16+

Прививка ясатмаучыларның сөтләрен кабул итмиләр?!

Бу көннәрдә ватсапта авыл халкын аптырашта калдырган хәбәр таралды. Сөт тапшыручыларга юлланган хатта, аларны дөрес аңлауларын сорап, вакцина ясату мөһимлеге турында искәрткәннәр. Анда язылганча, район җитәкчелеге хуҗалыклардан сөт җыю буенча эшмәкәрләрне җыйган. Һәм авыл халкын шуның нәтиҗәләре белән таныштыралар.

1. Сөт җыючы эшмәкәр үзе вакцина ясаткан булырга тиеш.
2. Сөт тапшыручы хуҗалыкта яшәүчеләр дә (барлык гаилә әгъзалары да) шулай ук вакцина ясаткан булырга тиеш (медицина белешмәләре булганнардан тыш).
Шушы таләпләрне үтәмәгән очракта, сөт җыючы бу хуҗалыктан сөт алмаячак. Таләпләрне үтәү өчен 1 атна срок куела. Вакцинация ясаткан сөт тапшыручы хуҗалыклар исемлеген фельдшер барлап, сөт җыючы эшмәкәрләргә тапшырып барачак”.
Әлеге хатка ачыклык кертүне сорап, без иң элек Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Матбугат үзәге мондый күрсәтмә булмавын хәбәр итте.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан да, ведомство үз тарафыннан мондый карар чыгармады, без беркемне дә вакөина ясатырга мәҗбүр итмибез, диделәр.

Фото: http://alki-rt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading