16+

Шәхси хуҗалыкларга субсидияләр апрель-май аенда ук килеп җитәчәк

Шәхси хуҗалыгында сыер асраучыларга быел да субсидияләр бирү каралган. Бер сыерга – 2 мең, ике сыер булса, һәрберсенә 3әр мең, өч һәм аннан да күбрәк икән, 4әр мең сум күләмендә субсидия бирелә.

Моннан тыш, сыер асраучыларга ветеринария хезмәте күрсәтүгә тотылган чыгымнарның 300 сумы кайтарылачак, әгәр дә ветеринария чаралары уздыру өчен килешү төзелгән булса. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр иткәнчә, быел бу максатларга 350 миллион сум салынган.

Субсидия алу өчен, “Минем субсидияләр” сервисындагы “Шәхси кабинет” аша электрон гариза тапшырасы була. Мондый мөмкинлеге булмаганнар, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә ала. Андагы белгечләр алар өчен гаризаны электрон рәвештә үзләре җибәрәчәк, дип аңлатты министр урынбасары.  
– Быел субсидияләр халыкка апрель-май аенда ук барып җитәргә тиеш.  Бу зур ярдәм чарасы булып тора. Бүген республиканың шәхси хуҗалыкларында 100 мең сыер, 300 мең мөгезле эре терлек бар. Фермер хуҗалыклары белән бергә алар республикада буенча тулаем продукциянең 50 процентын җитештерә, – дип сөйләде журналистларга Ришат Хәбипов. 

Узган ел бу төр субсидияләрне алу өчен 35 мең гариза кабул ителгән булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading