16+

Самавыр-чишмә челтерәп ага...

Казан - Пермь трассасының Караширмә турысында алтынсу йөгертелгән дәү генә самавыр пәйда булды. Борыныннан тешләрне камаштырырлык салкын, саф чишмә суы челтерәп ага.

Самавыр-чишмә челтерәп ага...

Казан - Пермь трассасының Караширмә турысында алтынсу йөгертелгән дәү генә самавыр пәйда булды. Борыныннан тешләрне камаштырырлык салкын, саф чишмә суы челтерәп ага.

Төбәгебезнең танылган эшмәкәре Рифкать Зыятдин улы әлеге «могҗиза»ны полиэтилен торба белән тау битендәге чишмәдән «китергән».
- Чишмә янына зур савыт куйдык та шуңа торба тыктык. Су үзеннән-үзе килә, насос-фәлән куеп торасы юк. Тавыш-тынсыз гына агып ятмасын, кешеләргә дә файда итсен, дидек. Теләчедә яшәүче тимер эретеп ябыштыру остасы Хәмзә Әхмәров, улы Нияз белән, шушы күркәм самавырны һәм күперчекне ясап бирде.
Күргәнегезчә, аста да чишмә, ял итү урыны бар. Аны быел Иске Җөри авылы җирлеге төзекләндерде. Анда төшәргә шактый ерак. Кар-бураны, яңгыры бар дигәндәй... Ә самавыр-чишмә туктап су алу, авыз-битне чылатып, юып, дога кылып китү өчен уңайлы. Ни әйтсәң дә, чишмә, гомумән, су безнең өчен изге төшенчә, - дип, үзенең куйган хезмәтенә аңлатма биреп китте ул.
Бу Рифкатьнең чишмә ачу, төзекләндерү белән бәйле беренче генә гамәле түгел. Моннан берничә ел элек ул туган авылы Кибәчедә (Саба районы) җиде чишмә ачып, аны төзекләндереп, авылдашларына бер дигән ял итү урыны әзерләгән иде. «Җидегән чишмә» җырындагы җиде чишмә кебек, бу ансамбль аның әнисенең исеме белән «Зөлхиҗә чишмәсе» дип аталды. Монысын, мөгаен, «Рифкать чишмәсе» дип йөртерләр... Хәер, хикмәт исемдәмени?! Йөрәктә, дигән бит берәү. Аның әһәмияте халыкка кирәк булуында, аңа хезмәт итүендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading