Чуашстанның Батыр районында урнашкан Шыгырдан авылында, халык соравы буенча берәмләп алкогольле эчемлекләр сатучы кибет-кафены эшеннән туктатып, хәләл, милли ризыклар тәкъдим итүче ашханә ачканнар.
Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов хәбәр итте.
Мансур хәзрәт әйтүенчә, авыл халкы Шыгырдан уртасында хәмер эчемлекләр сата торган кибеткә...
Чуашстанның Батыр районында урнашкан Шыгырдан авылында, халык соравы буенча берәмләп алкогольле эчемлекләр сатучы кибет-кафены эшеннән туктатып, хәләл, милли ризыклар тәкъдим итүче ашханә ачканнар.
Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов хәбәр итте.
Мансур хәзрәт әйтүенчә, авыл халкы Шыгырдан уртасында хәмер эчемлекләр сата торган кибеткә каршы булган.
"Бу РАЙПО бинасы, безнең авылда хәмер эчемлекләр сатучы кибет күп табышка ирешә алмый. Без күп тапкыр хатлар җибәргәч, моны РАЙПО директоры Петр Перепелкин аңлады. Ул безнең авыл җәмәгать киңәшмәсе утырышында катнашып, бу бинаны арендага алып, татар милли ашханәсен ачарга тәкъдим итте", - дип сөйли Мансур хәзрәт.
Бу вазифага авыл эшмәкәре Әсхәт Хөснетдинов алынган. "Сентябрь аенда эшләргә тотындык, капиталь ремонт ясадык. Аллаһы теләсә, алдагы көннәрдә тагын да хәләл ризык белән тәэмин итүче урыннар ачарбыз", - дип аңлатты ул.
Мансур хәзрәт Хәйбуллов әйтүенчә, ашханә ачылышында кеше күп катнашкан. "Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча, ашханә азан әйтеп ачылды", - ди ул. Аның фикеренчә, ашханәнең ачылуы Аллаһы Тәгаләнең хикмәте дип әйтерлек.
"Хәмер эчемлекләрен сатуларны киметү бөтенебезнең өстебездә булган бурыч. Без кешеләрне изгелеккә өндәргә, явызлыктан, хәрам булган эшләрдән тыярга тиеш. Дәүләт тарафыннан хәмер сату рөхсәт ителгән, законга каршы килә алмыйбыз. Әмма халыкны тәрбияләү безнең бурыч. Авылга килгән кунакларны да, затлы итеп, татар ризыклары, хәләл ашамлыклар белән кунак итү безнең өчен зур горурлык. Хәләл оешмаларның күз алдында күтәрелүе - Аллаһы Тәгаләнең бу эшкә бәрәкәт бирүе турында бер дәлил", - дип сөйләде Мансур хәзрәт Хәйбуллов.
Ашханәдә яшьләр белән очрашулар да оештыра башлаганнар. "Яшьләрнең бу культурага ияләшүе - дәреснең башы дигән сүз. Бүген Шыгырданда төрле тәрбиядәге балалар бар, әмма дини карашта булган, хәләл ризыктан ризыкланам дигән кешеләр өчен рәхәтләнеп утырырга бер урын булды, бу зур эш", - дип саный Диния нәзарәте рәисе.
Ул ашханә ачылганда әйткән сүзләрен дә искә төшерде: "Әгәр дә, кемдә кем җир йөзендә бер изгелекне гыйбрәт буларак күрсәтте икән, кыямәт көненә хәтле бу эш эшләнә икән, моның әҗер сәвабы бу кешегә барып тора. Менә беренчеләрдән булып Әсхәт абый ул эшне башлады. Аның үрнәген күреп башкалар да шундый адымга кереп китәләр икән, боларны эшләгән эшләреннән, беренче күрсәтүче кешегә әҗер сәвабы барып торыр", - дип чыгыш ясаган ул.
Шыгырдан Чуашстандагы иң зур авылларның берсе, татар авыллары арасында икенче урында тора, биредә 6 мең тирәсе кеше яши. Авылда алты мәчет бар һәм "Хәләл ризык" сәүдә йорты эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар