйне төзекләндерү булсынмы, койма тоту яки капка ясаумы – барысын да үзе башкара. Элегрәк авылдашларына тәрәзә кырыйларына агачтан бизәкләр дә ясап бирә торган булган.
– Койманы гына ничә тапкыр алыштырырга туры килде. Гел яңа төре чыгып тора, минем дә заманадан калышасы килми бит, – дип көлә Илсур әфәнде.

Өйдә кем баш булуы балаларның исемнәреннән дә күренеп тора, барысы да “и” хәрефенә башлана: Илвена, Илвира, Илүзә, Илмира, Илнур. Әлбәттә, ир-ат дәрәҗәсе исемнәрдә генә чагылмый: Илсур абый газиз кешеләрен бар яклап тәэмин итә: яшәү шартлары ягыннан да, финанс яктан да... Хәтта иҗади яктан да балалары өчен өлге ул! Эштән беразга бушаган арада, гаилә башлыгы кулына гармун яки баян алып, йөрәктәге хисләрне уятып җибәрә. Күңел түрендәге моңны тирә-юньдәгеләргә бүләк итәргә курай да булыша аңа. Ә көйләрне Илсур абый гитарада иҗат итәргә ярата икән. Әйе, әйе, ул әле көйләр һәм шигырьләр дә яза.
– Минем бабам сугыштан соң тагын бер ел Германиядә хезмәт иткән. Шунда скрипка сатып алып, уйнарга өйрәнеп кайткан. Бөтен концертларга да аны чакыра торган булганнар, хәтта якын-тирә авылларга да. Кыллы уен коралына мәхәббәтем бабамнан күчкәндер инде.

Гаиләдә барысы да диярлек иҗатка тартыла. Әле күптән түгел генә Чаллы шәһәрендә хәйрия концертында танылган артистлар белән бергә чыгыш ясап кайтканнар. Берничә ел элек Әнисә ханым “Нечкәбил” бәйгесендә үзен күрсәткән, олы кызлары Илвена 2017 елда республика күләмендәге “Татар кызы” конкурсында катнашып, “Иң җитез кыз” номинациясендә җиңгән. Югары Тегермәнлек бәйрәмнәре аларның катнашыннан башка үтми. Күрше авылларга да чыгыш ясарга байтак йөргәннәр. Җыр, бию, шигырь сөйләү, уен коралларында уйнау – барысын да булдыра алар. Илвена да әтисеннән гитара кылларын чиертергә өйрәнгән. Әнисә апа тел остасы буларак чыгыш ясый һәм сценарийларны төзи икән. Белгечлеге буенча ул – фельдшер. Хезмәтенә тугры калып, Түбән Тегермәнлектә халыкның сәламәтлеген кайгырта. Илсур абый исә район үзәгендә коткаручы вазыйфасын башкара. Янгын һәм юл хәлакәтләре вакытында беренчеләрдән булып ярдәм кулын суза.

Икенче кызлары Илвира рәсем ясарга оста һәм бик яхшы укый икән. Дәрес хәзерләргә әти-әнисенең булышканы булмаган. Илүзә дүрт яшеннән бирле сәхнәләрдә җырлап йөри ди.

Балалар дәү әни тәрбисен дә күреп үсүләре белән бәхетле. Бер үк ишегалдындагы башка йортта 74 яшьлек Рауза исемле карчык көн күрә. Аны аерым яши дип әйтеп тә булмый: ачык тәрәзәсеннән кечерәк балаларның чыр-чу килгәннәре ишетелеп тора иде. Ике як та бер-берсенә көнгә әллә ничә тапкыр кереп, өч буынлы тату гаилә булып яшиләр. Оныкчык та кайтканда дүрт буын бергә җыелыша.

Кәримовлар гаиләсе – тырыш кешеләр авылда да яхшы шартларда көн күрә алганлыкка ачык мисал. Андыйлар саланың горурлыгы, бизәге һәм тоткасы.

Дания Нәгыйм

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading