16+

"Татар авыллары урамнарын да печән баса инде хәзер..."

Мәктәп чорында, ягъни 1970 елларда, әбием Әминәнең әйткән сүзләре истә калган. “Бабаңнар капка төбендәге чирәмлекне чабып, чалгыларның үткенлеген тикшереп карыйлар иде”, – дия иде ул. "Әй, ялганлама инде. Кайда күрәсең син чирәм?" – дип, мин аның сүзенә каршы төшәм. Әбием “бабаңнар” дип, бабам Гыйльметдиннең әтисе Бәдретдинне күздә тотып әйтүе.

"Татар авыллары урамнарын да печән баса инде хәзер..."

Мәктәп чорында, ягъни 1970 елларда, әбием Әминәнең әйткән сүзләре истә калган. “Бабаңнар капка төбендәге чирәмлекне чабып, чалгыларның үткенлеген тикшереп карыйлар иде”, – дия иде ул. "Әй, ялганлама инде. Кайда күрәсең син чирәм?" – дип, мин аның сүзенә каршы төшәм. Әбием “бабаңнар” дип, бабам Гыйльметдиннең әтисе Бәдретдинне күздә тотып әйтүе.

Колхоз тракторлары һәм сыерлары, шулай ук авыл көтүе изеп-сытып бетергән урамнарда чирәм түгел, әрсез кычыткан да баш калкыта алмады. Сарыклар рәшәткә һәм койма асларыннан үрелергә тырышкан үләннәрне шунда ук кыркып барды. Кәҗәләр урам буйлап, төрле бакчалардан “урлап” ашарга бигрәк һәвәс.

Балык Бистәсе районында 1980 елларда “Октябрь юлы” (хәзер “Авыл офыклары”) газетасы редакциясе коллективы да авыл хуҗалыгы өмәләрендә катнашты. Ындыр табакларында эшлибез, бәрәңге алышабыз. Көек (Дикое поле) авылына бардык берсендә. Кайчандыр гөрләп торган авылдан 5-6 өй генә калган, урамнарын чирәм генә түгел, ә бил тиңентен кычыткан белән төрле үләннәр баскан. Без шуларны Анатыш авылындагы үлән оны әзерли торган агрегат өчен чаптык. Ул елларда Балык Бистәсе районындагы Күки, Ямаш һәм Балтач авыллары урамнарында ком тузаннары исә иде әле. Шунлыктан, миңа Көек авылы урамының печәнлеккә әверелгәнлеге бик сәер тоелды. 

Әллә сөенәсе, әллә көенәсе – татар авыллары урамнарын да үлән баса башлады хәзер. Авыл урамнары юлларына асфальт яки таш түшәлгәч, яшеллеккә сулыш өрелде, чөнки, техника теләсә кайдан йөрми. Яшеллекнең “котырынуының” иң төп сәбәбе – колхозларның бетерелүе. Күки авылы фермасы сыерлары урам буена ике чакрымга сузылып, сөт исләре таратып, тузан күтәреп, болынга кузгалырлар иде. Бу матур һәм мул күренеш – үткән еллар хатирәсе. 

Урамнарны гына түгел, ишегалларын да чирәмлек-яшеллек били бара. Кеше яшәмәгән яки эре терлек һәм кош-корт асралмаган өйләрдә ишегаллары “урман аланы” кебек. Быел яңгырлар еш булганлыктан, үләннәр рәхәтләнде үсеп. Бер атнада өлгермәсәң, инде бензин чапкычы белән җиңәрлек түгел, бабайлар коралын-чалгы күтәреп чыгарга кирәк кычыткан гаскәре каршына.

Урамнарны чирәм-печән биләп алуы күренеше авылның бетә-сүрелә баруы хәбәре дә әле ул. Колхозларны тарату, ә бәлки, талап бетерү илнең стратегик ялгышлыгы булды, дип уйлыйм. Инвесторлар бөтен авылларны да кайгырта алмый. Ике-өч авылны колачлаган агропредприятиеләр оештырасы иде. Авылда сыер асраган һәм сөт тапшырган гаиләләрдә гаилә әгъзаларына билгеле бер “стаж” язылсын иде. Шушы фикеремне әйткән чакларда авыл кешеләренең күзләре очкынланып китә. “Стаж язылса, була да ул. Биш сыер асрарга теләрсең”, – дип әйтүче ир-атлар һәм хатын-кызлар бар.

Чалгы тотып, йорт тирәсендәге кычытканнарны чабарга гына чыккан идем, югыйсә. Күңелдә кузгалган уйлар әллә кайларга алып китте. Кайчандыр әбиемнең: “Бабаңнар капка төбендә чалгы белән чирәмлекне чабып карыйлар иде”, – дигән сүзләренә ышанмаган идем. Бүген берәр балага: “Элек урамнарда чирәмнең әсәре дә юк иде”, – дисәм, инде үземә ышанмаслар, мәгәр.

СССР (Сагынып сөйләр сүзләр) рубрикасына сездән дә язмалар көтәбез, дуслар.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading