16+

Питрәч районында альп сөте җитештерәләр

Авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр бар. Шуларның берсе - Питрәч районының Тагаш авылыннан Ульяновлар гаиләсе, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Питрәч районында альп сөте җитештерәләр

Авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген һәр районда үз эшен ачкан һәм аны уңышлы алып баручы кешеләр бар. Шуларның берсе - Питрәч районының Тагаш авылыннан Ульяновлар гаиләсе, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

2019 елда алар шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сөтчелек тармагына ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан субсидия алганнар.

Терлекчелек белән Михаил беренче ел гына шөгыльләнми. Үз эшен биш ел элек үстерә башлаган. Һөнәре буенча - ветеринария табибы.

Хуҗалыгында айршир токымыннан ике сыер, альп һәм британия токымлы ике кәҗә асрала.

Яшь кәҗә һәм сыерлар рационына хуш исле төрле үләннәр кертелә. Фермада эшләү өчен үз техникаларын файдаланалар. Ашлык сатып алалар, ә печәнне үзләре хәзерлиләр.

Әлеге тырыш гаиләгә шулай ук якыннары да ярдәмгә килә.

Айршир токымы безнең климат шартларында үрчү өчен ярашлы санала, чөнки карлы һәм салкын кышларга җиңел яраклаша. Алар яхшы җитештерүчәнлеккә ия. Бозаулар таза һәм сәламәт туа.

Өченче тапкыр бозаулаганнан соң, 5,4 процент майлылыктагы 33 литр сөт бирергә сәләтле. Аңардан фермер май, эремчек, каймак һәм йогырт ясый.

«Бездә альп һәм Британия токымлы сөт кәҗәләре бар. Альп кәҗәләренең сөте уникаль, ә тәме ягыннан сыер сөтенә охшаш. Британия токымлыларның мамыклары Оренбургныкылардан яхшырак кабартыла. Аларның йоннарыннан без шәлләр һәм бияләйләр бәйлибез. Әлеге әйберләрне реализацияләү белән әлегә шөгыльләнмибез. Гадәттә, мамык эшләнмәләр туганнарыбыз һәм якыннарыбыз арасында тарала», - дип сөйли Михаил Ульянов.

Фермерның бу уникаль терлекләр санын арттыру һәм файдалы сөт җитештерүне киңәйтү нияте бар.
 

Фото:  agro.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading