16+

Сабан туе булса шундый булсын!

Хәзер авыл Сабан туйлары да шоуны хәтерләтә. Әллә никадәр акчалар түгеп алып баручылар, артистлар чакыртыла, тамаша кылырга элеккеге кебек күрше-тирә авыллар гына түгел, башка районнардан да киләләр. Күпкә китсә, көн дә майлы ботка да туйдыра дигәндәй, ни дисәң дә, шул элеккеге авыл апа-абыйлары җырлап, авыл агалары көрәшеп, өч тиенлек бүләк...

Сабан туе булса шундый булсын!

Хәзер авыл Сабан туйлары да шоуны хәтерләтә. Әллә никадәр акчалар түгеп алып баручылар, артистлар чакыртыла, тамаша кылырга элеккеге кебек күрше-тирә авыллар гына түгел, башка районнардан да киләләр. Күпкә китсә, көн дә майлы ботка да туйдыра дигәндәй, ни дисәң дә, шул элеккеге авыл апа-абыйлары җырлап, авыл агалары көрәшеп, өч тиенлек бүләк...

Мамадыш районының Ташлык (чын атамасы Күк Чишмә) авылы Сабан туен узган ел мактап бетерә алмаган иде танышлар. Тау куенында сыенып урнашкан җиде йортлы Ташлык Сабан туен быел үземә дә күрү насыйп булды.
Берничә ел элек кечкенә авыллардагы Сабан туйларын зур авылларга кушып үткәрә башладылар. Шул вакытта Ташлык авылыннан чыккан бертуган Фәйзуллиннар авылларындагы Сабан туен сүндерми, үз көчләре белән үткәрә башлаганнар иде. Аларга башка авылдашлары да кушылды: бәйрәмгә кайткан һәр кеше «күчтәнәч» белән килә. Әнисе шушы авыл кызы булган Камал театрының яшь артисты Эмиль Талипов та, якташларына кушылып, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәргән. Хәзер дистәгә дә тулмаган йорты булган Ташлык Сабан туе Камал артистлары белән үтә. Әле генә чын авыл Сабан туе дип авыз корыткан идең, тагын артистлар турында язасың диярсез. Тик монда артист белән Сабантуйга килүче арасында бернинди аерма сизмисең. Авылдашларына исеме белән якын итеп, хөрмәт белән дәшкән, бәйрәмне алып барган Эмильне дә танылган артист дип уйламассың, ул үзен шул авылның гап-гади бер малае кебек тота. Үзе турында «карт алаша тайга ияргән» дип шаяртучы, халык сораган җырларны башкарган Әсхәт Хисмәт, уеннар, биюләр, конкурслар оештырып йөргән Ришат Әхмәдуллин, Ирек Кашапов, ул көнне дүртенче Сабан туенда халыкны җырлатып, биетеп йөрүче Олег Фазылҗанов та, җырчы егет Илназ да авылча гади булулары белән чын бәйрәм ясадылар. Афәрин, егетләр!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading