16+

Сыерга да шәҗәрә кирәк

Интернетта «Путин нәсел кайгырта» дип исемләнгән язмага тап булып укый башласам, сүз бөтенләй Путинның дәвамчыларына бәйле түгел, ә нәселле авыл хуҗалыгы терлекләре өчен федераль бюджеттан бирелә торган акча турында бара икән.

Сыерга да шәҗәрә кирәк

Интернетта «Путин нәсел кайгырта» дип исемләнгән язмага тап булып укый башласам, сүз бөтенләй Путинның дәвамчыларына бәйле түгел, ә нәселле авыл хуҗалыгы терлекләре өчен федераль бюджеттан бирелә торган акча турында бара икән.

Шулай да, кызык булып китте, нинди сыер яки сарык нәселле булып санала һәм моның өчен федераль бюджеттан акча бирелә соң? Мәсәлән, авылдагы Галия апа үзенең сыерын бик яхшы нәселле дип мактый, шулай да ул аның өчен бернинди дә акча алмый һәм алмаячак та. Республикада нәсел эшен кайгыртучы «Элита» ябык акционерлык җәмгыяте зоотехнигы Фәнил КӘБИРОВ белән очрашып, үземне кызыксындырган сорауларны бирдем. Сүзне, әлбәттә, акчадан башладык.
- Кемгә күпме бирәләр?
- Нәселле терлек үстерү, үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга куелган аерым таләпләр бар. Бу иң беренче чиратта хуҗалыкта ветеринарның, зоотехник, зоотехник-селекционерның булуы, аларның терлекләрне күзәтеп, тикшереп, барлык документларны төгәл итеп тутырып алып барулары кирәк. Аңлашылганча, сүз монда белгечләрне тота алырлык зур хуҗалыклар турында гына бара. Аерым хуҗалыклар да, хәзергә әле гаилә фермалары да бу шартларга туры килми. Ә инде нәселле дип аталган савым сыерын аерым карыйбыз икән, ул елына
5 000 литрдан ким булмаган күләмдә сөт бирергә, ел саен бер бозау алып кайтырга, ясалма орлыкландыру юлы белән каплатылырга, ветеринар, зоотехник тарафыннан куелган таләпләргә туры килергә тиеш.
- Яхшы нәселле эт-мәчеләрне генә алсак та, бәяләре, ай-һай! Сездәге нәселле үгезләр алтын бәяседер инде.
- Алай ук түгел. Россия эчендә 4 центнер авырлыгындагы үгез якынча 80 000 сум тирәсе тора. Аларның 5-6 ел хезмәт итәсен күз алдына китерсәк, бу зур бәя түгел дип уйлыйм. Быел Канададан үгезләр кайтартылырга тиеш, аларның төгәл бәясен хәзергә әйтә алмыйм.
- Кәгазьләргә генә ышанып, нәселле терлек дип алсак, ә ул гап-гади сыер булып чыкса?
- Алай гына алданырга исәп юк. Лабораториябез бар, ДНК анализы ясап, тикшереп карыйбыз.
- Үгезгә дә ДНК анализы ясаламы?
- Әлбәттә. Күз алдына китерегез, без 19 районга хезмәт күрсәтәбез. Без сайлаган, тәкъдим иткән үгезләр меңләгән бозауларның әтисе булачак. Ә бу ит тә, сөт тә дигән сүз.
Галия апаның сыерына кабат әйләнеп кайтсак, нәкъ кешеләрдәге кебек, кәгазең булмаса, елына 6 000 литр сөт бирсәң дә, әллә нинди дан-шөһрәт өмет итмә, көтүдәге гап-гади сыер булып кала бирәсең. Сүз дә юк, малкайларга, кешеләрдән аермалы буларак, әллә ни күп кирәкми. Чуар яулыклы апасы тәмле ашатса, вакытында савып, корыда йоклатса, көтүче чыбыркысы тимәсә - шул җитте. Ә Галия апа, теләсә, үзенең булачак бозавының әтисен «Элита»да эзләп табып, канадалылар белән туганлаша ала икән, монысы да начар түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading