Бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышы узды. Кунаклар утырышка хәтле күргәзмәләр белән танышып чыктылар.
«Казан ярминкәсе» мәйданына килеп кергәч, «кризис» дигәннәре капка артында калгандай булды. Ишегалдында берсеннән-берсе гайрәтле техника тезелгән, бер залда авыл хуҗалыгының һәр өлкәсен кризистан йолкып алырдай фән яңалыкларын тәкъдим итсәләр, икенчесендә карап кына түгел, ашап та, тәмләп тә булырдай ризык рәтләре тезелгән иде. Җитештерүчеләр дә үзебезнекеләр, ризыкларын да нинди генә тартмаларга, капчыкларга салмаганнар, кайберләренә кагылырга кыймассың. Әмма карап торып кына тамак туймый шул.
- Кризиска каршы көрәш чаралары кысаларында, без бәяләрнең тотрыклылыгын тәэмин итәргә тиеш. Сатуда булган продукциянең төрләрен киметүгә юл куярга ярамый. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, бездә бәяләрнең артык сикерүе, азык-төлек җитмәү сизелми, - дип башлап җибәрде Президент Рөстәм Миңнеханов та сүзен. - Бүген безнең төп бурыч - чәчүлек җирләрен киметмичә, барлык технологияләрне үтәп, язгы кыр эшләрен башкарып чыгу. Әлбәттә, ярдәм дә булачак. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә дәүләт ярдәме һәрвакыт бар һәм ул бик җитди ярдәм дияр идем. Бу акчаларны нәтиҗәле итеп кулланырга кирәк. Киләсе атнадан район башлыкларын банклар белән очрашуга чакыра башлаячакбыз. Язгы кыр эшләрен вакытында башкару мөһим, бу якынча өч атна. Аннан соң инде, акча булса да, югалткан вакытны кире кайтарып булмаячак.
Президент соңгы биш елда басуларда дымлылык җитмәү авыл хуҗалыгының икътисади ягына бик зур йогынты ясавын да искәртте.
- Шуңа да карамастан, бездә төп азык-төлек продукциясе җитәрлек күләмдә җитештерелә. Узган ел җитештерелгән продукциянең бәясе 189 миллиард сумга җиткән, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Миллионлы шәһәрләр арасында безнең республикада 13 төрле төп азык-төлек продукциясен иң түбән бәядән сатып алырга мөмкин. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә ярминкәләрнең оештырылуы зур ярдәм күрсәтә. Президент белдергәнчә, ярминкәләр шәһәр халкына авыл хуҗалыгы продукциясен 20-30 процентка арзан бәядән сатып алу мөмкинлеге бирә.
- Авыл хуҗалыгының нигезе ул - терлекчелек. Аны саклап калу, терлекләр санын киметмәү мөһим, - дип тә ассызыклады Президент.
Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов чыгышыннан күренгәнчә, республика буенча, гомумән алганда, терлек саны кимемәгән, дәүләт тарафыннан күптөрле ярдәм тәкъдим ителсә дә, бүген шәхси хуҗалыклар гына терлек асраудан китеп баралар.
- Терлек асрап яшәү бик мәшәкатьле. Ләкин бу - тормышның нигезе, тәрбиянең, яшәешнең нигезе. Авылның тотрыклылыгы - шәхси хуҗалыкларның ныклыгында. Кем сыерлы, шул сыйлы дигән мәкаль дә бар, - диде министр һәм район башлыкларын шәхси хуҗалыкларга бу өлкәдә ярдәм итәргә чакырды.
Министр агрохолдингларда җитештерүчәнлекнең түбән булуына да тукталды.
- Дәүләт ярдәменең күбесе сезгә китә. Аңлыйм, инвестицияләр өчен алынган кредитларның суммасы да зур, аларны да капларга кирәк. Ләкин инде нәтиҗә дә күренә башларга тиеш. Фермерлар, күмәк хуҗалык җитәкчеләре миңа үпкәләрен дә белдерәләр. Мин аларны аңлыйм, алар хаклы, - диде ул.
Республика буенча авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт җитештерүчәнлеге, узган елга караганда, арткан һәм 120 процентны тәшкил итә. Бер авыл хуҗалыгы хезмәткәренә 1,1 миллион сумлык товар продукциясе җитештерелгән. Кайбер районнарда бу сан ике миллион һәм аннан да артып киткән.
Марат Әхмәтовның:
- Без гел үсештә булырга тиеш, башка юл юк, - дигән сүзләре «Артка юл юк, безнең артта Сталинград» дигән кебегрәк тә яңгырады. Гомер-гомергә иң зур авырлык авыл халкы җилкәсенә төшкән. Бүгенге шартларда халык тулысынча барлык төр ризык белән тәэмин ителсен өчен дә авыл хуҗалыгының һәр тармагында эшләүчеләргә бик-бик нык тырышырга туры киләчәк. Ачның ачуы яман, диләр. Мул киштәләр - илнең тотрыклылыгы да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар