16+

Теләчедә – сасы көзән, Аксубайда – чупакабра?

Кешеләр белән бергә хайваннар да хәзер инкыйлаб кичерә, диярсең. Урманнан чыкмый яшәгәннәре, авылларны үз итеп, халык янына чыга башлады. Алай гына да түгел, кыргый хайваннар, әнә, берсе артыннан берсе котыра, кешеләргә ташлана да башладылар. Теләче районы Олы Саурыш авылында яшәүче Гыйзелбанат апа Әхмәтҗанованы 19 августта котырган сасы көзән тешләгән.

Кешеләр белән бергә хайваннар да хәзер инкыйлаб кичерә, диярсең. Урманнан чыкмый яшәгәннәре, авылларны үз итеп, халык янына чыга башлады. Алай гына да түгел, кыргый хайваннар, әнә, берсе артыннан берсе котыра, кешеләргә ташлана да башладылар. Теләче районы Олы Саурыш авылында яшәүче Гыйзелбанат апа Әхмәтҗанованы 19 августта котырган сасы көзән тешләгән.

«Сасы көзән 43 тавыгымны буды»
Гыйзелбанат апаның телефоны булмау сәбәпле, аның күршесе, укытучы булып эшләүче Әнисә апа Сәлахова белән элемтәгә кердем. Гыйзелбанат апа район хастаханәсендә дәваланып ята икән...
Әнисә апа сөйләвенчә, хәл болайрак булган. Көндезге икеләр тирәсендә ул, бакчада эшләгәндә, Гыйзелбанат апаның кычкырганын ишеткән. Читән аша үрелеп караса, күршесе бакчасында песигә охшаган бер нәмәрсә чабулап йөри. Берзаман шул җәнлек Әнисә апаларның тавык-үрдәк йөри торган абзарына таба юл тоткан. Әнисә апа шул якка барып, җанварны көтеп торган.
- Ул ишегалдына килеп чыкты да миңа таба килә башлады. Кулымдагы китмән белән башына сугып үтердем. Янына килергә куркам гына бит, - ди.
Аңа хәтле сасы көзән Гыйзелбанат әбине тешләргә дә өлгергән инде. Гыйзелбанат апаның бәхетенә, ул көнне мал табибы Марат абый малларга укол ясап йөргән. Әбине сасы көзән тешләгәндә, Марат әфәнде шул тирәдә генә булган икән. Сасы көзәнне капронга төреп, экспертизага җибәргәннәр. Хайван, чыннан да, котырган булган. Ә әбинең ярасын йод белән эшкәрткәннәр. Соңрак «Ашыгыч ярдәм» килеп, табиблар укол кадап киткән. Ләкин бер генә укол белән эш бетмәгән. Гыйзелбанат апага медпунктка барып, даими укол алырга кирәк, дигәннәр. Әмма әбинең алай чабуларга хәле юк - инвалид үзе, таяк белән генә йөри. Шуңа да, 25 август көнне такси чакыртып, Теләче район хастаханәсенә барып дәваланырга яткан.
Әнисә апа сөйләвенчә, сасы көзәннәр өченче ел да бик каты холыксызланган - 43 тавыгын буып киткәннәр. Сүз уңаеннан, әлеге җәнлекләр кош-кортның канын гына эчә, корбанның башка нәрсәсе кирәкми дә үзләренә.
Әнисә апа сасы көзәнне песигә охшатса, берничә атна элек Аксубай район үзәгендә балалар мәйданчыгында аның үлгән «адаш»ына тап булучылар: «Чупакабра баласы түгелме икән бу?!» - дип тә куркуга калган. Озакламый, ветеринария идарәсе белгечләре килеп, мәетне алып киткәннәр. Баш миен Республика регионара ветеринар лабораториясенә җибәргәннәр, ә калган әгъзаларын яндырганнар.

Төлке белән фотога төшмә
Узган ел Татарстанда хайваннар котыру очраклары, быелгы белән чагыштырганда, дүрт тапкыр күбрәк булган. Котырган хайваннар саны буенча Идел буе федераль округы Россиядә икенче урында. Республиканың Министрлар Кабинеты каршындагы баш ветеринария идарәсе бүлек җитәкчесе Александр Козлов сүзләренчә, хайваннарның күпләп котыруы өч елга сузыла. 2015 елда котырган хайваннар мыжлап торачак, ди. 2016 елда бу күрсәткеч кимүгә таба барачак, ә 2017 елда вазгыять быелгыча булачак, ди. Сау-сәламәт хайван аны икенче бер авыру кардәше тешләсә генә котыра ала.
Кешегә ташланган, йорт хайваннарына һөҗүм иткән котырган кыргый хайваннарны гына исәпкә алсак, беренчелек - төлкеләрдә - 2014 ел башыннан бүгенгәчә - 26 очрак. Теләчедәге сасы көзәннең котыруы - республикада бердәнбер очрак. Александр Козлов Биектау районындагы бакчачылыкларда котырган хайваннар аеруча күп, ди. Сәбәбе гади: кешеләр аларны ашатып, ияләштерә, фотога төшерә.
- Интернеттагы социаль челтәрдә төлкеләр белән төшкән фотолар шулкадәр күп. Бу бит - акылга сыймаслык ахмахлык! Зинһар өчен, кыргый хайваннардан ерак торыгыз! - ди бүлек җитәкчесе.
Котыру вирусының тамырына балта чабу өчен, йә бөтен хайваннарны кырып бетерергә, йә вакцинация ясарга кирәк. Әмма моңа коточкыч күп акча кирәк. Ә бюджетта моңа акча каралмаган.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, 2014 елның гыйнварыннан июленә кадәр республиканың 38 торак пунктында 45 хайван котыруы очрагы теркәлгән (узган ел 178 торак пунктта - 201 хайван). Котырганнары гына түгел, хуҗасыз, сукбай эт-мәчеләр дә кешеләргә ташлана. Быелның җиде аенда Татарстанда шундый 7745 очрак теркәлгән (узган ел - 8184 очрак). Һөҗүм итүчеләрнең яртысы диярлек - эт белән мәчеләр.
Казанда яшәүчеләр игътибарына. Әгәр күпкатлы йортлар тирәсендә хуҗасыз эт-мәчеләр өере күрсәгез, «Открытая Казань» системасы аша мөрәҗәгать итә аласыз - open.kzn.ru, тел.063.
Әгәр хуҗасыз хайваннар өерен бистәләрдә, Казанның социаль объектлары тирәсендә күрсәгез, Казан шәһәре мэриясе сайтына (kzn.ru) хәбәр салыгыз.
Казаннан читтә яшәүчеләргә «Открытый Татарстан» сайтының «Народный контроль» (uslugi.tatarstan.ru/open-gov) хезмәте һәрчак ачык, шунда языгыз.


Котырган хайван тешләсә нишләргә?
Беренче ярдәм күрсәтү тәртибе
- яра тирәсен, котырган хайванның селәгәе тигән урынны су белән юдырырга;
- кичекмәстән якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә;
- профилактика буларак каралган прививкаларны вакытында ясатып барырга;
- ветеринария хезмәтенә шалтыратып, сез яшәгән тирәлектә котырган хайваннар булуы мөмкинлеге турында хәбәр итәргә.
Шушы тәртип буенча эшләсәгез, котыру сезгә кагылмас. Шуны да истә тотыгыз: котырган хайван, тешләсә генә түгел, селәгәе кешенең сыдырылган урынына эләксә дә, чирен йоктырырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading