16+

Шәңгәлче уңганнары: дөяне Чувашстаннан 100 мең сумга кайтартканнар

18 апреля 2025, 13:59
3108
0
0
Уку өчен 4 минут

Түбән Каманың Шәңгәлче авылы халкы, җыр-моңга оста булу белән беррәттән, һөнәрчеләр дә икән.

Шәңгәлче уңганнары: дөяне Чувашстаннан 100 мең сумга кайтартканнар

Түбән Каманың Шәңгәлче авылы халкы, җыр-моңга оста булу белән беррәттән, һөнәрчеләр дә икән.

“Авылым җәүһәрләре” фестиваленә баргач, шәңгәлчелеләрнең уңганлыгына сокланып кайттык без.

Шәңгәлче авылы мәктәбе директоры Айдар Борһанов тал чыбыгыннан оста итеп кәрҗиннәр һәм читәннәр үрә. Көндәлектә пластик савытлар кулланылса да, кәрҗин үрү һөнәре югалмасын иде дигән фикердә ул. Бу эшкә авылдашы Рөстәм Мостафиннан өйрәнгән.

Тал чыбыкларын яз башында яки көз ахырында җыя. Җәйгә табарак чыбыклар сына башлый, иң җайлысы – язын җыелган яшел чыбыктан үрү, ди. Җыеп куйган очракта, киптереп, куллана башлар алдыннан парда тотарга кирәк дип киңәш итә.

Айдар Борһановның остазы Рөстәм Мостафин белән дә таныштык. Кәрҗиннәр үрүдән тыш, ул итеккә олтан салучы да.

– Бу һөнәр хәзер популяр саналмаса да, үзеңә, туганнарга, күрше-күләнгә итекләрен төзәткәләп бирергә туры килә. Заманасы башка хәзер, ә без бала вакытта әти, өйрәнегез, кирәк була, дип әйтә иде. Аның белән кара-каршы утырып, итек баскан вакытлар да булды. Ир-атка җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр, һөнәрең булып торса, кешегә ялынып йөрмисең, – ди ул.

Олтан салу өчен җебен дә үзе әзерли. “Гадәти кәтүк җебен кат-кат урап, сумала белән эшкәртәсең. Аннары, шома йөрсен өчен, балавыз, каз мае яки сабын белән ышкыйсың. Алай иткәндә нык була” ди оста.

Гомер буе тракторчы булып эшләгән Рифат Миризиев үз кулыннан трактор ясап куйган әнә. Җир сукаларга да, тырмаларга да ярый ди, арба тагып та йөреп була. Ат та кирәкми, үзең дә бакча казып ватылмыйсың, тракторыңны үрләтәсең дә ярты сәгатьтә эшеңне бетереп керәсең.

Аш-су рәтләрен дә әйләнеп килергә булдык. Зелира Вәлиева кош теле белән чәк-чәк пешерү остасы икән. Пенсиягә чыкканчы сатучы да, совхоз ашханәсендә пешекче дә булып эшләгән. Диспетчер да, социаль хезмәткәр дә булган. Ә чәк-чәк пешерү осталыгы аңа әнисеннән килгән. Туйларга чәк-чәкне гел аңардан ясаталар иде, ди әңгәмәдәшем.

Баллы ризыклары белән махсус операциядә катнашучы егетләрне дә сыйлап тора, дип мактый аны авылдашлары. Өй токмачы да әзерләп җибәрергә өлгерә. Гомумән, авыл халкы бик актив һәм бердәм. Сугышчы егетләргә тушенкаларга хәтле ясап җибәргәннәр. Авылда урын-җире, эчке киемнәр дә тегеп җибәрүчеләр бар, дип сөйләделәр безгә.  

Өченче баласы белән декрет ялында булган Эльвира Зәйнуллинадан авылдашлары тәмле тортлар сорап ала.

– Дамирә әбием гомер буе пешекче булып эшләгән. Аш-суга хирыслык аңардан килә дип уйлыйм. Тортларны бер блогердан күреп пешерә башладым. Аның рецептлары бик уңышлы килеп чыга. Ә иң мөһиме күңел биреп эшләргә кирәк, – ди.

Шәңгәлченең билгеле умартачысы Шамил абый Әсхәдуллин ярминкәгә балдан ясалган кремнар алып чыккан. Кулга яки биткә сөртергә дигәне түгел, ашый торганын. Моның өчен махсус крем ясый торган җайланма да алган.  

– Аның илле литрлы савыты бар. Шуңа сыек балны тутырасың да, кабызасың. 15 минут әйләнә дә 45 минут ял итә. Атна буе шулай эшләп тора. Крем хәленә килгәч, тәм бирә торган махсус тәмләткечләр, әйтик, киптерелгән җиләк салына. Какао белән уылган чикләвек тә кушкалыйбыз. Халык арасында ихтыяҗ булгач, без дә эшләп карарга булдык. Кремыгыз бармы дип сорап килүчеләр бар, – ди умартачы.   

Шамил абыйның умарталыгы шактый зур: илле биш корт оясы бар. Чын балны ничек аерырга дигән сорауга ул бөтенләй аптырады. Чын булмаган балны мин белмим, дип елмайды.   

Шәңгәлчедә дөя асраучы барлыгы турында Казаннан ук ишетеп килгән идек. Дөя күргәзмәгә килергә теләмәгән, киреләнгән. Шуңа да Мансур Дәминов хуҗалыгына аны күрергә үзебез юл тоттык. Ниләр генә юк монда! Зоопарк диярсең!

Куяннарның “французский баран” дигән токымын үрчетә. Аларның авырлыгы җиде килограммга кадәр җитә, шуңа өстәп бик үрчемле, ди Мансур. Тавыклары да гадәти түгел, китайская шелковая белән лакеданзи токымлылар. Лакеданзи дигәне песи кебек бик ягымлы, балалар аны бигрәк тә ярата, ди әңгәмәдәшебез.

Фазаннары качты, безнең янга чыкмадылар. Аның каравы күркәләре бик аралашучан.

– Үзләре килеп сырпалана, башларын муенга куеп торалар, – ди зоопарк “хуҗасы”. – Баласы атасыннан көнләшә, сугыша башлагач, баласын сатып җибәрдем.  

Тавис кошлар да киребеткән булып чыкты. Аларның да чыгасы килмәде. Ә менә дөя бик ягымлы, яныбыздан китмәде дә. Бәясе дә бар икән үзенең! Чувашстаннан 100 мең сумга кайтартканнар. Кышны яхшы чыккан. Печән, шикәр, кәбестә, ипи ярата ди. Әле тагын аңа иптәшкә Зефир атлы пони да бар икән. Анысы Башкортстаннан алып кайтылган.

– Болар барысы да күңел өчен, балалар хакына. Алар да күреп үссеннәр, интернетта гына утырмасыннар дидем. Шушында чыгып, уйнап йөрүләрен күрү генә дә рәхәт, – ди Мансур.

Шәңгәлченең бөтен һөнәрчеләре белән танышып өлгереп булмады. Агач остасы, рәссам, теплицада үсентеләр үстереп сатучылар да яши диделәр монда. Алары белән икенче сәфәребездә танышып кайтырга насыйп булсын! Ошады безгә шәңгәлчеләр! Ягымлы. тырыш, ачык кешеләр!








 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading