Шәһри Казан

Шәһәрне ташлап авылга кайткан Илнур Әхмәтов: «Бер сынап карагач, халык безнең кош-кортларны теләп ала»

Авылда кемнең ишегалдына гына кермә: каз, үрдәк, күркә. Аларның да нинди токымлысы, нинди томшык­лысы гына юк. Кемнәрдерңю. каз-үрдәкне иртә яздан алып үстерергә яратса, икенче берәүләр, өлгерә әле, дип, җәйнең икенче яртысында гына ала. Шулай итеп, хәзерге заманда чебешләрне көзен генә түгел, җәй буе саныйлар.


Апрельдән алып октябрьгә кадәр кош-корт сезоны. Бер җәйгә берничә тапкыр алып үстерүчеләр дә бар. Мондый мөмкинлек, шәхси хуҗалыкларда инкубаторлар барлыкка килгәч, аеруча киң таралды. Унбер йомырка салып ун бәпкә чыгара торган әнкә казларның токымы бөтенләй беткәндер дә инде (сүз уңаеннан, кемнәрнең казлары үзе бәпкә чыгара? Сезнең тәҗрибә белән уртаклашу бик кызык булыр иде. - ред.).

Әтнә районыннан Илнур Әхмәтов хуҗалыгындагы инкубатор берьюлы 45000 кош-корт чыгара ала.

Реклама



- Иртә яздан иң элек чебиләр чыга, аннан каз бәпкәләре, алардан соң чиратта - үрдәкләр. Җәй әйләнәсендә сатабыз да, үстерәбез дә. Кемгә ничек кирәк бит: кемгә - бер айлык бәпкәләр, кемгә - ун көнлек. Сатылмый калганны үзебез үстерәбез. Күрәсез, безнең монда ничек иркен. Саф һава, янәшәдә генә урман. Алар эчә торган суны да 142 метр тирәнлектән алабыз. Азык та табигый гына: арпа, бодай. Мин бәя бирүче түгел, бер сынап карагач, халык безнең кош-кортларны теләп ала, - ди Илнур Әхмәтов.

Ул кош-корт үстерү белән моннан җиде ел элек шөгыльләнә башлаган. Төп яшәү урыны - Казанда. Алай гына түгел, шәһәрдә дә көйгә салынган бер бизнесы бар: йорт җиһазлары ясыйлар. Тик боларның барысын бер читкә куеп, ул авылга тартылган.
- Офиста утыру туйдырды, - ди үзе.

Чынлыкта исә сәламәтлек үзен сиздерә башлагач, дәва итеп хәрәкәтне сайлаган һәм алданмаган. Аның өчен генә түгел, оныклар өчен дә үзенә күрә бер хезмәт мәктәбе булган. Җәйге каникулга барысы да авылга әби-бабай янына кайтканнар. Әле ул кошчылык өчен яңа ферма салып ята. Кыскасы, монда һәркемгә эш җитәрлек.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 14 декабря 2017 в 16:56
    Эш кешесе Хатын пыр тузына: – Син таң белән эшкә дип чыгып китәсең дә, кич җиткәч арып-талып кайтып керәсең. Юньләп ашап та тормыйча, караватка барып авасың. Иртән торасың да тагын чыгып китәсең... Кайда йөрисең син, ә? – Эштә, әлбәттә.
    71
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ