Шәһри Казан

Татар Каргалысы: исеме татар, үзе...

Оренбургка барырга туры килде. Вакыт ягы тар булса да, Татар Каргалысына кереп чыкмый булдыра алмадым. Авылның уникаль зиратлары, алардагы кабер ташлары, төрбәләр шактый өйрәнелеп, алар турында матбугатта язылгалады инде. Каргалыдагы XVIII, XIX гасыр башына караган бетеп баручы татар архитектурасы үрнәкләрен фотога булса да төшереп чыгыйм дидем.

Реклама

Оренбургка барырга туры килде. Вакыт ягы тар булса да, Татар Каргалысына кереп чыкмый булдыра алмадым. Авылның уникаль зиратлары, алардагы кабер ташлары, төрбәләр шактый өйрәнелеп, алар турында матбугатта язылгалады инде. Каргалыдагы XVIII, XIX гасыр башына караган бетеп баручы татар архитектурасы үрнәкләрен фотога булса да төшереп чыгыйм дидем.

Кибете бар, сатып алучысы юк
Каргалыга кергәндә көн кичкә авышкан, мондагы вакыт бездәгедән ике сәгатькә алдарак булганга, көтү кайтыр мәл җиткән иде инде. Урамда бармак белән генә санарлык сыерлар йөри, берничә ат күренә. Малны күпләп асрамыйлар Каргалыда. Авыл үзәгендә, Сакмар ярында диярлек төшеп калдым да, фотоаппаратны асып иске биналар сакланган урамга киттем. Каргалы үзәгендә берсе-берсенә терәлеп диярлек урнашкан ун‑унбиш кибет. Читтәрәк кибетләр тагын бар диләр.

- Халык бай яшәми бездә, - диде мин кергән кибеттәге сатучы. - Кибетләр дә күп. Шуңа сату аз.

Без сөйләшеп торган арада кибеткә шактый таушалган бер ир‑ат кереп, ике шешә (өч литр) сыра алып чыгып китте. Сөйләшүендә берничә татар сүзе булуына караганда, милләттәш булырга тиеш. Кайчандыр Сәгыйть Хәялин белән монда килеп утырган берәр татар сәүдәгәренең бүгенге варисы, күрәсең, кибетче белән сыра хакында әз генә сатулашып та алды әле. Юл буенда ук рәшәткә эчендәге таш Сәет Бистәсе -Татар Каргалысының 1745 елда төзелгәнен белдереп тора. Шуннан авылның борынгырак ягына кереп киттем. Бер капка төбендә өч хатын сөйләшеп утыралар, боларның да өе иске - тик XVIII гасырдан ук калган түгел. Инде урта яшьләрдә булсалар да, чат авылча булган бер ханымның ирләрчә итеп тотып тәмәке тартып утыруы бераз гына гаҗәпләндерде. Бездә клуб артына качып кызлар тарткалаганын беләм, тик апалар алай ук кыланмый бугай. Бу күренешнең татар архитектурасы үрнәкләренә катнашы булмаганга, арырак киттем.

Бераз тарих
Рәсми рәвештә Татар Каргалысы 1745 елда нигезләнгән дип исәпләнә.Сәгыйть Аит улы Хәялин исемле бүгенге Саба кешесе бу якларга хөкүмәт кушуы буенча, Казан, Уфа өязләреннән туганнарын һәм ачык далага чыгып китәргә курыкмаган татарларны җыеп, нигездә, Урта Азия белән сәүдәне оештыру өчен утыртыла. Авыл баштагы мәлне Сәгыйть бистәсе дип йөртелә. Каргалы исеме исә янәшәдәге Каргалы елгасы атамасыннан килеп чыккан. Хәер, елганың чын исемен Каргалган елга дип фаразлау да дөреслектән ерак түгел бугай. Старшина дәрәҗәсендә булган Сәет Хәялин - рус хөкүмәтенә күп файдалы эшләр башкарган тугры кеше. Шактый зур булган аның гаиләсе. 1747 елны бүгенге Татар Каргалысында үткән ревизия буенча, аның «Маметьева пустошь»тан (Ул чакта Байлар Сабасы шулай аталган) күчеп килгәнлеге, аның үзенә - 52, олы малае Абдулкәримгә 32 яшь икәнлеге теркәлгән. Сәетнең тагын Гәбдерәшит, Ваһап, Хәсән, Ибраһим исемле уллары да шушында язылган. Рус хөкүмәтеннән шундый «тәкъдим» алгач, Хәялин үз шартларын да куя. Беренче шарт - рекрут бирүдән, хәрби хезмәттән азат итү, аннан җир бүлеп бирү һәм мәчет салырга рөхсәт итү. Хөкүмәт бу шартларга риза була һәм бистәгә 200 гаилә китереп утыртырга рөхсәт бирә. Болар хәлле, сәүдәгә хирыс кешеләр булырга тиеш диелә. Ләкин Хәялин Казан өязе татарлары арасыннан 200 түгел,100 хәлле кеше табу да мөмкин булмаячагын, аннан сәүдәгәрләргә эшләргә кешеләр, кибетчеләр дә кирәк булачагын аңлата. 1742‑43 елларда барган бу сөйләшүләрдән соң ук ул яңа җиргә барып утырырга кешеләр туплый, алар белән сөйләшүләр алып бара башлый. Кайбер түземсезләр бүгенге Каргалы урынына 1744 елда ук күченеп китә башлыйлар.1745 елга барлыгы 173 гаилә күченеп килә. Күченүнең тагын бер бик тирәнгә китә торган тарихы бар. Күп кенә Каргалы кешеләренең шәҗәрәсен анализласаң, алар легендар Кара Бик нәселенә карыйлар. Ә бу нәсел вәкиле Бачман хан (яки солтан) XIV гасырда ук Каргалыдан ерак түгел, бүгенге Оренбург утырган җирдә кала тотып яшәгән татар аксөяге. Әле XVIII гасырда да кала хәрабәләре сакланган булган. Соңрак бу нәсел күченеп Казан якларына килә, бүгенге Казан арты татарларының формалашуында зур роль уйный, хәзерге Карино авылына кадәр барып чыга. Күп өлеше шул ук Саба, Кукмара, Арча якларында кала Кара бик нәселенең. Ихтимал, Каргалыга күченүчеләр арасында бу нәсел вәкилләренең бик күп булуы, гомергә дала белән бәйле татарларның ҮЗ җирләренә кире кайтуы кебегрәк нәрсәдер дә. Бу мәсьәлә әле ныклап өйрәнелмәгән.

Соңрак исә Сәет Бистәсе-Татар Каргалысына Әчтерхан, Казан ягыннан тагын татарлар күченә башлый. Хөкүмәт 1760 елларда бу хәлне тыярга мәҗбүр була. Күчеп килүчеләр арасында берничә таҗик, гарәп, лезгин,казах, башка халык вәкилләре дә була. Каргалыда бүген дә очрый торган ятрак йөзле татарлар бәлки шулар нәселеннәндер дә. 1760 елга Каргалыда инде 300 йорт була, ә 1897 елга 13 мең кеше яши. 1787 елда Сәет бистәсе шәһәр статусына да ия булып куя. Монда ун мәчет, мәдрәсә эшли. Билгеле, Каргалы мәдрәсәсендә күп шәхесләр, казах ханнары балаларына кадәр белем ала. XVIII гасыр рус сәяхәтчеләре үз истәлекләрендә Сәет бистәсе татарларының шактый бай яшәвен, алтын-көмештән дә читләшмәвен язып калдыралар. Сәүдә начар бармаган, димәк, казах далалары,Урта Азия, Индия - барысы белән дә сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган Каргалы татарлары.

Югалып баручы искелек
Куш Манара мәчетенә реконструкция ясыйлар икән, мин узган юлы кергәндә мәчетнең бер генә манарасы бар иде, хәзер икене куеп яталар.Тарихи кыяфәтенә китерелә,1749 елда Сәгыйть Хәялин акчасына төзелгән, башта агач булган Куш Манара мәчете. Мәчет коймасына Икенче Әс‑Сәлам мәчетендә мөселман балалары өчен көндезге лагерь эшләве турында белдерү ябыштырылган. Тик Хәлиулла хәзрәт белән Мингали абый исеменнән язылган белдерү - урысча. Авылның икенче башында кызлар өчен дә шундый белдерү күргән идем - анысы да урыс телендә иде. Гомумән, язулар урысча Татар Каргалысында.

Совет урамы буйлап өскәрәк таба киттем. Менә алар элекке сәүдә биналары. Эх... Күбесе - җимерек һәм һаман җимерелә бара, араларында ремонтланган, каралганнары да бар. Бер борынгы бинада бүген дә азык‑төлек кибете. Кызык, Оренбургтан 15‑20 чакрым ераклыкта гына булса да, Татар Каргалысы авыллыгын барыбер саклап кала алган. Менә ике кыз үтеп бара. Татарча «Исәнмесез» дигән идем, матур итеп:

- Исәнмесез, абый! - дип үтеп киттеләр.

Бераз атлагач, шундый ук хәл тагын кабатланды. Дөрес, соңгы елларда шул ук өлкә үзәге якын булу сәбәпле, Каргалыга Оренбургтан килеп башка милләт кешеләре дә урнаша, йорт сала башлаган. Әлбәттә, данлы Сакмарның искиткеч матур җирләренә кеше килә дә килә инде ул. Мин урам уртасында басып торганда кибеттән пакет тотып дүрт‑биш яшьлек бер бала чыкты. Йөзе - чеп‑чи татар. Руслан исемле икән. Татарча белми. Бик ачык, тәмләп сөйләшүче сабыр гына бала. Монда әбисенә кунакка гына кайткан икән.

- До свидания, дядя, - дип, бераздан ул да китеп барды.

Русланның монда кунаккка гына кайткан булуына сөенеп тә куйдым. 2010 елгы сан алу нәтиҗәләре буенча, монда яшәүчеләрнең 90 проценттан артыгы татарлар. Шул ук елга монда 3800 кеше яши диелсә дә,чынлыкта Каргалыда яшәүчеләр саны күпкә күбрәк диләр. Пропискалары Оренбургта булып, яшәүләре монда булучылар исәбенәдер, бәлки.

Россия тарихының бик мөһим бер этабы ул Татар Каргалысы-Сәет бистәсе. Илнең даланы үзләштерә, Урта Азия якларына үрелә башлаган чорын яктырта, шул вакыйгаларның тере шаһиты булып тора ул. Бай булган Каргалы сәүдәгәрләре. Заманында Оренбург ягы сәүдәсенең төп өлеше алар кулында булган. Татар өчен, милләт өчен дә шактый эшләгәннәр. Данлыклы «Хөсәения» мәдрәсәсен төзеткән Хөсәеновлар да шушыннан бит.

Бүгенгә Каргалыда Хәялиннәр йорты, ярымҗимерек борынгы складлар, кибет биналары сакланган.Бар да шушы тирәдә үк чыгарылган таштан алар. Гөмбәзләп эшләнгән түбәләр, искиткеч ишек башлары, мәңгелеккә дип салынган диварлар. Нишләтәсең, вакыт бернәрсәне дә аямый шул. Урамда сакланган, күренеп торган биналардан тыш, кайбер ишегалларында борынгы өйләрдән калган корылмалар да бар. Алар менә яхшы хәлдә. Бер килгәндә, хуҗалар бүген дә бәрәңге, башка ризыклар саклана торган подвалларына алып төшкәннәр иде. Имеш, ул подвал заманында бүгенге төрмә сыманрак нәрсә булган. Шәп сакланган иде. Шул ук йорттагы «җәйге өй» (бу якларда андый нәрсә дә бар) - шулай ук борынгы бер хезмәтче йорты. Ә менә хуҗасызлары җимерелә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: