Министр әйтүенчә, республикада ел саен заманча җиһазландырылган терлекчелек комплекслары сафка баса. Шуңа да карамастан, сөт җитештерү тармагында сыер савучыларның хезмәтеннән башка гына булмый әле.
- Иманым камил, биредә эшләренә чын күңелдән бирелгән һәм терлекләрне балаларын тәрбияләгән кебек караучылар җыелган. Бары тик шундый мөнәсәбәт булганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Зур булмаган авыл хуҗалыгы территориясендә Әтнә районы ышанычлы рәвештә 200 тонна сөт җитештерә. Бу - Татарстанның иң күп сөт бирә торган районы. Биредә ел саен 2-3 сөт комплексы төзелә. Сөт чишмәсе ташып торган районда менә шундый бәйге уздырылу бик әһәмиятле, - диде ул.
Быел һәм узган берничә елда республиканың абсолют чемпионы булган Сания Насыйбуллина суыткыч, акчалата премия белән бүләкләнде. Сентябрь башында ул Россия конкурсында Татарстан данын яклаячак.
- Колхозда эшли башлавыма быел 30 ел булды. Үз эшемнән бик канәгатьмен. Аны бер эшкә дә алыштырмас идем. Алдагы еллар белән чагыштырганда, фермада эш җиңелрәк. Бөтен эш автоматлаштырылган. Безнең эш көне сигез сәгатьлек. Бер сменага 1000 баш сыер туры килә. Бер сыерга 9600 кг сөт савабыз. Сыер савучының уңышы - технологияне саклап, дөрес итеп эшләвендә, дип саныйм. Бәйгегә килгәндә, аның һәркайсының үз авырлыгы. Унберенче тапкыр катнашсам да, һаман каушата. Ә сораулар көндәлек хезмәтебездә очрый торганнар, шуңа күрә аларга җавап бирү авырлык тудырмады, - диде чемпион сыер савучы Сания ханым.
Лениза Мостафина исә Әлмәт районының Бишмунча авылыннан килгән. Ул бу өлкәдә 28 ел эшли.
- Эш көнебез иртәнге дүрттә, кыш көне тагын да иртәрәк - сәгать 3тә башлана. Шулай да эшне бик авыр дип әйтәсем килми, чөнки чиләкләр белән сөт ташыйсы юк. Тик ни өчендер яшьләр килми. Бу эштә хайваннарның телен белсәң, шул җиткән югыйсә. Иң мөһиме - хезмәт хакын вакытында биреп баралар. Бүген 25 меңнән дә ким алмыйбыз. Кыш көне кулга 32-36 мең сум чыга. Анда инде сыерларның бозаулавына һәм күпме сөт савуга карап түләнелә. Бәйгедә быел икенче тапкыр катнашам. Призлы урыннар алмасак та, монда катнашу бик кирәк. Иптәшләр, хезмәттәшләр белән күрешәбез, башкаларның хезмәт шартлары белән танышабыз. Әлмәт якларында мондый комплекслар юк бит. Без инде биредәге хезмәт шартларына кызыгып кайтабыз. Бәйгене бер бәйрәм кебек кабул итәбез. Ашкынып, көтеп торабыз, - ди ул.
Комментарийлар