Шәһри Казан

Сыерлар чүплектә туклана

Туган җиреңнең матурлыгын читкә чыккач аңлыйсың, диләр. Бик дөрес сүзләр. Абхазиянең кыргый табигатенә хозурланганнан соң, вакытлыча аерылган илемнең матур күлләре, чишмәләре, гаҗәеп бай урман-болыннары, анда утлап йөргән тырыш сөтлебикәләре күз алдына килде.

Чит илгә баргач, андагы вак-төяк кимчелекләрне күреп, үзебезнең зурракларын онытып, тегесе болай, монысы тегеләй дип нәрсәнедер чагыштырасың, бизмәнгә салып үлчисең. Машина юлында светофорларны хәтерләтеп ваемсызланып яткан, диңгез буенда йод исе иснәп йокыга талган, көн саен диңгезгә барасы юлыңда урнашкан чүп контейнерларында актарынган кызылсу сыерларны (алар бөтенесе дә бер төстә) күреп шаккатасың. Баксаң, Абхазия сыерларының төп туклану урыны шул чүп савытлары икән. Алар вакытларын көнозын шунда актарынып үткәрә ди. Үзең дә сизмәстән, карале, нинди ялкау икән мондагы малкайлар, дип уйлап куясың. Хәер, ашарга үләннәре булмагач, ни гаепләре бар инде аларның? Тамакларын туйдыргач, сөтлебикәләр таш юлдан сәяхәт итәргә кузгалалар...
Ә менә сөтләренең майлылыгы белән Абхазия сөтлебикәләре мактана ала. Хуҗабикәләре дә сер бирми, малкайларын шулай дип мактый. Мондагы сыерларның артларыннан күзәтеп йөрергә дә, иртән-иртүк торып көтүгә куарга да кирәкми. Иртән үзләре ничек чыгып китсәләр, шулай кайтып та керәләр. Сыерлар хәтта әллә ничә чакрымнарга кадәр китсәләр дә, өйләренә үзләре үк кире әйләнеп кайталар икән.
Чит ил сыерларының сөтләреннән ясалган сырны мин дә ашап карадым. Дөресен әйтәм, телеңне йотарлык ул. Чыннан да, чүп савытларында казынсалар да, мактанырлыклары да бар икән шул.
Шулай да, үзебезнең сыерлар күпкә яхшырак та, бәхетлерәк тә. Аларга диңгез буендагы йод исе ни дә, дулкын җиле ни? Рәхәтләнеп киң болыннарда йөрүгә, туйганчы яшел үлән ашауга ни җитә. Әле өйдәге хуҗаң берәр чиләк бәрәңге яки чөгендер дә әзерләп куйса...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: