16+

«ШК» журналистлары Кайбыч авылларын күреп кайтты (ФОТО)

Бәрәңгене - орлыктан, тракторны - машинадан Редакциябез белән кайларга гына сәяхәт итмибез, чит төбәктәге татар авылларына да берничә тапкыр барганыбыз бар, ә менә якындагы Кайбыч районында бик күптәннән булганыбыз юк иде. Ниһаять, Кайбычка да чират җитте. Мәктәп укучысы трактор ясаган Кайбычның истәлекле урыннары белән таныша-таныша, мәктәпкә килеп җиттек. Ул көнне...

«ШК» журналистлары Кайбыч авылларын күреп кайтты (ФОТО)

Бәрәңгене - орлыктан, тракторны - машинадан Редакциябез белән кайларга гына сәяхәт итмибез, чит төбәктәге татар авылларына да берничә тапкыр барганыбыз бар, ә менә якындагы Кайбыч районында бик күптәннән булганыбыз юк иде. Ниһаять, Кайбычка да чират җитте. Мәктәп укучысы трактор ясаган Кайбычның истәлекле урыннары белән таныша-таныша, мәктәпкә килеп җиттек. Ул көнне...

Бәрәңгене - орлыктан, тракторны - машинадан
Редакциябез белән кайларга гына сәяхәт итмибез, чит төбәктәге татар авылларына да берничә тапкыр барганыбыз бар, ә менә якындагы Кайбыч районында бик күптәннән булганыбыз юк иде. Ниһаять, Кайбычка да чират җитте.
Мәктәп укучысы трактор ясаган
Кайбычның истәлекле урыннары белән таныша-таныша, мәктәпкә килеп җиттек. Ул көнне монда «Эзләнү» дип аталган зонаара фәнни-практик конференция бара иде. Быел ул өченче тапкыр уздырыла. Чарада Иделнең аръягы зонасына караган алты муниципаль районнан укучылар катнаша. Бу юлы йөздән артык эш тәкъдим ителгән. Кайбер укучыларның чыгышларын журналистыбыз Зөлфия Хәлиуллина да тыңлап чыкты. Укучылар бик эзләнеп әзерләнгәннәр. Темалар да төрле, гадәти булмаган. Әйтик, яран гөле кайдан килеп чыккан? Шәкүр карак кем ул? Һәм башкалар.
Кайбыч урта мәктәбендә Россия Президенты премиясе лауреаты Илһам Гыйниятуллин да укый. Аның белән дә очрашып сөйләштек. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында, сәләтле яшьләрне барлаганнар. 100дән артык укучы арасында Илһам да Татарстан Президенты стипендианты һәм Россия Президенты премиясе лауреаты исеменә лаек дип табылган. Ул барысын да үзенчәлекле трактор моделе белән шаккатырган. Модельләр проектлау белән егет Биектау районы Коркачык авылында узган авиашоуга баргач кызыксына башлаган. Анда күргәзмәдә төрле техниканың модельләрен күреп, үзенең дә нәрсә булса да уйлап чыгарасы килә башлаган. Олы Кайбычта «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге эшли. Егет, ике дә уйлап тормыйча, шунда түгәрәккә язылган. Һәм үзәкнең директоры Рифат Вәлиев белән трактор макетын әзерли башлаганнар. Бер ел дигәндә, тракторны җыеп та чыкканнар.
- Башта тракторның сызымнарын, схемасын ясадык. Аннары иске машиналардан нинди детальләрне, запчастьларны файдаланырга була икәнен уйлаштык. Тракторны җыйганда, күп өлешләр Газ-52 машинасыннан алынды. Бу трактор үзенең заманча, куллануда җиңел, эшләгәндә куәтлерәк булуы белән аерыла. Бәясе дә арзанга чыга, әйтик, аны 300 меңгә сатып булыр иде, - ди.
Казанда үткән «XXI гасыр Кулибиннары» бәйгесендә катнашып беренче урынны яулаган Илһам 30 мең сум премия белән бүләкләнгән. Ул акчаның бер өлешенә кесә телефоны алдым, ди. Хәзер яңа проект белән янып йөри. Автоматлаштырылган су тегермәне ясарга тели.
- Вакыт җитеп бетми әле. Быел тугызынчы сыйныфта бит мин, имтиханнарга әзерләнәсе бар, киләчәктә йә инженер-программист, йә журналист булырга хыялланам, - диде Илһам.
Мәктәпнең директоры Алия Биккулованың булдыклы, җитез, тырыш җитәкче икәне әллә кайдан күренеп тора. Шул арада мәктәптә урнашкан радиоүзәк аша игълан бирә ул, конференциядә укучыларның докладларын тыңларга да өлгерә. Мәктәп гөлләргә күмелгән, коридордагы «тере почмакта» сыерчык оясына кадәр урнаштырганнар. Ишегалдында да гаҗәп. Агачтан ясалган тегермән, арбалар, ботаклардан үрелгән читәннәргә кадәр бар. Җәйгә таба өч фонтаннары да эшли башлый икән. Биредә 400ләп бала белем ала. Мәктәп Чувашия Республикасындагы Тукай авылы мәктәбе белән дә тыгыз элемтәдә тора, аларны дәреслекләр, китаплар белән тәэмин итүдә катнаша.
Почет ордены иясе Борындыкта яши
Борындык авылын ра­йонның капкасы дип йөртәләр. Казан ягыннан килгәндә, Кайбычка җиткәнче, ул районның беренче авылы булгангадыр инде. Борындык әллә ни зур авыл түгел, 500ләп кеше яши. Авылдан биш чакрымнар ераклыкта тимер юлы уза. Борындык аша Бәрле елгасы ага. Бу авылга керүебез тикмәгә генә түгел. Борындыкта алдынгы сыер савучы Әлфия Биктаһирова яши. Аны хәтта Россиядә дә беләләр. Быел Әлфия апа Россия Федерациясенең югары бүләге - Почет ордены белән бүләкләнгән. Орденны аңа Түбән Новгородта тапшырганнар. Сайлап алынган 14 кеше арасында Татарстаннан ул берүзе генә булган.
Ни хикмәт, Кайбычның район үзәгендә кеше мыжлап торса да, авылларда тынлык. Сөенергәме моңа, көенергәме? Бер яктан, урамнарның буш булуы сагайтса, икенче яктан, «Татар авыллары көндез буш булырга тиеш инде, нормаль кеше эштә, кайсы ишегалдында җыештыра, урам буйлап нишләп йөрсен, менә исереп юлда йөрсә, борчылыр идең», - дип сүзгә кушыла шоферыбыз Альберт. Әлфия апа эш урынындадыр дип, фермага юл тоттык.
Әлфия апа 15 яшеннән бирле фермада эшли икән инде.
- Почет ордены зур бүләк, сезнең уңышларыгыз да мактанырлыктыр, - дим.
- Ни дияргә дә белмим инде, шундый зур бүләк бирерләр, дип башыма да китермәгән идем. 26 яшемдә бер Дан орденын алган идем, мактау грамоталары да шактый, әмма бүләк өчен эшләмим мин, бу яраткан һөнәрем, - ди Әлфия апа.
Пенсиядә дә эшләргә исәбе бар әле аның, 60 баш сыер савуны әллә ни авыр эш дип санамый.
- Шәһәрне яратмадым мин, китеп ит комбинатына урнашып караган идем дә, ай ярым дигәндә кайттым. Сагындым. Ике кыз, бер улыбыз бар, оныкларыбыз үсеп килә. Эшемнән канәгать, яшьләрнең фермага эшкә килмәүләре генә гаҗәпләндерә, җайлы гына эш югыйсә, хезмәт хакы да түләнә, ник килмиләрдер? - ди ул.
Балчыкка баткан ботинкаларыма карап, әңгәмәдәшемнең сүзләре турында уйланам: ник яшьләр фермага килми икән? Киләме соң инде, Әлфия апа! Фермага кереп җиткәнче үк, чыгасылары килә башлый бит яшьләрнең.
Бер якта җиде тәрәзә - Кошман өйләре
Кайбычның иң матур авылларының берседер бу, мөгаен. Һәр йорт үзенчәлекле монда, бер-берсен кабатламый. Агачларны бизәкләп, тәрәзә яңакларын челтәрләп ничек кенә матурламаган халык йортларын. Күбесенең өй алды юк, урам якта ук кыңгыраулы ишекләр тезелеп киткән. Тагын бер үзенчәлеккә игътибар иттек: бер якта җиде, сигез тәрәзәле йортлар күп монда. Авылга килеп керүгә, әллә кайдан агач каланча күренеп тора. Баксаң, ул сугышка кадәр үк ясалган булган. Авыл халкы, чиратлап, ут-күз булмасын дип, шул каланчада кизү торган. Берәр хәл була калса, чаң сукканнар. Авыл аксакаллары 1939 елларда Кошманда бик зур янгын булды дип искә ала. Коры килгән җәйдә ярты авыл - 100ләп йорт көлгә әйләнгән. Хәзер каланча тарихи һәйкәл буларак кына тора.
Кайбыч бренды
* Шәкүр карак турында легендалар бүген дә яши. Аны еш кына «татарның Робин Гуды» дип йөртәләр. Шәкүр Рәхимов данлыклы ат карагы булган. 1861 елда Чүти авылында туган. Шәкүр карак төркеме Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә кибетләр басып, складлар талап, ат урлап йөргән. Аны шулай ук ачлык елларында кулакларны талап, ярлыларга ярдәм иткән, хәерчеләргә ашлык, он, атлар да бирә торган булган дип сөйлиләр. Үзенең беркайчан да диярлек тотылмавы, хәйләгә оста булуы белән тарихка кереп калган.
* Галия Кайбицкая - танылган җырчы, Татарстанның халык артисты. Әтисе Мотыйгулла абзыйның балачагы Кече Кайбыч белән бәйле. Танылган артистның үзенең дә бу якларга килгәне булган. Псевдонимын да районга булган хөрмәтенә Кайбицкая дип алган. Район үзәгендә Галия Кайбицкаяның музее да бар.
* Урман хуҗалыгы. Кайбыч - үзенең имәннәре белән данлыклы, Татарстанда йөзьяшәр имәнлекләр сакланган бердәнбер урын. Араларында 350 елдан артыграк үскәннәре дә бар. Кайбыч урманчылыгында әзерләнгән имән чикләвекләре Россиянең төрле почмакларына орлык сыйфатында озатыла. Тарихи чыганаклар буенча, Петр патша боерыгы белән, Кайбыч имәннәрен корабльләр төзү өчен файдаланганнар.
* Балык хуҗалыгы. Районда күлләр бик күп, табигый сулыклар белән беррәттән, ясалма күлләр дә җитәрлек. Татарстандагы иң эре балык хуҗалыкларының берсе дә Кайбычта урнашкан. Биредә күбесенчә карп, сазан, толстолобиклар, ак амурлар үрчетәләр. Колангы авылы күлләрендә елына 120 тонналап балык тотыла.
* Кайбыч аучылык заказнигы Татарстанның сакланылучы табигый территориясе булып тора.
Көндез - бассейн, кичен - бильярд
Иң популяр җырларның берсе - «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» җырының сүзләрен Кошманнан Нәсимә Абзалова язган. Без килгәндә, Нәсимә апа урын өстендә ята иде. Инде берничә ел авырый ди, хәтере дә начарланган. Хәзер аны биш баласы чиратлап карый. Безне олы кызлары Наилә каршы алды. Әле яңа гына Нәсимә апаның ире Фәрит абый да район үзәгендәге бассейннан кайт­кан. Фәрит абый 82 яшендә булса да, егетләр кебек әле, күз тимәсен үзенә. 62 ел математика укыткан, мәктәп директоры булып та торган. 78 яшендә генә мәктәптән аерылган. Бер урында тормый Фәрит абый. 40 башка якын умарта тота. Быел гына нишләптер күп бал кортлары кышны чыга алмады, дип борчыла. Гомере буе ауга, балыкка йөргән. Кыш җиттеме, Фәрит абый чаңгыга баса, көн саен берничә кат бакчасын әйләнеп чыга икән. Кичләрен клубка бильярд, шашка, шахмат уйнарга йөри. Көндезләрен машинасына утыра да Кайбычка су коенырга бара. Бассейннан соң аппетитлар ачылып, кәефләр күтәрелеп китә, ди.
- Холкың нинди, шундый булып калырга кирәк. Ясалмалылык, ялагайлану кирәкми. Гадел булсаң, яшәве рәхәт. Үзеңне сүкмисең, үткән тормышың өчен үкенмисең, вөҗдан газабы кичермисең. Хәрәкәт бик кирәк. Гомер буе тәмәке тартмадым, кул кушырып утырырга яратмыйм, бүген үк иртәгә нәрсә эшләячәгемне планлаштырып куям, - ди Фәрит абый.
Фәрит абый 78 яшенә кадәр мәктәптә укыткан
Икенче икмәк уңышы нәрсәгә бәйле?
Салих Мотыйгуллинны Кошманда бәрәңге сортларын үрчетүче буларак беләләр. Ни коры бәрәңге уңмаган елларда да ул мул уңыш җыеп ала. Быел тәҗрибә рәвешендә, орлыктан бәрәңге үстереп карарга булган.
- 1983 еллардан бирле «адоретта» дигән бәрәңге сорты бар иде миндә. Хәзер ул сортны таба алмыйм. Бу бәрәңгегә тәме буенча тиңнәр юк. Шуңа да аны сак­лап каласым килде. 40 ел буена орлыгы начарланган инде, яңартырга кирәк иде. Быел тәвәккәлләдем дә алмасын аерып утыртып карадым. 24 февральдә утырткан идем, авырлык белән булса да, бер ай дигәндә тишелде алар үзләре. Бәрәңгенең «Ароза» дигән төрен дә яратып ашыйбыз, - ди Салих абый.
Бәрәңгенең уңышы күп очракта орлыкка бәйле дип саный ул.
- Гадәттә, орлыкка кечкенәрәк бәрәңгене калдырабыз, зурларын, матурларын ашарга куябыз. Бу дөрес түгел, киресенчә, орлык өчен иң нык төпләрдән, көрәк белән генә казып, зур бәрәңгеләрне сайларга киңәш итәм. Бәрәңгенең тиешенчә «күзләнеп» беткәнен көтәргә кирәк. Зурракларын ярып утыртырга да иренмәгез. Бәрәңге төп ризык инде ул безнең. 1978 елда йорт салып чыктык. Ул чактагы акчалар белән 1500 сум бурычым бар иде, 86 капчык бәрәңге сатып, шул бурычны түли алдым. Былтыргы уңыштан авырлыгы ике килога кадәр җиткән бәрәңге дә саклана әле миндә, - ди әңгәмәдәшем.
«Бәрәңгенең «адоретта» дигән сорты иң тәмлесе», - ди Салих абый.
Сүзен-сүзгә
Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин:
- Кайбыч районында 20ләп чиста татар авылы исәпләнә. Кечкенә салаларны да саклап калырга тырышабыз. Терлек үрчетү өчен шартлар тудырабыз, кибетләре булмаган авылларга махсус автолавкалар җибәрелә (28ләп хуҗалык исәпләнгән Каргалы авылында, әйтик, 93 баш, 14 хуҗалыклы Олы Колангы авылында 99 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. - ред.). Кайбычта шәхси хуҗалыкларда гына да 4 меңнән артык мөгезле эре терлек үрчетелә. Район советы карары белән, өч баштан артык сыер асраучы гаиләләргә, ярдәм йөзеннән, сөт саву аппаратлары тапшырылды. Районда 8 гаилә фермасы бар. Былтыр, «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы кысаларында, бер фермерыбыз - Рафаэль Фасахов грант отты. Ул атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Киләчәктә планда кымыз җитештерү дә бар.
Әлеге язмага кермәгән башка фотоларны моннан карый аласыз: http://shahrikazan.com/tt/2015-01-22-07-49-54/2015-01-22-08-06-57/item/9931-kaybyich-rayonyinyi%D2%A3-koshman-avyilyinnan-fotoreportazh.html

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading