16+

“Сезнең тәҗрибәгезнең авыл мәктәпләренә дә барып җитүе кирәк”

Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында Россиягә каршы санкцияләр кертелү шартларында эшмәкәрләр алдында сәүдә һәм икътисади төбәкара элемтәләрне ныгыту бурычы торуын билгеләп үтте.

– Илнең икътисади тотрыклылыгын һәм азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүгә барыбыздан да лаеклы өлеш кертергә кирәк. Бергәләп барлык авырлыкларны да җиңә алырбыз. Эшмәкәрлек өлкәсендә алдан сызылган юллар булмады. Һәркем үз сукмагын үзе салды һәм сезнең тәҗрибәгез башкалар өчен ул стимул, – диде Васил Шәйхразыев Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында.

Авылларның картая баруын һәм иске карашларга корылган авыл тормышының яшьләрне җәлеп итә алмавын да ассызыклады ул.
– Ә эшмәкәрлек ул – яңалык. Яшьләрне авылга төпләндереп калырга телибез икән, аның бердәнбер юлы – заманча яшәү мөмкинлекләрен тудыру. Бүген авыл мәсьәләләре нык кискенләште. Сезнең тәҗрибәгезнең авыл мәктәпләренә дә барып җитүе кирәк. Аларның бер өлеше сезнең ярдәм белән кәсеп юлына баса алса, бу игелекле эш булыр иде. Базар шартларында эшләп абруй казанган матур үрнәк сез, – диде Милли Шура рәисе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading