16+

Туфрак үз тормышы белән яшәргә тиеш

Җирне сөрмичә генә чәчү турында ишеткәнегез бар идеме? Алай да була икән. Иң мөһиме – туфрак саклана.

Туфрак үз тормышы белән яшәргә тиеш

Җирне сөрмичә генә чәчү турында ишеткәнегез бар идеме? Алай да була икән. Иң мөһиме – туфрак саклана.

“Ул үз тормышы белән яши, без аңардан кулланырга гына тиешбез. No-Till (ноу тилл) технологиясе ярдәмендә исә бу мөмкин эш”, – дип сөйләүдән башлады “Август-Мөслим” җәмгыяте генераль директоры Азат Нәҗметдинов әлеге яңалык белән танышырга барган журналистларга.

Яңа технологияне сынап карый башлауларына дүрт кенә ел. Бер-ике елдан аның беренче нәтиҗәсе дә күренәчәк. Корылык булган елларда ул үзен аеруча аклаячак ди.

Үзебезнең тел белән аңлатканда, No-Till ул – “нольдәге технология”, ягъни “турыга чәчү”. Әйтик, көз көне комбайн бөртеклеләрне җыеп ала да, саламын ваклап, аны кырда калдыралар. Аннары тырма белән кереп, таратып чыгалар. Яз көне әлеге технология өчен генә кулланыла торган чәчкечләр шул кырга чыгып чәчә дә башлый. Чәчкеч кирәкле тирәнлектә генә буразна ясый да, орлык чәчә һәм аның өстен каплап та китә.

Без белгән гадәти технология буенча исә иң элек сукалыйлар, шуннан соң тырмалыйлар, чәчү алдыннан культивациялиләр, чәчәләр һәм аны тигезләп, тыгызлап чыгалар.

– No-Till технологиясендә җирне сукалау бөтенләй юк, без аны туфракка зыян китерә дип саныйбыз. Туфрак өслегендә кислород белән туклана торган аэроб (ирекле кислород булганда гына яшәргә һәм үрчергә сәләтле организмнар) микроорганизмнар яши. Ә җир тирәнлегендә, һава булмагач, анаэроб (ирекле кислород булмаганда яши торган) микроорганизмнар үрчи. Җирне сукалаган вакытта бу ике төрле микроорганизмның урыннары алмашына. Кислород белән яши торганы аста кала, ә кислородсыз да үрчегәне киресенчә өскә менә һәм икесе дә үлә. Без бу процесска каршы барырга тиеш түгел, туфрак үзенең тормышы белән яшәсен өчен тырышабыз. Тагын бер отышлы ягы – сөрмәгәч, җир ярылмый, дым да очмый, туфракта кала. Уңышны җыеп алгач, кышка үсемлек калдыклары кырда кала, алар акрынлап мульчә барлыкка китерә. Мульчә исә туфракның дым югалтудан саклый. Гумус тупланып, ул туфракның уңдырышлылыгын арттыра, – дип сөйләде «Август-Агро» җәмгыятенең көньяк-көнчыгыш төбәге баш агрономы Илнар Харисов (фотода).

Яңа технология ягулыкка да экономия ясый икән, чөнки техника кырга сирәк керә. Белгечләр әйтүенчә, ягулыкны кимендә 30 процентка азрак кулланалар. Техникага запас частьләр алу, техник хезмәт күрсәтүгә дә акча экономияләнә.

– Безнең өчен иң мөһиме – табигатькә зыян китермәү, аның белән килешеп эшләү, – ди баш агроном.  
 
Төп фото: http://avgustagrotech.ruсайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading