16+

Тагын бал кортлары үлә

Умартачылар белән аграрийлар кайчан дуслашыр?

Тагын бал кортлары үлә

Умартачылар белән аграрийлар кайчан дуслашыр?

Аграрийлар кырларны эшкәртергә керешкәч, умартачыларның бөтен тынычлыгы бетә. Сәбәбе дә юк түгел, ике ел рәттән республиканың кайбер районнарында бал кортлары күпләп үлә. Умартачылар моны кырларга сиптерелгән пестицидлардан күрә.

Алар әйтүенчә, кайбер агрохолдинглар кортлар өчен аеруча куркыныч булган беренче һәм икенче класслы пестицидлар кулланалар. Аннары кырга агу сибәргә чыгасыларын кисәтмәү очраклары да бар икән. Алдагы елларда андый хәлләр чынлап та булды. Шуны истә тотып, ватсапта умартачылар, авыл хуҗалыгы идарәләре, ветеринария берләшмәләре, министрлык вәкилләреннән торган төркемнәр барлыкка килде. Әмма ул да кайбер очракта ярдәм итми икән. Хәер, анысы турында соңрак.

Быел бал кортлары үлү турында иң беренче булып Арча районының Шекә авылы умартачысы Нурулла Закиров чаң какты. Аның утыз биш корт оясы булган. Шушы берничә көн эчендә 70 проценты кырылды, диде безгә умартачының кызы Ләлә.  
Кортларның нәрсәдән агуланулары билгеле түгел. Тикшерү нәтиҗәләре килгәч кенә ачыклык керәчәк.

– Без якын-тирә кырларны агулаудан дип уйлыйбыз. Чөнки күрше авылда да кортлар үлү турында ишеттек. Басуларның эшкәртелүе турында ватсапта да, газетада да хәбәр булды. Әмма бу эсседә кортларны озак вакыт ябып торып булмый, һава җитмәүдән алар ояда үлеп бетәчәк. Аннары кырны бәлки иртәрәк йә булмаса соңрак эшкәртә башлаганнардыр. Кортлар очарга ярый-ярамый торган вакытны белми, очалар бит. Шимбә көнне күпләп кырыла башлагач, “112 ашыгыч хезмәткә шалтыраттык. Комиссия ике тапкыр килде. Беренче көнне тикшерү эше нормативларга туры килеп бетмәгән диделәр. Икенче көнне кырдан үсенте үрнәген дә алдылар, протокол төзеделәр. Җавап көтәбез, – диде безгә Ләлә.
Арчадан тыш, “кызыл зонага” Буа, Мөслим, Тәтеш, Питрәч, Мамадыш районнары да кергән. Аларда да кортлар үлү очраклары бар.

Буа районы умартачысы кырга агу сиптерүләрен белми калган. Ватсап төркемнәре һәр районның үзенеке, ә аның умарталыгы күрше район белән чиктәш җирдә урнашканга, Тәтеш кырларын эшкәртүләре турында белми калган, ди «Татарстан умартачылары» оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин. Аныңча, ватсап төркемнәренә күрше район вәкилләрен дә кертергә кирәк. Икенче бер проблеманы да искә алды. Кырларны эшкәртер алдыннан ватсапка җибәрелә торган хәбәрдә төгәл мәгълүмат та булмаска мөмкин. Урынын, вакытын әйтеп, ә нинди препарат белән эшкәртәселәрен язмау очраклары да бар, ди ул.

Үз районнарындагы тәҗрибә белән дә уртаклашты. Аларда аеруча куркыныч булган беренче һәм икенче класслы препаратлар кулланылмый. Безнекеләр өченче класслысы белән дә эшкәртеп уңыш алалар, башкаларга нәрсә комачаулыйдыр, белмим, ди умартачы. Бу препаратлар балк ортларына гына түгел, бөҗәкләр, кошлар өчен дә куркыныч. Мисал өчен, Америкада елына 72 млн кош пестицидлар аркасында агуланып үлә икән. Кем әйтә ала бездә алай түгел дип!
Куркыныч класслы пестицидларны кулланмауны закон нигезендә тыярга дигән тәкъдимнәре дә булган умартачыларның, әмма ул кабул ителмәгән.     

Агу сиптергән вакытта кортларны эссе көнне ояда ябып тотуга килгәндә, моннан чыгу юлы бар икән.
– Олы яшьтәге умартачылар ояны әзерли белми. Оя астындагы тактаны алып, без хәзер сетка куябыз. Өстен дә шулай итәбез. Алай иткәндә оя эчендә һава йөри, – ди Шәүкәт абый.

Кортлары үлгән умартачылар тагын бер проблема белән очрашкан.  Республикада кортларның үлү сәбәбен тикшерү өчен аккредитацияләнгән лабораторияләр юк икән. Шуңа да аларны Алтай яки башка төбәккә җибәрәсе була.
«Татарстан умартачылары» оешмасы әгъзасы Дмитрий Крюков балның сыйфатын тикшерә торган лабораторияләрнең булмавын да искәртте. Моның өчен без балны Башкортстанга җибәрәбез, дип, ул лабораторияләрнең дә, аларда эшләргә белгечләрнең дә кирәклеген ассызыклады.

Татарстанның Аквакультура һәм умартачылык идарәсе генераль директоры Марат Миңнебаев Арча районында булган хәлне искә алып, икенче бер проблеманы атады. Бактың исә, күпләр умартачы паспортын ясатырга теләмиләр икән.
– Арчада кортлары үлгән умартачының да паспорты юк иде. Авыл советында ул ун баш оясын теркәткән. Ә аның утыз биш оя. Кортларының пестицидлар аркасында үлүе ачыкланса, ул компенсацияне ун оя өчен генә алачак, – ди ул.   

Шәүкәт Хәйруллин умартачыларның паспорт ясатмавын салым түләттерүдән куркулары белән бәйләп аңлата.
– Паспорт һичшиксез кирәк. Ветеринарлар кортларда авыру бармы-юкмы икәнлеген тикшереп, шунда бөтен мәгълүматны теркәп бара. Судта кортларның ни сәбәпле үлүләрен дә раслау җиңелләшә, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading