16+

Сыерларга да косметика кирәк

«Әз генә җил дә ярамый инде сыерыбызга. Хәзер мастит килә дә чыга, аны дәвалый-дәвалый хәлләр бетә. Сөте дә шуңа күрә күңелгә бик ятып бетми», - дип сөйләгән иде бер апа. Сөтнең сыйфаты сыерның сәламәтлегенә бәйле шул. Ә нинди сөт эчүебез, нинди ит ашавыбыз исә безнең сәламәтлектә чагылыш таба. Туклану -...

Сыерларга да косметика кирәк

«Әз генә җил дә ярамый инде сыерыбызга. Хәзер мастит килә дә чыга, аны дәвалый-дәвалый хәлләр бетә. Сөте дә шуңа күрә күңелгә бик ятып бетми», - дип сөйләгән иде бер апа. Сөтнең сыйфаты сыерның сәламәтлегенә бәйле шул. Ә нинди сөт эчүебез, нинди ит ашавыбыз исә безнең сәламәтлектә чагылыш таба. Туклану -...

Соңгы вакытта күпчелек халык составында химия булган ризыклардан качарга тырыша. Үзебездә җитештерелгән биологик яктан чиста продуктлар, әлбәттә, беренче урында тора. Ит һәм сөтне республикада төп туклану продуктлары дип әйтергә мөмкиндер, шуңа күрә әлеге ризыкларның сыйфатлы булуы аеруча да әһәмиятле. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов ассызыклаганча, республикада сыйфатсыз сөт юк. «Без түбән сортлы сөт җитештермибез!» - диде ул. Балалар кухняларына да бары тик иң чиста, антибиотикларсыз сөт кенә җибәрелә. Алга таба республикадагы барлык сөт һәм ит ризыклары да биологик яктан чиста булачак. 2012 елдан республикада ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан биологик яктан чиста продукция җитештерү буенча киңкүләмле программа гамәлгә ашырыла. Программаның нигезендә академик, фән докторы һәм профессор Александр Савелов-Дерябин методикасы ята. Әлеге яңа ысул турында «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган очрашуда методиканың авторы А.М.Савёлов-Дерябин үзе сөйләде. Ул Мәскәүдән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килгән.
Иң чиста сөт эчәчәкбез!
Татарстан Республикасы алга таба иң чиста сөт һәм ит продукциясен җитештерүне үзенә максат итеп куя. Моның өчен академик А.М. Савелов-Дерябин методикасы нигезендә ясалган «Виватон» дип аталган яңа препарат кулланачаклар. Дөрес, аны республикада инде узган елдан бирле сыныйлар икән. Нәтиҗәләре дә куандыра. А.М.Савелов-Дерябинның сөйләве буенча, «Виватон» препараты бары тик дару үләннәре нигезендә генә ясала. Ул 62 төрдә эшләп чыгарыла (мазьлар, сабын формасында һ.б.). Автор аны үзе косметик чара дип атый. Препаратның төп үзенчәлеге - аның ярдәмендә сыерларда киң таралган мастит авыруын антибиотикларсыз дәвалап була. Препарат малның организмын кирәкле матдәләр белән баета, иммунитетын ныгыта, тукымаларны тернәкләндерә, вирус һәм бактерияләр белән көрәшә, тән температурасы югары булганда, аны төшерә һәм тагын бик күп дәвалау үзлекләренә ия.
40 мең баш сыер косметиканы сынап караган
Булат Камаловның әйтүе буенча, хәзерге көндә А.М.Савелов-Дерябин ысулы республикадагы 41 районның 127 хуҗалыгында кулланыла. Узган елның февраль-март айларында аны Биектау районының «Бөреле» ЯАҖдә сынап караганнар һәм сыерларда булган мастит авыруын дәвалаганнар, профилактика үткәргәннәр. Тагын шунысы әһәмиятле: яңа препарат белән бер сыерны дәвалауга нибары 470 сум киткән, ә антибиотиклар белән дәвалаганда 922 сум тотыла һәм бу вакытта сыер сөтен эчәргә дә ярамый әле. Ә «Виватон» өчен чикләүләр юк. Үләннәрдән генә торгач, сыерларны аның белән дәвалаган вакытта да чиста сөт алырга була. Бүгенге көндә яңа препаратны гаилә фермаларында да куллана башлаганнар инде. Мәсәлән, Кукмара фермерының сыерлары бик нәзберек булган. Яңа препаратны куллана башлагач, ул сыерларны дәвалауга ирешкән. Нәтиҗәдә сөттәге зарарлы соматик күзәнәкләр күпкә кимегән. Өстәвенә сыерларның сөте дә арткан. Хәзер ул җитештергән сөт иң югары сыйфатлы санала. Ә сыйфатлы сөт озак вакыт әчемичә саклана ала. Минзәлә районы фермерлары да препаратның файдалы булуына инанган.
Республикада А.М.Савелов-Дерябин методикасы буенча барлыгы 40 мең савым сыеры дәваланган. Быел аны - 100 меңгә, ә алга таба 120 меңгә кадәр җиткерергә ниятлиләр.
Препаратны үзебездә дә җитештерә башларга мөмкиннәр
2016 елга кадәр барлык сыерларны да «Виватон» белән дәвалап бетерергә уйлыйлар. Соңыннан исә профилактика эшләре алып барылачак. Әлеге методика Россиянең Калуга һәм Ростов өлкәләрендә, Украина, Молдова, Эстония, Литва һәм Австриядә, шулай ук башка җирләрдә дә кулланыла. Алга таба аны үзебездә үк җитештерә башларга да мөмкиннәр. Бу турыда «ТатХимПродукт» компанияләр төркеме җитәкчесе Александр Просвиркин әйтте. «Виватон» составына керә торган үләннәрнең күбесе республика болыннарында да үсә икән.
Кыскасы, алдагы елларда республика бары тик биологик яктан чиста сөт һәм ит кенә җитештерергә җыена.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading