16+

"Суган утырткан урынны өч ел ял иттерәбез..."

Ел саен алар 500 тоннага кадәр суган үстерә, суганнары Сахалинга кадәр китә икән! Орлыкларны Чувашиядәге төрле кибетләр аша халыкка саталар. Марат әфәнде бакчачыларга суган үстерү буенча киңәшләрен дә бирде.

"Суган утырткан урынны өч ел ял иттерәбез..."

Ел саен алар 500 тоннага кадәр суган үстерә, суганнары Сахалинга кадәр китә икән! Орлыкларны Чувашиядәге төрле кибетләр аша халыкка саталар. Марат әфәнде бакчачыларга суган үстерү буенча киңәшләрен дә бирде.

Чувашия Республикасында яшәүче Марат Чебенов сезонына карап, 40лап кешене эшле итә. Ул ел саен 20 гектар чамасы мәйданда суган утырта. 
“Күп нәрсәне кул белән эшлибез. Бигрәк тә утырту, чүп утау кул көче белән башкарыла. Уңыш өлгергәч кенә яртылаш кул белән, яртылаш техника ярдәмендә җыябыз. Аннан сортларга аерабыз”, – ди Марат. 
Ел саен алар 500 тоннага кадәр суган үстерә, суганнары Сахалинга кадәр китә икән! Орлыкларны Чувашиядәге төрле кибетләр аша халыкка саталар. 
Марат әфәнде бакчачыларга суган үстерү буенча киңәшләрен дә бирде. 
– Үзебез өч төрле сорт белән эшлибез: “Штутгартер Ризен”, “Стурон” һәм “Кармен”. Коры елда уңыш азрак була. Без су сибәргә тырышабыз. Су сипмичә, уңыш алып булмый. Сезонга без 4-5 тапкыр, сеңдереп сибәбез. Суны көндез сибүнең файдасы юк, кич сибәргә кирәк. Җирне алыштырып торабыз. Бер урынга 3 ел суган утыртканнан соң, ул җиргә берьеллык үләннәр генә чәчәбез. Ул урынны өч еллап ял иттерәбез. Суган чәчәр алдыннан бер ел шул урынга бернәрсә дә чәчмибез, сукалап кына калдырабыз. Әгәр дә җирне алыштырмасаң, уңыш кими һәм суган чери башлый. Суган тиресле урынны да яратмый, – ди тәҗрибәле суган үстерүче Марат Чебенов. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading