16+

«Азат кулын кайда сындырган? Быел көрәшә алмый инде, бик жалко...»

Актаныш егете, Чаллы командасы көрәшчесе Азат Габдрәшитовның соңгы вакытларда гипслы кулын күргәч, көрәш дөньясындагылар: «Чемпионга нәрсә булды икән? Кулын кайда сындырган? Быел көрәшә алмыймы инде?» - дип борчылып кызыксынды.

"Батырлар илендә" телеграм каналында да бу хакта сорап язганнар иде. Азат хастаханәдә операция ясатып чыкты. Чемпион белән хәл белешеп тордык. Аннан чыккач, Чаллы командасын, көрәш дөньясындагы якын дусларын җыеп, табын әзерләп, матур итеп бәйрәм оештырды Азат. Чаллы Сабан туенда батыр калучы көрәшчеләр ел саен шулай эшли икән. Бу - аларның матур бер традициясе.
- Азат, кайда имгәндең? Операция ничек узды?
- Чаллы Сабан туенда үз авырлыгымда финалда көрәшкәндә, урта бармакның сеңерен өздердем. Шуннан соң бармакны гел бәйләп көрәшә башладым. Чөнки бармак эшләмәде, бөкләнмәде. Шушы араларда операция ясаттым.

- Хәзер хәлләр ничек?
- Хәлем әйбәт. Гипс белән йөрим. Бармакның сеңере әлегә көчсез. Гипс эчендә бармакны әкрен генә селкеткәлим. Табиблар шулай хәрәкәтләндереп торырга кушты.

- Тренировкаларга кайчан кайта алырсың?
- Алла боерса, сентябрь уртасы яки азагына таба әкрен генә тренировкаларны башлап җибәрермен, дип уйлыйм.

- Сәламәтлән, Азат! Алга таба имгәнүләрсез көрәшүләр насыйп булсын инде. Һәр спортчыга да!
- Рәхмәт! Имгәнүләрсез яхшы да бит. Нишлисең... Спорт ансыз гына булмый шул.

Лилия Йосыпова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading