16+

Шешәләр пингвин әйләнә

Авыл җирендә, бигрәк тә җәен, тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш... Чүп утыйсы, печән чабасы, көтү каршы аласы, кышка кайнатмалар әзерлисе дисеңме... Буш вакыт калмый да диярлек... Ә менә Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшәүче инглиз теле укытучысы Алинә Яруллина барысына да вакыт табарга тырыша. Ире белән 7 мең...

- Төрле йогурт, майонез савытларын, иске чиләкләрне, чәйнекләрне атмыйм мин. Шуларга яңа сулыш өреп, фантазияне эшкә җигеп, һәрберсенә кулланыш табам. Литр ярымлы сок шешәләрен буяп куйгач, пингвинга, йогурт савытларын кисеп таҗлар ясагач, чәчәккә әйләнә, матурлык яратсаң, барысына да вакыт табыла инде, - ди Алинә.
4 яшьлек кызы Зәринә дә гел әнисе янында, чәчәкләр утырта, сулар сибә. Быел беренче сыйныфка бара торган улы Илсаф исә әтисенә зур ярдәмче. Кечкенә генә булса да, сәнәк күтәреп печәнен дә кертә, мал-туарын да карарга булыша.
- Бергә эшләгәндә арыганлык та сизелми, балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк, эш берләштерә бит ул, - ди Яруллиннар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading