16+

Радик Сафиуллин: «Мин урманда кәкре ботак эзләп йөрим»

Чәчәк нинди булса да, хатын-кыз күңеленә бер төрле тәэсир итә ул. Кулыма Радик Сафиуллинның агачтан ясалган, лак исе аңкып торган роза чәчәкләрен алгач, останың эшенә сокланып туя алмадым. Һәр таҗы, яфраклары шундый оста, күңел җылысын биреп ясалган. Әйтерсең чып-чын чәчәк. Оста да минем эшләнмәләрдән күзне ала алмаганымны сизде бугай: «Монысы...

Радик Сафиуллин: «Мин урманда кәкре ботак эзләп йөрим»

Чәчәк нинди булса да, хатын-кыз күңеленә бер төрле тәэсир итә ул. Кулыма Радик Сафиуллинның агачтан ясалган, лак исе аңкып торган роза чәчәкләрен алгач, останың эшенә сокланып туя алмадым. Һәр таҗы, яфраклары шундый оста, күңел җылысын биреп ясалган. Әйтерсең чып-чын чәчәк. Оста да минем эшләнмәләрдән күзне ала алмаганымны сизде бугай: «Монысы...

Радик абыйның эшләре чәчәкләр белән генә чикләнми: йорт ишек төбендә канатларын җәйгән бөркет очып китәм дип тора. Манарасын күккә чөйгән мәчет өстәл лампасы урынына түрдә тора, сәгатьләре исә убырлы карчык өенә кереп утырган... Бер сүз белән әйткәндә, останың фантазиясе чиксез, һәр җиһазда аның үзенчәлекле карашы, күңел җы­лысы бар.

- Алтынчы сыйныфта укыганда, әти кулыма балта тоттырды. Агач эшенә дә ул үзе өйрәтте. Мин нәселебездәге өченче буындагы балта остасы инде. Әти дә, бабай да авылда данлыклы балта осталары иде, - ди Радик абый.

90 нчы еллардагы кытлык, әйбер булмау да атасы өйрәткән эшкә кире кайтырга бер сәбәп була аңа. Төзелеш эшләрендә яшьтән кайнаса да, кечкенә мәчет манараларын ул әле ике-өч ел элек кенә торгыза башлый.

- Яңа гына өйләнешкән вакыт, кибеттә йорт җиһазлары юк. Аптырап тормадым, үзем аш бүлмәсе өчен гарнитур ясап куйдым. Ул вакытта бер мин генә ясамаганмындыр инде ул әйберләрне, кемнең кулы бераз эшкә ята, барысы да кыймылдагандыр. Агач эше күп вакыт ала. Хәзер инде әйберләрне кирәк булганга түгел, ә күңел тартканга ясыйм, - ди оста.
Бер «мәчет»не торгызу өчен бер айга якын вакыт сарыф ителә икән. Радик абый мәчетне ул чынбарлыкта ничек булса, шулай эшләргә тырыша. Бүрәнәләренә кадәр аерым-аерым кисеп, араларына сүс кыстыра. Материал буларак юкә, чыршы, каен агачы куллана. Бер үк вакытта оста кулына эләккән агач шакмаклар төрле җәнлекләргә әйләнергә дә, катлы-катлы биналар булырга да мөмкин. Әкият персонажлары - өч башлы аждаһалары да ут чәчеп сулый аның.

- Агач белән сөйләшеп эшләргә кирәк, шулай иткәндә генә аннан чын шедевр чыга. Кеше урманга табигать белән сокланырга килсә, мин кәкре ботак эзләп йөрим. Шул агач ботагыннан яхшы әйбер килеп чыксын өчен, аны остаханәдә ике-өч ел яхшылап киптерәм, - ди Радик абый.

Сафиуллиннар гаиләсе шәһәр йортында яшәсә дә, Радик абый яраткан эше белән тынычлап шөгыльләнә алсын өчен, остаханә төзеп куйганнар. Шунысы кызык, бу эшләнмәләрдән гаиләгә бер тиен дә керем килми. Радик абый аларны күңел җылысын биреп эшли дә иң кадерле кешеләренә бүләк итә икән.

- Мин аларның бәясен дә белмим, бу бит акча өчен ясалган әйберләр түгел, - ди оста, оялчан гына елмаеп.

Аңа каравы агачны юнып эшли торган пычаклар бәясе саллы. Яхшы эш кораллары кырык меңгә җитә икән. Шуңа да Радик абый пычакны да үзе ясый. Кирәксә, иптәшләренә дә биреп тора.
- Шунысы шатландыра, агачтан әйбер ясавымның файдасы башкаларга да тиде. Хәзер улымның яшьтәшләре минем янга: «Абый, өйрәт әле», - дип, кызыксынып киләләр. Аңламаганнар инде: «Ничек түзеп утырасың, минем сабырлыгым җитмәс иде моңа», - дип гаҗәпләнә. Мин исә эш өстәле артында, киресенчә, тынычланам гына, - ди Радик абый.

Заманында иптәш малаеннан кызыгып, фанерага рәсемнәр дә төшереп караган ул, моңа кадәр бер дә тотынганы булмаса да, күз явын алырлык матур сәнгать эшләнмәләре килеп чыккан.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading