16+

Терлекче, бакчачы һәм җырчы

Кулыннан бар эш килгән, нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп башкара торган кешеләр була. Саба районы Явлаштау авылына баргач, безне бик тә кызыклы бер кеше белән таныштырдылар. Сез дә танып калыгыз: Ринат абый Шамилов ул!

Терлекче, бакчачы һәм җырчы

Кулыннан бар эш килгән, нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп башкара торган кешеләр була. Саба районы Явлаштау авылына баргач, безне бик тә кызыклы бер кеше белән таныштырдылар. Сез дә танып калыгыз: Ринат абый Шамилов ул!

Атказанган Ринат
– Мәдәни чараларда техникумда укыганда ук катнаша башладым. Армиядән кайткач, белгечлегем буенча зоотехник булсам да, колхоз рәисе мәдәният йортына җитәкче итеп куйды. Мәдәният буенча белемем дә юк, дигәнгә ул: “Син – сәхнә кешесе”, – диде. Габделнур абый Җәлилов алдан күрә белә торган талантлы җитәкче иде, – дип искә ала ул елларны Ринат абый.

Әнә шулай 1975 елдан башлап, 1987 елга кадәр мәдәният йортында җитәкче булып эшли ул.
– Аннан соң партия заманы бит. Колхозда сигез ел комсомол оешмасын җитәкләдем. Комсомол оешмасы да, колхоз үзе дә алдынгы иде. 1987 елны райкомга чакырып алдылар да, партия оешма секретаре булып икенче хуҗалыкка эшкә барырга тәкъдим ясадылар, – дип сөйли Ринат абый.
Әнә шулай Теләче районының Җәлил совхозында биш ел эшли ул. Аннан соң тормыш иптәше, ике улы белән кире туган авылына әйләнеп кайта. Йортлар салып чыгалар, тик мәдәният өлкәсенә кире кайтмый.

– Үзем сорап терлекчелекккә эшкә киттем. Башта сыер саварга кердем, ике ел сыер саудым. Итчелек тармагы бераз аксый иде ул вакытта, мине үгезләр тәрбияләү-симертү төркеменә куябыз диделәр. Каршы килмәдем. Зур уңышларга ирешеп, 2004 елны Татарстанның атказанган терлекчесе исеменә лаек булдым. Минтимер Шәймиев кулыннан мактаулы бүләкне алдым, – дип нәтиҗә ясый ул үзенең эшләгән елларына.

Җырламый түзеп кара
– Мәдәният өлкәсенә килгәндә, мәктәпкә дә, балалар бакчаларына да төрле чараларга чакыралар. 1995 елда авыл бәйрәме үткәрдек. Андый бәйрәмнәр бер җирдә юк иде. Бик зур бәйрәм: урамнар бизәлеп, өстәлләр куелды. Шушы авыл көне безнең район тарихына кереп калды, шуннан авыл көннәре үткәрә башладылар.
Фольклор ансамбле оештыру идеясе туды. “Канәфер” фольклор ансамбленең 24нче елын каршылыйбыз. Аннан республикада “Балкыш” фестивале башланды. Анда ансамбльләрнең составында яшьләр булырга тиеш түгел диделәр. Һәм без пенсия яшендәге кешеләрне туплый башладык. Шулай итеп 14 кешелек коллектив тупланды. Бүгенгесе көндә иң олысы 76 яшьтә, ә иң яше 56 яшьтә, – дип сөйли Ринат абый.
11 килолы карбыз

Ринат абый бик оста бакчачы да икән.
– Бакчачы булыр өчен бик нык шөгыльләнергә кирәк. Фарсель Зыятдиновның китапларын укыйм. Яңа нигез салып чыккач, зур итеп бакча эшләдем. Безнең ишегалды бакчага тоташкан. Чәчәкләр, теге якта җиләк-җимеш үсә. Бөтнекләр, мәштрүкәләр, виктория җиләкләрен үстерәм. Яздан башлап кара көзгә кадәр бакчамда, – ди ул.
Шулай да карбыз белән тарихка кереп кала ул.
– Берәү карбызны бочкада үстерәм дип, язган иде. Черемә, кара балчыклар салам, шунда үстерәм дигән. Шунда үстереп карадым да, карбызлары булды. Үзеңнеке бит инде, балалар белән ашадык та, икенче юлы тагын да ныграк кызыксына башладым. Җиргә дә сынау өчен утыртып карадым, җирдә җылылык җитми. Әкренләп өйрәнеп, улларым белән зур теплица ясадык, шунда үстерәбез. Карбызны март ахырларында өйдә утыртам, көннәр җылыткач, теплицага чыгарып утыртам. Өскә таба бау сузып үстерәм, җиргә сузганда күп үстереп булмый. Ә болай 20-25 төп утыртам.

Аның иң зур үстергән карбызы 11 килограмм була.
– Бер төптән бер карбыз гына үстерәм. Икешәрне калдырасың икән, зур үсмиләр, йә булмаса бөтенләй үсми. Оныкларым ел әйләнәсе, бабай, карбызны кайчан үстерәбез дип кенә тора, – ди бәхетле бабай. – Кавын да үстереп карадым. Нишләптер кызыксындырмады. 46 сотый җирдә печән дә, бәрәңге дә, терлек чөгендере һәм йөзәр төп кабак та үстерәм.

Туган көн иясе бүләксез калмый
Ринат Шамиловның тагын бер изгелеген әйтми калсам, дөрес булмас иде. Ун елдан артык Явлаштау авылы җирлеге каршында өлкәннәр берлеге оешмасын яхшы гына итеп җитәкләп килә ул. Авыл җирлегенә  кергән Явлаштау һәм Мишәбашта 147 өлкән кеше бар икән..
– Күп акча кирәк түгел. Открыткаларны ел башыннан алып куям да, һәр айның 25еннән соң икенче айда туган көннәрне булган кешеләрне котлап открыткаларын язып, почтальоннарга бирәм. Алар шушы көне җиткәч, открыткаларны тапшыра. Бу бик күңелле, бөтен халык бик канәгать. Урамда күрсәләр дә, шалтыратып та рәхмәт әйтәләр, – ди ул, үзенең әлеге төр эшчәнлеге белән таныштырып.

Ринат абый бер үк вакытта мәчеткә дә йөри. Азан әйтә, җирләү йоларын да башкара.
– Рухи байлыгың булсын. Кеше белән аралашып, якынаеп яшәү – бик рәхәт. Ходай сәламәтлектән, шушы эшләремнән аермасын дигән теләк белән яшим, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading